Экспертлар докладта төбәкләрдә социаль-икътисади климатны билгеләүче төрле факторлар комплексын анализлады. Алар арасында – сәяси идарә итү, субъектларда элита эчендәге мөнәсәбәтләр, төбәкнең сәяси элитасының көн тәртибенә махсус хәрби операциягә җәлеп ителүчәнлеге, коррупциягә каршы көрәш һ.б. Моннан тыш, рейтинг төбәкләрдәге социаль-икътисади процессларны һәм резонанслы кейсларны анализлауга нигезләнгән. Бу критерийлардан чыгып, дәүләт идарә итүенең нәтиҗәлелеге 10 баллы шкала буенча бәһаланган. Башкортстан барлыгы 8 балл җыеп, югары идарә итү нәтиҗәлелегенә ия булган төбәкләр төркеменә керде. Рейтингның чикләнмәгән лидеры дип 9,5 балл алган Мәскәү танылды. Рейтингның аутсайдеры – Коми Республикасы (1 балл), ә Идел буе федераль округы төбәкләреннән – Чуашстан (2 балл). Рейтингка Русиянең яңа төбәкләре кермәгән, чөнки бу субъектлардагы хәрби-сәяси хәл әлегә Русиянең башка төбәкләре белән беррәттән аларны бәһаларга мөмкинлек бирми.
Рейтингта лидер төбәкләр төркеме ныгынган да инде, дип билгели экспертлар. 2023 елда "Незыгарь" Башкортстанны төбәкләрнең икътисади яраклашучанлыгы буенча лидерлар исәбендә (республика беренче өчлек исәбенә керде) атады. Яңа рейтингта, безнең республика һәм башкаладан тыш, Санкт-Петербург шәһәре, Ленинград, Түбән Новгород өлкәләре һәм башкалар, бөтенесе 12 төбәк, югары нәтиҗәлеләр исәбенә керде.
Аналитиклар билгеләвенчә, Башкортстанга һәм аның белән бер төркемдә булганнарга федераль дәрәҗәдә сизелерлек ярдәм, җитәкчеләрнең һәм аларның командалары әгүзаларының лоббист мөмкинлекләре, социаль-икътисади үсешнең күп кенә параметрлары, шул исәптән яшәү сыйфаты буенча алдынгы позицияләр хас.
“Идарә итү нәтиҗәлелеге күп очракта субъектларның социаль-икътисади җегәрлеге белән бәйләнгән. Рейтингта лидер төбәкләрнең күбесе социаль-икътисади үсешнең күп параметрлары, шул исәптән халыкның яшәү сыйфатына караган җәһәттән алдынгы урыннарны били", – диелә докладта.
Бу тезис Башкортстанның социаль-икътисади үсеш дәрәҗәсен ачык сурәтли. Атап әйткәндә, республика соңгы елларда эшкуарлык берләшмәсенең сорау алу нигезендә Стратегик башлангычлар агентлыгы төзегән инвестиция җәлеп итүчәнлегенең милли рейтингында тотрыклы югары позицияләр күрсәтә. 2023 ел йомгаклары буенча республика тагын позицияләрен яхшыртты һәм өченче урынны алды. Хәтерегезгә төшерәбез, 2023 елда Башкортстан икътисадына инвестицияләрнең гомуми күләме 7,6 процентка артып, 620 миллиард сумга җитте. 2019 - 2023 елларда инвестиция агымының үсеше 52,9 процент тәшкил иткән. Бүген республикага акча кертергә теләгәннәр өчен каршылыклар юк диярлек, бу турыда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кат-кат телгә алды.
“Эшнең әлеге этабында эшкуарларны нәрсә канәгатьләндермәвен аңлау өчен былтыр без күләмле сорау алу үткәрдек. Анализ йомгаклары буенча күпчелек бюрократик таләпләр бетерелде. Һәм бүген отышлы проект статусын алу өчен инвесторга теләкләре турында декларация әзерләү дә җитә", – диде Радий Хәбиров ПМЭФ-2024тә.
2024 елның җәендә бездә 360тан ашу отышлы инвестиция проекты гамәлгә ашырыла, инвестицияләрнең гомуми күләме якынча 854 миллиард сум тәшкил итә, бу сәбәпле 34 меңнән артык эш урыны булдырылган.
