Проектның төп максаты – Башкортстан табигате, аның күпсанлы матурлыклары белән танышу, пенсионерларның сәламәт гомер озынлыгын арттыру, кәефләрен яхшырту, сәяхәткә тарту һәм, әлбәттә, эчке туризмны үстерү.
Бу проект чикләрендә безнең районда яшәүче өлкән яшьтәге апалар һәм абыйлар Уфада, Бөредә, Благовещенскта, Нуриман районында, Туймазы районының “Бабай утары”нда, берничә кеше хәтта Белоруссиядә дә булып кайттылар.
Төрле шәһәрнең үз программасы. Әлбәттә, шулай булырга тиеш тә. Мәсәлән, республикабыз башкаласында пенсионерлар лимонарий, “Уфа – хезмәт батырлыгы шәһәре” (“Уфа – город трудовой доблести”) стеласы, Салават Юлаев һәйкәле, Русия Герое Миңнегали Шәйморатов һәйкәле, “Җиде кыз” фонтаны белән танышты, Уфа тарихы турында бик күп мәгълүмат алды.
Бүген без шушы көннәрдә генә булган Бөре маршруты турында бәян итәбез.
Автобус пенсионерларны иртән Борайдан килеп алды, кичтән экскурсия тәмамлангач, китереп куйды. Шуның өчен алар аеруча рәхмәтлеләр, чөнки, халык әйтмешли “юл газабы – гүр газабы”, ә монда автобус бик уңайлы, яхшы.
Иң беренче апалар һәм абыйлар шәһәрнең тарихи музеенда булдылар. Тарихи музейга 1926 елда нигез салынган. 1930 нчы елларда ул ябыла, ләкин 1963 елда яңадан ачыла. Музей Бөре тарихы турында Агыйдел елгасы ярларын үзләштергән вакыттан алып хәзерге заманга кадәр сөйли.
Экспозиция залларында сәүдәгәрләр һәм крестьян көнкүреше атмосферасы торгызылган, дөнья сугышлары ядкарьләре, шулай ук халык сәнгате предметлары тәкъдим ителгән. Музейда аның сәүдә тарихына һәм сәүдәгәрләренә зур игътибар бирелә, алар ярдәмендә Бөре үсешкә этәргеч алган. Өлкәннәргә музейның төп экспонатлары булып иске шәһәрнең макеты, «Эшче һәм колхозчы» скульптурасының күчермәсе, борынгы җирлекләрдә казу эшләре барышында табылган археологик артефактлар коллекциясе аеруча ошады.
Өлкәннәрне янә бер нәрсә шатландырды: соңгы ике ел эчендә Бөре шәһәре үзәге бик яхшы итеп төзекләндерелгән, туристларны җәлеп итәрлек итеп эшләнгән. Бигрәк тә шәһәрнең Үзәк мәйданы танымаслык итеп үзгәртелгән. Мәйданда урнашкан Свято-Троицкий соборы – шәһәрнең иң чагу урыныдыр – мәдәният архитектурасы шедевры, шәһәрнең төп дини үзәге һәм горурлыгы. Искиткеч бина 1841 елда төзелгән. Собор классик стильдә таштан эшләнгән. Йомшак фасады медальоннар, кырыс фризлар һәм ялган тәрәзәләр белән бизәлгән. Абыйлар һәм апалар собор тарихын аеруча кызыксыну белән тыңлады.
Аннан соң автобуста шәһәрнең үткәндәге һәм хәзерге төзелешен карадылар, чиркәүләрдә, храмнарда, күренекле композитор Георгий Свиридов укыган урында һәм башка тарихи урыннарда булдылар.
Кыскасы, күңелле, тәэссоратларга бай көн булды ул өлкәннәр өчен.
– Экскурсион проектта катнашу өчен долголетие.соцтуризмрб.рф сайтында теркәлергә яки ветераннар советына (Борай авылы, М.Гафури урамы, 41нче йорт, 3нче кабинет) мөрәҗәгать итәргә кирәк. Белешмәләр өчен телефон: 2-16-01. Без бөтен сорауларга да җавап бирәбез, рәхим итегез, – дип аңлатма бирде район ветераннар советы рәисе Фирдус Садретдинов. – Әлеге вакытта шушы проект нигезендә Казан шәһәренә өч көнлек турга группа җыябыз. Күрше республика башкаласына барырга теләүчеләрге көнтеп калабыз.
Әйе, Республика Башлыгы Радий Хәбиров тәкъдиме белән булдырылган “Башкортстанда озын гомерлелек. Туризм” проекты һичшиксез бик яхшы проект. Бары тик файдаланырга гына кирәк.