Җәмгыять
7 июнь 2024, 10:18

Олы йөрәкле хезмәт иясе

Ике дистә елдан артык 8 июньдә Социаль хезмәткәрләр көне билгеләп үтелә. Хәзерге заманда бу бик кирәкле профессия. Бәйрәм уңаеннан бар гомерен өлкәннәргә ярдәм итүгә багышлаган Яңа Бикмәт авылы килене Вероника Габдулхакова турында язарга булдык. 


Вероника Владиславовна тумышы белән Пермь өлкәсенең Куеда районы Зур Гондыр авылыннан. Өч баланың иң зурысы булып гади колхозчы гаиләсендә дөньяга килә ул, әнисе сыер савучы, әтисе механизатор була. Мәктәпне тәмамлагач, Нефтекама шәһәрендә тегүче һөнәренә укып чыга. Укыганда тулай торакта булачак тормыш иптәше – Яңа Бикмәт авылы егете Хәмитҗан белән таныша. Унсигез яше дә тулмаган кызны яшь егет әти-әнисе, туганнары белән таныштырырга алып кайта. Кызыкай барысына да ошый, 18 яше тулган 12 июль көнне килен итеп алып та кайталар Верониканы Яңа Бикмәткә.  


Килен булып төшкән елның сентябреннән алып бүгенге көнгә кадәр социаль хезмәткәр булып хезмәтен сала. Ә бу 31 елга якын вакыт. 


Картлык сизелмичә килеп җитә, аның белән бергә сәламәтлек һәм ялгызлыкка бәйле проблемалар да калышмый. Мондый авыр вакытларда өлкән кешеләргә ярдәм һәм терәк кирәк. «Минем әбекәйләрем», – дип иркәләп әйтә үзенең кул астында тәрбияләнүчеләрне Вероника Владиславовна, ә өлкән хатын-кызлар, үз чиратында, аңа эчкерсез яратулары белән җавап бирәләр икән.


Халыкка өйгә барып хезмәт күрсәтү бүлегендә 1993 елдан бирле хезмәт куя ул. Алты әбине тәрбияләүдән башлый, хәзер мәшәкатьләре өстәлгән, 20 кеше аның карамагында, әмма алар Вероника ханым  өчен авырлык китермидер, хәтта буш вакытын корбан итәргә туры килсә дә, бары тик сөендерә генә кебек тоела. Бер көн эчендә аңа биш-алты әби янында булырга, җыештырырга, азык-төлек һәм дарулар сатып алырга, өлкән яшьтәге кеше өчен кыенрак булган шактый эшләрне башкарырга туры килә. Ихлас рәхмәт сүзләрен ишеткәндә, арыганлыкны тоясыңмы соң инде?!


– Күңел чакыруы буенча сайлаган һөнәрдер бу, – ди Вероника Владиславовна. – Тәрбияләнүчеләрем янында булганда рәхәт миңа, алар яшьлек еллары, гаиләләре, эшчәнлекләре турында сөйләргә ярата. Бу хатирәләрдә моңсулык та, үткән гомерне сагыну да, хаталы адымнар ясаганга үкенү дә бар. Тормыш тәҗрибәсе белән бүлешеп кенә калмыйча, урынлы киңәшләр дә бирәләр әле.


Вероника ханым үзе караган апа-абыйларның туганнары белән элемтәдә тора, сорауларына җавап бирә, хәл-әхвәлләрен сөйли, көнкүреш мәсьәләләрне хәл итә. «Төнлә яки ял көннәрендә шалтыратып, гозерләрен җиткерүчеләр дә була», – ди ул.


Гомумән алганда, социаль хезмәткәрнең вазыйфалары бик күп. «Атнасына берничә тапкыр район үзәгенә барып, көнкүреш техникасы, дарулар, башка кирәк-яраклар алып кайтабыз, – ди әңгәмәдәшем. – Авылда исә шөгыльләр күп. Берәүләр физик хезмәтне үз итә, бакчада, ишегалдында эшли. Икенчеләр кулдан эшләнмәләр ясый, бәйли-чигә». 


Вероника Габдулхакова тәрбиясендә хәзер  сиксәннән алып туксан биш яшькә кадәрге кешеләр, алар арасында бөтенләй ялгызлар һәм балалары туган йорттан читтә яшәгәнлектән еш кайта алмаучылар бар, шуңа күрә өлкәннәрнең төп ихтыяҗы – аралашу.


Монда тыңлый белә торган кеше генә түгел, шулай ук яхшы психолог та булу зарур. Барысының да холыклары төрлечә, һәркайсына ярарга тырышу җиңелләрдән түгел. Шуңа да Вероника Владиславовнага күңелне дәвалаучы да, яхшы әңгәмәдәш булырга да туры килә.


Вероника Владиславовна-ның 30 елдан артык хезмәте игътибарсыз калмый. 2023 елда «Башкортстан Республикасының атказанган социаль   яклау хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә.  


«Һәркайсына аерым яраклашырга кирәк. Еллар узу белән һәр әбекәй минем өчен якын кешегә әйләнә», – ди ул. 
Һәр тәрбияләнүченең тарихын күңеле аша үткәргән, аның өчен борчылган социаль хезмәткәр көндәлек киеренкелектән ничек арына икән? «Ял вакытларын гаиләм белән үткәрергә тырышам, бергәләп бакчада эшлибез, мал-туар карыйбыз. Гаиләм эшемә аңлап карый, иртән-иртүк шалтыратулар башланганга күнегеп беттеләр инде. Тәрбияләнүчеләрем арасында эшкә барганда, юл уңаеннан кибеткә кереп, берәр нәрсә алып чыгуымны сораучылар була».


Габдулхаковлар бер кыз, бер ул үстерәләр. Уллары Салават Нефтекама шәһәрендә гаиләсе белән яши, ике кыз үстерәләр. Кызлары Альбина Чалкак авылында – мәдәният хезмәткәре. Ул бер ул үстерә. Альбина  матур итеп җырлый да, районда, республикада үткән конкурсларда, фестивальләрдә катнашып, призлы урыннар яулый. Гаилә башлыгы Хәмитҗан Себер якларында эшли. 


Бар яклап та уңган ханым авылның «Өмет» ансамблендә җырлый. Бианай белән 24 ел, биатай белән 27 ел гомер итеп, соңгы юлга озата. 


«Алтын, мактаулы килен безнең Вероникабыз, – диләр бер тавыштан Хәмитҗанның апалары Сәрия белән Миләүшә. – Әти-әни үлгәч, ничек кайтып йөрербез инде, дип борчылсак та башта, Вероника үз туганыбыз кебек каршы ала».


Йөзен ягымлы елмаю яктырткан, нәфис-сөйкемле ханымга карап сокланып куйдым. Аңардагы рухи көч-куәт, сабырлык, чыдамлыкка хушың китәрлек. Нечкә генә иңнәрендә үз гаиләсе, якын кешеләре турындагы хәстәрлектән тыш авылда ялгыз гомер итүчеләрнең язмышы өчен кайгытучанлыкны да күтәрә бит ул!

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас