Җәмгыять
20 июнь 2024, 05:30

Авыл өстендә моңлы азан тавышлары мәңге яңгырасын

Тарихта авылларның дәрәҗәсе аның мәчете булуы белән билгеләнгән. Ә азан тавышы матур тойгылар тәрбияли. Кушманак авылының иң матур җирендә мәчет урнашкан.

Авыл өстендә моңлы азан тавышлары  мәңге яңгырасынАвыл өстендә моңлы азан тавышлары  мәңге яңгырасын
Авыл өстендә моңлы азан тавышлары мәңге яңгырасын

– Мәчет – авылыбызның горурлыгы, халкыбызның яратып, хөрмәтләп, киләчәккә ышаныч белән йөри торган изге гыйбадәт йорты, – ди авыл старостасы Өлфәт Муллаяров.
Бер халык та, чал тарихтан алып бүгенгегә кадәр бәйрәмнәрдән, изге йолалардан башка яшәмәгән һәм яши алмый. Мәчеттә hәрвакыт чисталык hәм пөхтәлек, тәртип булуы да соклану тудыра. Ул яшь буынга дини, рухи-әхлакый тәрбия бирү мәсьәләсен игътибар үзәгендә тота. Ураза һәм Корбан гаетләренә дә кушманаклылар бик теләп кайталар икән. Мәчет булган авылда бәхет бар.
– Авылыбыз тынычлык, дуслык төбәге булсын. Авылыбыз кешеләренең иманлы булуына шатланабыз. Аллаһ йортыннан илаһи дәва сибелә, мәчеттә бәндә авыруларына шифа таба. Мәчеткә быел авылдашлар, читтә яшәүче якташларыбыз ярдәме белән манара утырттык. Авыл уңганы Рәзиф Гатиятуллин һәм калган егетләребезгә зур рәхмәтлебез. Шулай ук мәчет ихатасын төзекләндерүдә эшләүче Әнәс Садыйков, Рәмил Суфияров, Назыйф Гайнетдинов, Наил Исламовларның өлеше зур булды, – ди Өлфәт ага.
Без мәчет янына барганда нәкъ шушы егет-абзыйлар эшли иделәр. Алар мәчет ихатасын киртәләгәннәр, тротуарга плиткалар тезгәннәр, бәдрәф төзегәннәр, чәчкәлек эшен төгәлләп ята иделәр. Шушы игелекле эш башкаручыларны Ходаем рәхмәтеннән ташламасын. Агачтан һәм заманча төзелеш кирәк-яракларыннан төзелгән Аллаһ йорты тирә-якка ямь биреп тора.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас