Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 июнь 2024, 09:51

Туган авылым урамын кабат-кабат урадым...

Яшел чирәмендә аунап, елгаларында су коенып, болыннарында печән җыеп, печән арасыннан җиләк ашап, чират көтүе көтеп үскән авыл баласы өчен туган авыл шулкадәр күңелдә кадерле булып саклана, кайда гына яшәсә дә, сагынып төшләрдә күреп, авылы турында җыр ишеткән саен моңаеп, күз яшьләрен сөртә-сөртә, күңеле белән авылы урамнарында йөреп, балачак хатирәләрендә йөзә. Балачакта аның барлыкка килүе тарихын игътибарга алмыйсың, ә менә гомер үткән саен, авылның кадере арта барган саен аңа кайчан нигез салыну белән ныклап кызыксына башлыйсың.

Туган авылым урамын кабат-кабат урадым...
Туган авылым урамын кабат-кабат урадым...

250 еллык тарихы булган Сәет-Көрҗә авылында туып-үсеп, Бораебызда яшәп матур гомер кичергән, авылының чирәмнәренә утырып гармун уйнарга өйрәнгән, Танып буйларын яңгыратып җырлап үскән Флүс Шәрифҗанов бу эшкә теләп тотына. Ата-анасыдай газиз күргән туган авылы турында бик күп мәгълүмат туплый, әткәсе сөйләгәннәрне дә күңеленә сеңдереп бара, авылының шәҗәрәсен төзи, аны авылдашларына да сөйләп аңлата.

Болгар дәүләте таркалганнан башлап татар халкы урыс патшалыгы тарафыннан әледән-әле җәберләүләргә, зур салымнар салуга, талауларга, төрле сугышларга җибәрүләргә дучар булып яши. Ырымбур губернасы Минзәлә өязенә кергән халык та шундый хәлдә көн күрә. Халыкның бу хәлләргә ризасызлыгы көннән-көн арта. Татар халкы күтәрелеш чоры кичерә башлый. 1700нче елларның башыннан урыс патшасы карательләренә каршы крәстиян күтәрелешләре башлана. Бу хәлләр, бер котырынып, бер сүрелеп, 1774 елда, Пугачев фетнәсен бастырганчы дәвам итә. Минзәлә өязе Байлар авылы волостенә караган авыллар халкы да шушы тарихи вакыйгаларда бердәм катнаша. Волость старшинасы Балтин улы Туйкә җитәкчелегендә дә дружина оеша. Туйкәне ул вакытта Чаллы авылы старшинасы итеп сайлап куйган булалар.Туйкә, энесе Сәет белән икесе бергә, шул тирәдәге авыл халкын фетнәгә әйдәп йөриләр, шуңа да, түрәләр үченнән куркып, татар авыллары белән башкортлар ягына күченә башлыйлар. Шушы чорда, яраларыннан төзәлеп аякка баскан Сәет тә, үзенең дружинасы белән күченүчеләр агымына кушылырга карар кыла. Сөйләшенгән кичтә Чулман (Кама) ярына терәлеп утырган келәт, лапаслар артында унбиш-егермеләп җайдак дружина җыела. Ике каратель атларын җитәкләп Сәетнең абыйсының улы Габдрахман да килеп җитә. Сәетнең абыйсы Туйкә инде бу чорга карательләр тарфыннан үтерелгән була.

Сәет өчен озатырга чыккан әнисе белән хушлашу авыр җазага әйләнә.

– Картайган көннәремдә ялгызымны калдырып кая китәсең, газиз бәбекәем? Азак көннәремдә авызыма кемнәр су салыр да, кемнәр күзләремне йомдырыр? – дип өзгәләнеп елап кала газиз анасы.

– Монда калсам мине барыбер падишаһ этләре алып китә, алар хөкеменә эләккәнче, башкорт ягына барып карыйм, келәт хәтле генә булса да йорт тергезүгә сине кайтып алырмын, – дип вәгъдә итә Сәет батыр.

