Җәмгыять
19 июнь 2024, 07:00

Таныклыксыз руль артына утырма!

Балтач районара суды транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән килеш юл-транспорт һәлакәте булдырган кешегә карата хөкем карары чыгарды.

Таныклыксыз руль артына утырма!Таныклыксыз руль артына утырма!
Таныклыксыз руль артына утырма!

Ир кеше суд тарафыннан РФ Җинаять кодексының 264нче мәддәсе 2нче кисәгенең “в” пункты буенча (транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән зат тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу аркасында килеп чыккан юл һәлакәтендә кеше сәламәтлегенә авыр зыян салу) гаепле дип танылды.

Гаепләнүче үз гаебен таныган. Суд аңа колония-поселениедә булып өч елга ирегеннән мәхрүм итү һәм 2 ел да 6 ай дәвамында транспорт чарасы белән идарә итү белән бәйле эшчәнлек белән шөгыльләнмәскә дигән җәза билгеләде.

Гаепләнүченең моңа кадәр исерек килеш транспорт чарасы белән идарә иткәне өчен җинаять җаваплылыкка тарттырылган булуы һәм транспорт белән идарә итү хокукыннан 2 ел да 6 айга мәхрүм ителгәне ачыкланды. Әмма, моңа карамастан, ул

2023 елның маенда әтисенең автомобиле руле артына утыра. Машина йөртү барышында тизлек режимын бозган һәм юл читенә төшеп киткән, нәтиҗәдә пассажирының сәламәтлегенә зур зыян килгән.

Автор:А.Салихов, район прокуроры
Читайте нас