Берничә ел дәвамында сәнәгать производствосы индексы гомуми Русиянекеннән тотрыклы арта бара. 2024 елның гыйнвар-апрелендә ул Башкортстанда үткән елның шушы ук чорына карата 107,8 процент тәшкил иткән (Русия буенча уртача – 105,2 процент). Экспертлар үсешкән нефть-газ секторын шушындый үсештәге көчле дайверларның берсе дип атый.
Елдан-ел Башкортстан Стратегик башлангычлар агентлыгының яшәү сыйфаты рейтингында ышанычлы күтәрелә. Әгәр 2021 елда ул 40нчы, 2022 елда 25нче урында булса, 2023 ел йомгаклары буенча 12нче урынны алды һәм рейтингта алдынгылар исәбенә керде.
Белгечләр лидер төбәкләрнең махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм күрсәтүенә зур игътибар бүлүен уңай бәһалый. Башкортстан биредә актив позиция били. Республикадан МХО биләмәсенә даими рәвештә гуманитар йөкләр озатыла, Башкортстан яугирләренә муниципалитетлар, эшкуарлар һәм республиканың битараф булмаган кешеләре ярдәм җибәрә. Район һәм шәһәр җитәкчеләре, республика чиновниклары һәм Радий Хәбиров үзе дә – махсус хәрби операция зонасына еш баралар, алар сүз һәм эш белән Ватанны саклаучыларга ярдәм итәргә тырышалар. Республикага кайткан яугирләрне җәмәгать тормышына актив җәлеп итәләр, аларның туганнарына һәм якыннарына киң ярдәм чаралары күрсәтелә. Шунысы да бик мөһим: Башкортстанның сәяси элитасы вәкилләре – чиновниклар, төрле дәрәҗәдәге депутатлар үзләре дә әле МХО биләмәсендә хәрби бурычлар үтә.
Апрельдә Радий Хәбиров Русия Президенты Владимир Путин белән очрашу барышында аңа республиканы үстерү нәтиҗәләре турында сөйләде. Президент республиканың МХОга игътибары дәрәҗәсен, төбәкнең инвестицияләр җәлеп итүчәнлеген, торак төзелешенең югары темпларын, югары белемгә, фәнгә булышлык итүне һәм башка социаль әһәмиятле башлангычларны югары бәһалады һәм Хәбировның 2024 елның сентябрендә төбәк Башлыгын сайлауда катнашу ниятен хуплады.
Алдынгы төбәкләр үсешенең башка мөһим факторлар арасында экспертлар аларның төбәк җитәкчеләренең лоббист мөмкинлекләрен аерып билгели. Бу җәһәттән дә Радий Хәбировның тәҗрибәсе уңай һәм югары баһаланды.
Шул ук вакытта аналитиклар югары нәтиҗәле төбәкләргә төрле хәвефләр дә яный ди, алар арасында элита эчендәге конфликтларны, коррупциягә каршы тикшерүләрне атыйлар. Башкортстанда бу факторлар, атап әйткәндә, 2024 елның гыйнварында Баймакта булган вакыйгалар белән чагылыш тапты. Ул вакытта шул исәптән чит илләрдән юнәлтелгән деструктив хәл республикадагы хәлне тотрыксызландырырга тырышты. Шушы ук рәттә республикада коррупциягә каршы алып барылган сугыш чикләрендә кайбер чиновникларга карата ачылган җинаять эшләре бар. Хәер, бу вакыйгалар аркасында ниндидер резонанс тиз арада юкка чыкты һәм республика көндәлек тормыш белән яшәвен дәвам итә.
Гомумән, бездә халыкны борчыган проблемаларны тиз һәм актив хәл итәргә тырышалар. Бының ачык мисалы – "яңгыравык юллар"ны эшкәртү программасы. Агымдагы елда шушы максатка 4,88 миллиард сум бүленгән. Республикада 2019 елдан гамәлгә ашырылган "Башкортстан ихаталары" программасы чын халык программасына әверелде. Шушы вакыт эчендә 1326 йорт яны ихатасы төзекләндерелгән, агымдагы елда 33 муниципалитетта тагын 143 йорт яны ихатасы төзекләндерелә. Ихаталарны төзекләндерүгә сорау элеккегечә зур, шуңа күрә бу программаның гамәли вакытын озайтырга карар ителде.
