Ачыклавынча, Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесенең 23 хезмәткәренә билгеләнгән 2024 елның 1 февраленнән 29 февраленә кадәр вакыт эчендә барлыгы 90200 сумлык хезмәт хакы түләнмәгән.
Бу факт буенча авыл хуҗалыгы предприятиесенең 23 хезмәткәре мәнфәгатендә район прокуратурасы тарафыннан Балтач районара судына гаризалар кертелде һәм хезмәткәрләргә эш хакы буенча булган бурыч бетерелде.
Шулай ук Ленин исемендәге хуҗалык директорына карата РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 5.27 статьясының 6нчы кисәгенә ярашлы административ эш кузгатылды, нәтиҗәсе буларак, вазыйфалы зат штраф салынып административ җаваплылыкка тарттырылды.
Хезмәт закончылыгындагы ачыкланган хокук бозулар бетерелде.
Бу юнәлештә эш дәвам итә.