Муниципаль Борай районы башкортлары корылтае башкарма комитеты рәисе Илгиз Харисов корылтайның башкарма комитетының соңгы бишъеллыктагы эшчәнлегенә отчет белән чыкты. Район мәгариф бүлегенең туган телләрне укыту буенча методисты Рәмилә Солтанова районда туган телләрне укыту торышы белән таныштырды.
2024 ел Бөтендөнья башкорт корылтае тарафыннан Яшьләр елы буларак үтә. Район хакимиятенең яшьләр сәясәте буенча сектор мөдире вазыйфаларын башкаручы Лилия Әгъзамова районда яшьләрнең корылтай эшендәге эшчәнлеген бәян итте.
Муниципаль Борай районы башкортлары корылтаеның киләсе бишъеллыкка башкарма комитеты рәисе итеп бертавыштан Илгиз Зөфәр улы Харисов сайланды. Шулай ук башкарма комитеты әгъзалары сайланып куелды һәм Бөтендөнья башкортлары корылтаеның алтынчы съездына делегатлар билгеләнде.
Ахырда корылтайның 11 пунктан торган резолюциясе кабул ителде һәм муниципаль Борай районы башкортлары корылтае эшчәнлегендә актив катнашкан кешеләргә бүләкләр тапшырылды.
Автор: Венера Арсланова.
Эльвина Раянова фотолары.