Бүген Уфа зур төзелешкә әверелде. Башкаланың 450 еллыгына яңа объектлар төзелә, коммуналь инфраструктурага төзәтү үткәрелә, шуңа бәйле кала халкына кайбер кытыршылык кичерергә туры килә, мәсәлән, урамнарны ябуга бәйле. Уфаның 450 еллыгы – агымдагы елда истә калырлык республика тормышындагы иң күләмле вакыйгаларның берседер, мөгаен. Ноябрьдә Башкортстанның баш шәһәрендә Русия белән Казахстанның ХХ Төбәкара хезмәттәшлек форумы үтәргә тиеш, башка әһәмиятле чаралар да планлаштырылган. Уфага Русия Президенты Владимир Путинның килүе көтелә, аны Радий Хәбиров республикага чакырды. Уфаны һәм республиканы шушындый күрсәтү төбәк өчен файдага гына булыр, дип исәпли экспертлар.
Гомум алганда, аналитиклар Башкортстанның социаль-икътисади үсеш перспективаларын уңай дип бәһалый.
“Төбәк Башлыкларының алдагы социаль-икътисади бурычы – яңа үсеш тәртибен тәкъдим итәргә мөмкинлек биргән белдерелгән стратегик планнарны гамәлгә ашыру. Ул алдан социаль-икътисади үсеш темпларын саклау һәм арттыруны күз уңында тота", – диелә докладта.
Республикада стратегик үсеш программасы – "Башкортстан 3.0" былтыр ук әзерләнә башлады. “Биш елда эшләнергә тиеш төп параметрлар бирергә мөмкин. Төзергә кирәк объектлар, безгә кирәкле инвестицияләр буенча аңлау бар”, – дип сөйләнде бу турыда Радий Хәбиров бер интервьюсында.
Аның сүзләренчә, бу – 2030 елда республиканың нинди булачагын күрү. Программалы макроикътисади күрсәткечләр, сәнәгать индексы, инвестицияләр индексы, уртача эш хакы һәм башкалар язылган. Программаның социаль өлеше Президент игълан иткән максатлы күрсәткечләр белән аваздаш.
Башкортстанның уңышы буенча безнең экспертлар үз фикерләрен белдерде.
Илгиз Харисов, муниципаль Борай районы башкортлары корылтае башкарма комитеты рәисе:
– Республикабызның илдә алдынгы урыннарда булуын белү бездә горурлык тудыра. Шулай булырга тиеш тә, чөнки республика җитәкчелеге алып барган сәясәт иң беренче кеше мәнфәгатенә юнәлдерелгән. Безнең Башкортстан күпмилләтле төбәк булуы белән аерылып тора. Һәм шушы милләтләр үзара тату яши, бердәм булып республика икътисадын тулыландыра.
Марат Ахунов, район хакимияте башлыгының инвестицияләр, эшкуарлык һәм икътисад буенча урынбасары:
– Республикада инвестицияләр җәлеп итү буенча зур эш алып барыла. Безнең районда да бу эш уңай юнәлештә. Радий Фәрит улы төбәк Башлыгы вазыйфасына тәгаенләнгәч, төрле тематик сәгатьләр уздыруны бурыч итеп куйды. Мин, “бизнез-шериф” буларак, “инвестсәгатьләр” турында әйтеп үтәр идем. Шушы “инвестсәгатьләр”гә килгән гражданнарның күбесе үз эшен ача, районда хезмәт урыннары булдыра. Шәхси эшкуар буларак эшен башлаучыларга консультацияләр алу да зур ярдәм бит ул. “Тамчыдан күл җыела”, дигән борынгылар. Республика тарафыннан урыннарга ярдәм итү, ә районнарда яңа эш урыннары булу бер-берсенә тыгыз бәйләнгән һәм, гомумән алганда, республика икътисадын тәшкил итә.Икътисад ягыннан дөрес сәясәт алып барылуына шик юк.