– Зинһар өчен улыңны каргамыйча көт инде, – дип, әнкәсен соңгы тапкыр күкрәгенә кыса да, ярсу аргамагына сикереп менә һәм җайдаклар төнге караңгылыкка кереп югала. Бу хәл 1724 елда була. Сәет, Габдрахман һәм алар белән бергә килгән җайдаклар – ирләр Уфа-Уса (Пермь өлкәсе) юлына китеп, Танып елгасы буена урнашалар.

Җирле старшиналар яңа килгән качкыннарга үзләре теләгән җирдә авыл төзүгә шундук рөхсәт бирәләр. Сәетнекеләр Таныпка кушылып аккан Шүлия елгасы буен сайлыйлар да, беренче көннән үк балта-көрәк тотып эшкә керешәләр. Инеш буе өй салырлык агачларга бай була, иреклек, рәхәт тормыш хыялы дәрт биргәнме – бер ай дигәндә ирләр иркен генә йортлар төзерлек унлап бураны өеп тә куялар.

Чираттагы бер таңда Сәет үзе инеш буендагы яланлыкны сөреп йөреп, калган ирләр, гадәттәгечә, бура бурау белән мәшгуль булганда, 14 яшьлек Габдрахман казан тирәсендә кайнашканда, кыр ягыннан шыбыр тиргә батып чапкан җайдак күренә. Килеп җитүгә, атыннан да төшеп тормыйча, хәвефле оран сала.

– Сәет батыр, Казан тарафыннан күченеп утырган Карышбаш авылына карательләр килде! Ирләрне пайтәхет төзергә алып китәләр, сабыйларны мәхбүслеккә (тоткынлык) алалар, хатын-җәмәгатьне истиһза (мәсхәрәләү, җәберләү) кылалар. Авылыбызның картлары синең арттан җибәрде. Халыкны коткара күр, олуг батыр!

Сәет тик берничә мизгел генә аптырап торды.

– Юк, падишаһ этләре халыкны иминлектә калдырачак түгел. Биредә дә яшәүгә хакны кылыч белән яуларга туры килә икән. – Атын сабаннан туарды, әмер көткән юлдашларына борылып әмер бирде. – Гөнаһсыз кардәшләребезнең күз яшен вә канын агызырга рөхсәт биреп булмый, янә кулларга кылыч һәм җәя алырга туры килә. Алга, яугирләр! Безнең өчен хөрлек-хәкимлекне читләр яулап бирмәс!
Шулай итеп бу очракта авыл төзелми кала, чөнки бу киткәннән соң озак вакытлар яу чабалар. Сәет батыр бер алышта әсирлеккә төшмәс өчен кыядан сикереп һәлак була. Пугачев фетнәсе бастырылгач, Габдрахман улы Гәбдерәшит һәм уннан артык гаилә 50 ел элек бура бурап киткән урынга яңадан киләләр һәм яңа авылда яңа тормыш башлана. Авылга Сәет батыр хөрмәтенә Сәет исеме бирәләр.
Акырынлап яшәеш җайга салына: халык урман һәм басу эшләре, ашлык үстерү белән шөгыльләнә, аучылык, балык тоту көндәлек шөгыльгә әйләнә. Калтасы районының Күгәрчен урманнарыннан башлап Дүртөйле районы Йосып авылына кадәр Бояр урманы була. Бояр үзе Санкт-Петербургта яшәсә дә, монда аның вәкилләре була. Уңган, көчле ирләр кыш көне агач кисеп, Таныпта сал эшлиләр һәм яз көне сатарга сал агызалар. Тора-бара, Шүлия тамагына буа эшләп, су тегермәне коралар. Авыл зурая, гаиләләр арта тора. Әлеге авыл янындагы агачлар киселә, төпләнә, әкеренләп авыл әлеге урынына таба күченә килә. Авылның башта барлыкка килгән урыны басу булып калган, Бишкаен басуы дип йөртелгән ул. Бушаган урыннарда, колхоз барлыкка килгәч, яшелчә бакчасы була.

– Без яшелчә бакчасында эшләп үстек. Кыяр, помидорлар гөрләп үсә иде. Сәет авылында мин белгәндә дүртъеллык мәктәп, колхоз идарәсе, мәчеттән клубка әйләнгән клуб, Көрҗә белән Сәет арасында сыер, дуңгыз фермалары, магазин, тоз келәте бар иде. Сәетнең дә, Көрҗәнең дә авыл башында авыл капкалары, идарәгә якын багана башында радио бар иде, 1966 елларда электр тегермәне барлыкка килде. Озакламый, Сәет белән Көрҗә арасында сигезъеллык мәктәп, МТМ, амбар, яңа клуб салынды. Шушы эшләрдән соң, ике авылны берләштереп, Көрҗә-Сәет, кайсылары Сәет-Көрҗә дип йөрттеләр, – дип уртаклаша белгәннәре белән Флүс Шәрифҗанов. – Көрҗә авылы, Сәет авылы урнашып хәтсез еллар үткәч кенә барлыкка килә. Анда удмуртлар килеп утыралар, исемне дә алар бирә. Көрҗә татарча әйткәндә култык дигәнне аңлата. Вакыт үтү белән бу авылдан күченү башлана, чөнки халык саны арта, авыл зурая, татарлаша бара. Көрҗәдән күчкән халыктан Таңатар, Вот-Көрҗә авыллары барлыкка килә.

Көрҗәдә дә, Сәеттә дә тырыш, уңган, ризыкларын тир түгеп таба торган халык яшәде һәм яши. Авылда туып-үсеп, укып, югары белемгә ия булып, җитәкче органнарда эшләгән авылдашлары күп сәетлеләрнең: Тимерхан Нурисламов – райком секретаре, Гадел Ильясов – райкомда пропаганда бүлеге җитәкчесе, район гәзите редакторы, Графит Гыйлфанов – Нефтекамада совет сәүдәсе җитәкчесе, Гранит Мәҗитов – госпитальдә беренче категорияле табиб-терапевт, профессиональ союзларның Бөтенсоюз үзәк советында, Камалтдинов Камил – укытучы, райком, райсоветта эшләде, мәктәп директоры, Фәүзәт Хисамов – Чапаев исемендәге колхозда хисапчы, парторг, авыл советы һәм колхоз рәисе булды, Марсель Сәлимов – ил күләмендә билгеле язучы-сатирик, Башкортстанның халык язучысы, Вәсим Бикмәтов, Нил Фәметдиновлар озак еллар мәктәп директоры булса, Мәгънәви Хәсәнов педагогия институтын өч елда тәмамлап, Борай беренче санлы урта мәктәбендә абруйлы укытучы, аның улы Марат Хәсәнов комсомолның район комитетында беренче секретарь, парторг, 1 санлы мәктәптә озак еллар укыту буенча директор урынбасары, энесе Марс Хәсәнов – профессор, академик, Рәфәвил Гаскәров – Октябрский шәһәренең милиция бүлеге җитәкчесе, эчке эшләр бүлегендә эшләп абруй казанган Фидәрис Шәрифҗанов, Фирдәвис Мөхәмәдиев, Данил Шакиров, Ришат Нуртдиновлар да подполковник, майор дәрәҗәләрендә лаеклы ялга чыктылар. Рикес Галләметдинов район хакимияте башлыгының төзелеш буенча урынбасары булып эшләде, Фарил Вәлиев электр челтәре җитәкчесе вазыйфасын намуслы башкарды. Рәүф Фәюршин, Тимерхан Нәбиев, Гәбделхай Мәүлиевлар да үз вакытларында авылның җитәкчеләре булып хезмәт салалар. Нәзәгать Шәрифҗанов сугыштан яраланып кайткач, колхоз фермасын оештырганнан башлап лаеклы ялга чыкканчы ферма мөдире булып эшли. Фәгыйл Шәмсетдинов 1981 елда комбайнда эшләп комсомол яшьләр арасында РСФСР буенча социалистик ярышта 1 урынны алып, “Урал” мотоциклы белән бүләкләнә.

Бу авылның уңганнарын саный китсәң, һәрберсе турында тәфсилләп язып, зур китап чыгарырга булыр иде. Әле андагы игенчеләр, терлекчеләр – илебезне күтәрүгә тир түгеп хезмәт иткән гади колхозчы хезмәте аерым игътибарга, ихтирамга лаек. Вакытында 300 хуҗалыгы булган Сәет-Көрҗә авылының, әлбәттә, эшләсәң эше, мактарга уңганнары җитәрлек булган.

Гаилә елына туры килгән бәйрәм чарасында мактарлык гаиләләре әле дә бар.

Ирек Якупов – авылның гыйлемле хәзрәте. Аның тырышлыгы белән авылда мәчет төзелеше бара, авылдашлары аның төзелеп бетүен көтә.
Авылларның олысын-кечесен, яшәү гомерен аңлар өчен аларның зиратларына игътибар итү җитә: Сәеттә алар өчәү, Олы Көрҗәдә икәү. Борынгы зиратларның кабер ташларына уеп язылган язулар да шул турыда сөйли.
Танып үзәненә сыенып, яшеллеккә күмелеп утырган Сәет-Көрҗә авылы халкы, тирә-як авыллардан килүчеләр, авылының чирек гасырлык бәйрәменә ераклардан кайтучылар бизи бүген авыл урамын. Туган авылы клубында мөдир вазыйфасыннан алып, район мәдәният йорты директоры дәрәҗәсендә эшләп лаеклы ялдагы Флүс Нәзәгат улы, иҗатташ дусларын җыеп, зур бәйрәм программасы төзеп, үткәннәрне барларга, авылын, авылдашларын зурларга кайтты. Туган як турында матур шигырьләр, җырлар яңгырап торды бәйрәмдә. Район мәдәният йортыннан килгән Эрнест Арсланов, Илфир Дәүләтшин, Фәнис Суфиянов, моңлы җырчыбыз Фәридә Ямалтдинова, Бөре шәһәреннән килгән кунак Альбина Нафикованың үзе иҗат иткән җырын, Борай сәхнәсендә кечкенәдән биеп үсеп, искиткеч сәләтле биюче булып буй җиткергән Илназ Шәрифҗанов, каләм осталары Рәзиф Зиятдинов, Наилә Дәүләтгәрәева, Фәнзия Мәкъсүтоваларның чыгышларын халык яратып кабул итте. Һәр чыгыш ясаучы өчен ут янып йөргән Флүс Шәрифҗановның “Борай көе”, “Минзәлә”, “Арча”, “Сарман” җырлары ерак бабаларыбызның үткәннәрдә калган йөрәк авазы булып яңгырады. Тамаша барышында авыл халкы да өстәмәләр керетеп, үзләре белгәннәрне искә төшерде, сөйләшүләргә кушылды.

Бәйрәм азагында Флүс Нәзәгат улы бәйрәмне үткәрергә ярдәм иткәннәре өчен район хакимиятенә, Таңатар авыл биләмәсе башлыгы Алсу Төхбәтуллинага, авылдашларына зур рәхмәтен җиткерде, эшләрендә уңышлар теләде. Алсу Әниф кызы да якташларына озакка хәтердә калырлык бәйрәм ясаганы өчен “БР авыл учреждениеләренең иң яхшы мәдәният хезмәткәре”, “РФ мәдәният отличнигы” булган Флүс Нәзәгат улына халык исеменнән, үзе исеменнән рәхмәт белдереп, Рәхмәт хаты тапшырды.

Туган авылын, авылдашларын ихлас яраткан шушындый авылдашлары булу белән бәхетле Сәет-Көрҗә авылы халкы.

Искәрмә: авылның борынгы тарихы турында райкомның пропаганда бүлегендә җитәкче булып эшләгән Гадел Ильясов җыйган мәгълүматлар буенча язылды. Бу кадерле язманы энесе Гариф Ильясов нәсел шәҗәрәсенең бер буыны булган Флүс Шәрифҗановка тапшыра. Авыл тарихы турында әткәсе Нәзәгат абый да күп кенә истәлекләр сөйләп калдыра.

Туган авылым урамын кабат-кабат урадым...
Туган авылым урамын кабат-кабат урадым...
Автор:Фәнзия Мәкъсүтова
Читайте нас: