Җәмгыять
26 июнь 2024, 04:42

Авылыбызның ихтирамлы гаиләсе

Матур, соклангыч гаиләләр күбрәк булган саен дәүләтебез дә ныграк була. Ә Таңатар авылы имамы Тәүзих Нафиковның өч буынны эченә алган гаилә әгъзалары матур, соклангыч кына түгел, эшлеклелек сыйфатына да ия.Әлхәмдүлилләһ, әле 2023 елның ноябрь аенда гына Таңатар авылы мәчете ачылуга 20 ел үтү уңаеннан уздырылган бәйрәмгә җыелып, мәчет тарихына тирән байкау ясадык, ул еллардагы вакыйгаларга күз салдык, дәверләр буе алышынып торган таңатарлыларга илаһи әмерләрне һәм тыюларны авыл халкына җиткерү бурычын үтәгән дини гыйлем таратучы дин әһелләрен догалар белән искә алдык. Бүген килеп шушы мәчетнең заманча дизайнлы якты бүлмәгә әверелүенә сөенеп бетәлмибез. Бүгенге көндә заманча бизәлеш тапкан, балкып торган мәчеттә утыруыбыз өчен күп көч салган гаиләләрнең берсе – Нафиковлар турында бәян итәсем килә.

Авылыбызның ихтирамлы гаиләсеАвылыбызның ихтирамлы гаиләсе
Авылыбызның ихтирамлы гаиләсе

Шушы җирдә кендек каны тамган, үз ишләре белән яшел чирәмле урамда уйнап үскән гади җир кешеләре Аудах белән Мәрүсә улы Таузих та, шушы йортка килен булып төшкән Рамазан белән Зирек кызы Гөлсимә дә шәригатьчә яшәү рәвешенә омтылып, балалары алдында бер-берсенең дәрәҗәсен саклап, көйле тормыш алып барырга тырышып, ил терәге, гаилә тоткасы булырлык ике ул, нәсел җепләрен дәвам итүче бер кыз тәрбияләп үстергән. Балалары өчен дә туган авыллары дөньяга аваз салган, туып-үскән, канат ныгыткан гади як кына түгел. Бу төбәк алар өчен изге: монда аларның ата-бабалары тамырлары сакланган, яшәргә һәм эшләргә өйрәткән җир дә. Җәмгыятьнең намуслы кешеләре буларак, башкаларга булышып һәм дөньяны яхшырак итәргә омтылып гомер кичерүне хуп күргән, һәрвакыт алга карап, үз көчләренә ышанып яшәүче, төзү, матурлаудан ямь тапкан бу гаилә әгъзалары Таңатар мәчетенең имам-хатыйбы Таузих Аудах улы җитәкчелегендә оештырылган бу изге эшне, мәсьәләне уртага салып сөйләшеп, уртак фикергә килеп, максат итеп куеп, планлаштырып алып бардылар.

Авыл имамының бу эшкә шушы авылда туып-үскән, яшәгән, чит төбәкләрдә гомер кичергән авылдашларга мөрәҗәгате дә җавапсыз калмады – булдыра алганча матди һәм физик көч белән ярдәм кулын суздылар авылдашлар. Финанс ярдәм җитәрлек дәрәҗәдә булмаса да, чыгымнарның күпчелек өлешен үз өсләренә йөкләп, кирәкле материалларын тирә-як шәһәрләрдән дә эзләп, хакларын чагыштырып, Уфа шәһәреннән үз транспортлары белән алып кайтып, комплекция ясап, җиң сызганып эшкә тотындылар Нафиковлар. Гаилә тоткасы Таузих – балта остасы, кирпеч үрүче, кирәк икән, эретеп ябыштыручы да. Өлкән уллары Артур Бөре дәүләт социаль педагогия академиясенең сәнгать графикасы бүлеген тәмамлаган, шул юнәлеш буенча шәхси эшкуар булганлыктан, сызым һәм рәсемнәрен әзерләде. Пешекче-кондитер һөнәрен үзләштергән кызлары Гөлназ, 2023 елда Казан шәһәрендә “Валерия Гагарина” кондитер мәктәбенең сертификатына ия булган дипломлы дизайн-бизәүче дә, әлеге көндә өлкән кондитер булып хезмәт сала. Ул үз гаиләсе кеременнән мәчеткә тәрәзә челтәрләре, тукыма, түшәм гардиннары һәм фурнитуралары белән алып кайтып элде. Гөлназның хәләл җефете Рөстәм Радис улы уллары Тимур белән бүлмәдә электр чыбыклары үткәрде. Нафиковларның кече уллары Булат та бу эштән читтә калмады. Югары белемле, Чечен Республикасында һәм Төньяк Кавказда террорчылыкка каршы хәрби операцияләрдә ил данын яклаган, “Кавказдагы хезмәте өчен”, “Хәрби хәрәкәт ветераны”, “Контртеррористик операциядә катнашканы өчен” һ.б. күптөрле медальләр иясе, лейтенант званиесендә Русия эчке эшләр хезмәткәре – балигъ булмаганнар эшләре бүлеге инспекторы, агымдагы елда Бөтенрусия конкурсында үз һөнәре буенча Башкортстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры, полиция генерал-майоры А.А. Прядкодан 1-3 дәрәҗәле дипломга лаек булган чыдам, көчле, физик һәм мораль яктан чыныккан Булат үзенең еллык отпускасы буе бар эшләрдә ярдәмләште.

Гөлсимә ханым хәләле авыл имамы булганнан башлап, мәчет бинасын җыештыру, җәен ихата, тирә-ягын үләннәрдән тазарту кебек эшләрне башкарып тора, мәчеттәге бу зур эшләр вакытында ашарга пешереп, эшләгән эшләренә булышып, көч-куәт биреп үз өлешен кертте.

Гаилә тормышының бөтен торышын, көнкүрештә һәртөрле хәлләр – вак-төякләренә кадәр үз карашларыннан үткәреп, фикерләп, кечкенәдән тәртипле булырга өндәп тәрбия алган бу балалар, бертавыштан, без бөтен эшебезне әти-әни хакына, аларны сөендерер өчен эшләдек һәм эшлибез диләр. Тыңлаучан, сәләтле, тәүфиклы булулары белән алар мәктәп елларында да аерылып тордылар. Таңатар авылы мәктәбенең “Туган як тарихын өйрәнү” музеена экспонатлар әзерләү вакытында Артурның авыл барлыкка килгән 1795 елдан башлап берничә чорны эченә алган, озайлы еллар вакытында файдаланган йорт-кураларны югары сәнгать дәрәҗәсендә тасвирлаган плакатларны, Гөлназның исә йорт эчендәге җиһазлар, бизәү әйберләре белән музейны тулыландырган эшләрен күреп әле дә сокланабыз.

Бүген инде онытыла барган гореф-гадәтләрне, милли ядкарьләрне саклау, аларны яшь буынга тапшыру, үз халкын тарихка мәхәббәт тәрбияләү бик тә мөһим. Менә шуларны булдыруда да алар үз өлешләрен кеттеләр. “Газиз туган җирем – Таңатар” китабының “Авыл осталарының эшләре” бүлегендә Артурның сәнгать графикасы буенча, Гөлназның пешекче-кондитерлык һөнәре буенча зур осталык белән башкарган эшләренең фотосурәтләре урын алган.
Кешегә нәрсәгә булса да сәләт тумыштан бирелә диләр. Күңеле нечкә, хисчән кешеләр генә чын иҗат үрнәге тудыра, барысын да үз йөрәге аша үткәреп, оста итеп эшләгән эшен тулысынча ачып бирә ала шул һәм, әлбәттә инде, тырышлыклары, матур яшәргә омтылулары, туган йорттан алган тәрбиянең сөенечле нәтиҗәсе. Гөлназның пешергән милли ризыклары, үзе ясаган тортлары нинди генә бизәлеш тапмаган, алар чын рәссамнарның эшләренә хас. Ул хатын-кыз буларак ике балага хәстәрлекле ана да, хәләленә яраткан кадерле хатын да. Ә Артурның заман технологияләрен файдаланып үзенең остаханәсендә эшләгән эшләре “коеп” куйган. Лазер станогында агачтан ясалган тәхет һәм йола әйберләре мәчетне җанландырган мөнәҗәтләр кебек, авылның җаны, рухияте булуын күрсәтә. Булат исә аларның барлык эшләрендә һәрчак ярдәм кулы сузарга әзер торучы.
Таузих үзе бик уңган, булдыклы кеше ул. Авыл хуҗалыгында күп еллар шофер булып та, агач остаханәсендә дә, соңрак, балтачылык серләренә төшенеп үскән кеше буларак та, аның үзенә генә түгел, тирә-як авылларга төзеп биргән йортларын санап бетерерлек түгел. Еллар маңгаена сырлар сызып, чәчләренә чал йөгертсә дә, хаклы ялдамын дип тик утырасы килми аның. Тирән фикер йөртүче, заман сулышын тоеп, аның өчен борчылып яши ул. Дин тыелган чорда да ураза тоткан, намаз укыган әти-әни, әби-бабайларын күреп үскән Таузих шул чактагы хыялларын әлеге көндә тормышка ашыра.

Аның хәләл җефете тегү эшенә 25 ел гомерен биргән, кечкенә чактан рәсем төшерергә яраткан Гөлсимә дә һаман сайлаган һөнәренә тугры калып, мөрәҗәгать итүчеләргә ярдәм кулын суза. Бию сәнгате белән мәшгуль булган балаларга, яшьләргә, өлкәннәр өчен дә кайчак үзе уйлап табып, кайчак әзер өлгеләргә үзенең күңелендә шытым биргән элементларны өстәп “тылсымлы” күлмәкләр тегә.
Нафиковлар үзләренең ныклы нигезендә шәхси хуҗалыкларын да элекке кебек алып баралар. Ихата тулы мал-туар, кош-корт. Әлбәттә, малларны кышлатуга әзерлек чорында балалары кайтып булышып китәләр.
“Әнинең, барысын да вакытында эшләргә кирәк, балалар, картаюга калдырмагыз, картайгач намазга басу авыр булыр, дигән сүзләрен искә алып, Аллаһ ризалыгы өчен дип иптәшемә ияреп намазга бастым, – ди Гөлсимә ханым. – Гомер һәркемгә исәпле бирелгән, бер минут та бушка үтәргә тиеш түгел, эшләсе эшемне максат итеп куеп, үземә күрә планлаштырып алып барам”.

Бу фани дөньяда иң зур бүләк – балалар һәм балаларыбызның балалары. Гөлназның улы Тимур Нефтекама шәһәрендә техникумда белем ала, электромонтер һөнәрен үзләштерә, кызы Камилә сигезенче сыйныфта укый.
Уфа шәһәрендә гомер кичерүче Артурның улы Надир быел беренче сыйныфка бара. Оныклар да каникулларында авылга кайталар, кулларыннан килгәнчә ярдәм итәләр. Хатын-кызлар әниләре янында көндәлек вак-төяк мәшәкатьләргә күмелгән булса, ир-атлар әтиләре янында агачтан, тактадан көнкүрешкә кирәк булган (кухня гарнитуры, өстәл, урындык һ.б.) әйберләр ясауда булышлык итәләр. Мондый эш әтиләре өчен мавыгу булса, өлкән уллары Артур өчен төп шөгыленә әверелгән. Чиста-пөхтә йортларында ул эшләгән әйберләр бихисап. Аның оста куллары белән тудырган әйберләрдә никадәр матурлык, камиллек һәм төгәллек. Ялларга кайтканда аяклар остаханәгә атларга гына торалар, ди ул үзе дә.
Мәчетнең эчке өлешен заманча материаллар белән эшләү нияте туганнан бирле, бар эшен читкә куеп, вакытын, көчен, белемен, тырышлыгын шунда салалар. Үз эше өчен хәстәрләнгән калын такталар, йомры агачлар, бруслар аның үзе исәбеннән бу эштә файдаланыла. Бруслары түшәм, стена, идән өчен, калын такта, йомры агачлар идән астын тигезләп ныгытырга китә. Башкарылган барлык эшне дә төгәллек, игътибарлылык һәм тырышлык белән башкаралар Нафиковлар гаиләсе.

– Минем күңелемдә, туган авылымда мәчетне күркәм бер бина итеп күрәсем килгән изге ният күптән яшәде, менә, ниһаять, без аны Аллаһы Тәгалә кодрәте белән, үземнең барча гаиләм әгъзалары һәм сезнең ярдәмегез белән тормышка ашырдык. Безнең гаиләдән изге бүләк итеп кабул итегез. Киләчәктә ошбу мәчет Таңатар авылы халкына хезмәт итсен, аның ишекләре беркайчан да бикләнмәсен, биш вакыт намазга чакырып азан тавышлары яңгырап торсын, – ди имамыбыз Таузих. – Изгелек җирдә ятмый, ди безнең халык. Барыбызга да изгелекләр генә кылып яшәргә насыйп итсен.

Аллаһы Тәгаләнең бөек бәйрәмнәренең берсе булган Ураза Гаете бәйрәмен без яңартылган мәчеттә уздыру бәхетенә ирештек. Бәйрәм бүләксез булмый дигәндәй, авыл хакимияте башлыгы Алсу Төхбәтуллина авыл советы биләмәсе исеменнән бәйрәм белән тәбрикләп, Нафиковлар гаиләсенә мәчет өчен шундый зур эш башкарганнарына мактау кәгазе, бу гаиләгә чәй эчү өчен сервиз һәм мәчет өчен Борай авылының “Мастер” магазины хуҗасы Шакировлар исеменнән рамкадагы сәгатьле дога һәм намазлык тапшырды. Әлфир Мөхәмәтдинов гаиләсе авыл имамы Таузихка чапан бирде, улы Артур затлы намазлык бүләк итте. Бәйрәмгә килгән халык кызлары Гөлназның Ураза бәйрәменә махсус пешергән, бизәлгән, өстенә язылган зур тортыннан авыз итте. Килгән һәрбер кешенең алып килгән милли ризыклары белән бай табын янында туганнарча гәпләшеп, кайнар чәй белән сыйланып, үзләрендә шундый имам, бәрәкәт булуына сөенеп, башкарган изге гамәлләребез, бирелгән барча сәдакаларыбыз, шушы мәчетебезгә эшләгән барча изгелекләребез Раббыбыз тарафыннан кабул ителсә иде, киләчәкләребез имин, елларыбыз тыныч булып, гаилә учагын сүндермичә, исәнлектә күрешергә язсын дигән теләктә таралыштык.

Әйе, изгелекләр өстенә изгелекләр эшли Нафиковлар гаиләсе. Шуңа да авыл халкы аларны чиксез ихтирам итә.

Авылыбызның ихтирамлы гаиләсе
Авылыбызның ихтирамлы гаиләсе
Автор:Әнүдә Мөнирова, Таңатар авылы
Читайте нас