Җәмгыять
1 Май 2024, 05:00

«Үземне бәхетле кешеләр рәтенә кертәм»

Тарихыбызда җан өшетерлек вакыйгалар булып калган репрессия еллары әле бүген дә күпләрнең күңелендә саклана. Күпме кеше гөнаһсызга рәнҗетелеп, төрле җинаятьләрдә гаепләнеп, туган якларыннан куылган, физик һәм рухи яктан юк ителгән. 1921-1953 еллардагы репрессияләр вакытында СССРда барлыгы 6 миллионнан артык кеше зыян күргән дип санала. Гаделсезлек корбаннарының үзләренә генә түгел, туганнарына, балаларына да «халык дошманы» булып яшәргә, түбәнсетүләр эчендә янарга туры килә – моңа күңел әрнемәслекмени! Шундый балаларның берсе Кузбай авылында гомер итүче 99 яшен тутырган, гомерен балаларга белем-тәрбия бирүгә багышлаган укытучы, тыл ветераны Фәһимә әби Әхмәдуллина. Ул, мәхрүмлекләр, җәберләүләр күреп үссә дә, белем алып, язмышка үпкә сакламый, илгә-көнгә намуслы хезмәт итеп, үрнәк итеп күрсәтердәй тормыш юлы үтә. Гомере илебез тарихындагы иң фаҗигале гасырларның берсенә туры килгән кешенең хәтер сандыгында без, яшьләр, гыйбрәт алырлык сынаулар бихисап.

«Үземне бәхетле кешеләр рәтенә кертәм»«Үземне бәхетле кешеләр рәтенә кертәм»
«Үземне бәхетле кешеләр рәтенә кертәм»

Күпне күргән Фәһимә әби. Мулла кызы ул. Кузбай авылында мулла Газизҗан ага гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. Балаларның иң бәләкәенә ярты яшь кенә булганда Газизҗан аганы сөргенгә сөрәләр, ә Мәрзия ананы өч баласы белән урамга куып чыгаралар һәм өйләрен сүтеп, бүрәнәләрен күмергә яндыралар. Нинди заман булган?! Бер гаепсезгә. Ни генә кичерми Газизҗан мулланың гаиләсе! Ачлык-ялангачлык, өйдән-өйгә йөрүләр, салкын мунчаларда кунулар...
Фәһимә әбинең әнисе Борай кызы, Кузбай авылына килен булып төшкән. Мәрзия апа да остабикәлеккә укыган була, димәк, гарәпчә укый да, яза да белгән, бик акыллы, тырыш хатын булган. Әтисе Газизҗан абый – бик белемле мулла. Биш ел дәвамында Уфада укып, дин белгечлегенә диплом ала (шул дипломны Фәһимә әбекәй бүгенгесе көндә дә саклый).
Мәрзия әби тормыш иптәше белән алты ел гына бергә яшәп өлгерәләр. Ялгыз, чирәмдә калган хатын урамда, читкә киткән бер кешенең җиргә баткан, бәләкәй генә, тәрәзәләре ватык булган, ә алар урынына такта кадалган өйгә рөхсәт сорап, үз куллары белән пыялалар күтәреп кайтып, ремонтлап, шул өйдә өч баласы белән яши башлый.
Вакыт уза торып, Фәһимәнең уку яше дә җитә. Балаларны укытасы укытучы Зәрига Зафарова – озын, кара чәчле, бәләкәй буйлы, чибәр генә апа була. Ул вакытка инде мәчеттән мәктәп эшләгәннәр, ләкин балаларга анда укырга урын булмый, шуңа күрә 1924-1925 елгы 25 бала ике ел дәвамында бер өйдә укырга мәҗбүр булалар. Сөйләшүебез барышында балачак хатирәләре калка:
– Шулай итеп, 1нче сыйныфка укырга килдем. Укытучы апа миннән сорый: «Картәтиеңнең исеме ничек?». Ә мин әткәйнең әтисен – зур әти, әнкәйнекен – картәти, дип йөртә идем, шуңа күрә дә «Әхмәдулла» дип җавап бирдем. Апа мине Әхмәдуллина дип язып та куя инде. Картәти кызыкае булып йөрдем. Минем менә шундый тарихлы фамилия.
Башлангыч дүрт сыйныфны кыз туган авылында тәмамлый. Балалар бәхетеннәндер инде әтиләре төрмәдән, Нуриман районыннан урман кисүдән әйләнеп кайта (Уфа архивыннан җибәрелгән Газизҗан бабайның күпме процентка үтәгән кисүле кәгазьләре гаиләдә шулай ук кадерләп саклана).
– Без бит әле кеше өстендә торган өйдә. Әнкәй бик күп җимеш җыя иде, әткәй кайтканчы колхозга кермәгән идек әле ул вакытта. Шул җыйган җимешләрне Борайга базарга җәяү барып, сатып, акчага әйләндереп, Кузбайда Муллагали исемле бабай мунчасын сатканын белеп, әнкәй шул бабайның мунчасын белешеп, сатып ала. Аннары аның эчен тазартып, акбур белән агартып, күтәрмәсен чыбыктан үреп мендерә дә, без шул мунчада яши башлыйбыз. Әткәй шунда кайта да инде, – чәчми-түкми, сөйли безгә әбекәй. – Аннары без колхозга кереп, колхозда эшли башладык. Әткәй ике ат белән сабан сөрә. Элек таулар да сөрелә иде ул, балам. Шуннан чәчүгә, печән чабарга йөрде. Көз җитте – әй ашлык уңды инде. «Муллабзый!», – дип әйтәләр иде әткәйгә, – «Сез колхозга кергәч иген уңды». Шул елны «Карл Маркс» колхозы районда уңдырышлылык буенча алдынгы, данлыклы булды.
Фәһимә дә колхоз эшләрендә чыныгып, эшкә, дөнья көтәргә, авыл тормышына өйрәнеп үсә. Шулай итеп өйдә дә, колхозда да эшче куллар булып, ул өлкәннәр белән беррәттән басуда да эшли, өйдә әнисенең ярдәмчесе дә була.
Менә дигән итеп яшәп ятканда, ачы золым җилләре янә ишек кага. Бу 1937 еллар була. Бер көнне милиция хезмәткәрләре килеп өйләрен тар-мар китерә башлый, ниндидер генә сәбәп эзләгәннәр кебек... Шулай сәбәбе булмаса да, Газизҗан бабайны Борайга төрмәгә алып китәләр...
Арытаба укуын Фәһимә апа Борайда, картәти-картыйларында яшәп, дәвам иткән (әнкәсен абзыйлары кире Борайга кайтырга өндәсәләр дә, хатын үзенекендә торган, килен булып төшкән авылында кала). Сеңлесе Халидә әле укырга да кермәгән була, тугыз яшьлек энесе дизентериядән вафат булган.
Ничек кенә авыр булмасын, Фәһимә укуын ташламый. Шул ук вакытта әтисенә «передачкалар» да йөртә. Шул алып килгән азык-төлекне ничек кенә тикшермәгәннәр: ашны ничек кенә болгатмаганнар, ипине кискәләп бетергәннәр... Берничә көннән инде әтисен Бөре шәһәренә алып китәләр, аннан тагы каядыр җибәрәләр, аның гаиләсе белми дә кала. Берникадәр вакыттан соң гына «Май-Губа» дигән Киров тимер юл станциясеннән хатлар килә башлый.
– Әткәй инде хат яза, әнкәй укый пыскый ут яктысында, күзләрен чекрәйтеп. Бер хатта җыр язган. Шул җыр һаман хәтердә:
Сәмәвәти, сәмәвәти
Фәрештәләр мәкамәти,
Сезгә яздым сәлам хатны –
Сагынмакның галәмәти.
Шулай итеп Фин Совет Социалистик Республикасына ук урман кисәргә җибәргәннәр Газизҗан бабайны. Аннары әткәсенең «Безне ун елга хөкем иткәннәр...», дип соңгы хаты килә. Шуннан соң хәбәр-хәтере югала (Фәһимә әбиләр Уфа архивына мөрәҗәгать итеп, тикшерүләр сорагач, менә шундый җавап килә – «Этапирован в Донецскую область» һәм шуның белән Газизҗан бабайның әзләре югалган).
Халык хәтерендә мәңгегә уелып кала торган вакыйгалар күп, Бөек Ватан сугышы нәкъ менә шундыйлардан. Сугыш башланганда Фәһимә башта ике катлы агач мәктәптә укыса, аннары ул 8нче сыйныфтан алып таштан яңа салынган мәктәптә укый башлый. Фәһимәнең дә сыйныфташларын фронтка алалар, сугышта һәлак булучылары да, хәбәрсез югалучылары да булган... Шул елларда, Фәһимә әби әйтүенчә, кыш бик салкын һәм карлы килгән, шуңа күрә мәктәптә дә нык суык була: кара шешәләре туңа, тәрәзәләр кар булып ката, язарга кара да боз кебек.
Бернигә карамастан, уңышлы гына 10 классны тәмамлап, ике ай укытуга хәзерләнеп, урта белемне Борай мәктәбендә алган кыз үзенең туган авылы мәктәбенә эшкә кайта. Һәм бөтен гомерен шушы мәктәптә балаларга белем, тәрбия бирүгә багышлый. Бу еллар эчендә күпме борчылу-шатлыклар, йокысыз төннәр һәм дәртләнеп эшкә барган иртәләр, укучылар белән бергә үткәргән бәйрәмнәр, ачык дәресләр, укучыларының бихисап җиңүләре.
1943-1944 елны аны Таңатар авылына татар телен укытырга җибәрәләр. Таңатар мәктәбендә башлангыч класслар укытучысын алмаштырып, ике классны бергә укыта. Борайга укытучылар конференциясенә баргач, РОНО мөдиренә туган авылын, әнисен, сеңлесе Халидә Исмәгыйлованы (әлеге көндә исән, туган авылы Кузбайда балалары тәрбиясендә яши) бик сагынуын әйтеп, Кузбай авылына мәктәпкә эшкә кайта.
Педагогик белемне – башлангыч мәктәп укытучысы дип-ломын Бөре педагогия училищесында ала. Борайдагы дус кызы, классташы Әнисә Мортазина белән бергә укыйлар. 1948 елда экстерн белән имтиханнар тапшырып, Фәһимә аттестат ала.
1949-1950 елларда Бустанай авылы мәктәбендә 5 класс ачылгач, татар теле, математика, физкультура, рәсем, җыр дәресләрен укытырга йөри.
Сыйныфташы Фәхертдинова (Аитова) Гөлйөзем белән озак еллар бергә Кузбай авылы мәктәбендә укытучы булып эшләп, гомер буе мәктәпкә, укытучы һөнәренә тугры булып калып, Фәһимә Газизҗан кызы 39 ел хезмәт стажы туплый. 2017 елда Фәһимә апа белән Гөлйөзем апа Борай беренче санлы мәктәбенең юбилеенда да катнашалар.
1950 елны 1947 елда Кузбай авылы мәктәбенә директор булып эшкә җибәрелгән Яхъя Нигъмәтҗанов белән кавышалар.
– Тормыш иптәшем данлык-лы, тырыш, булдыклы, бик таләпчән укытучы һәм директор булды. 41 ел гомерен балаларга белем бирүгә, шушы һөнәргә бары җан-тән белән үзен багышлап Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы мәктәпләренең атказанган укытучысы дигән мактаулы вә дәрәҗәле исемгә лаек була. Аның белән 49 ел бергә матур яшәдек. Ул 80 яшендә бакыйлыкка күчте. Картлык көннәремдә игелекле балалар үстерүебезгә көн дә шөкерана кылам, – дип сагыну хисе белән сөйли Фәһимә апа.
Яхъя Нигъмәтҗан улы тумышы белән Калмык авылыннан булган, Бөек Ватан сугышында катнашып, исән-сау әйләнеп кайткан, Әҗәк, Каразирек авылларында эшләп өлгерә. Кузбай авылында төпләнеп, яңа өй төзеп чыгып, өч балага – ике улга, бер кызга яхшы тәрбия, белем биреп, тормыш юлына озаталар.
Бу гаилә әгъзаларын авылда тырышлыклары, ярдәмчел һәм гаять дәрәҗәдә җаваплы эшләрендә чын остаз булулары өчен хөрмәт итәләр.
Балалары күз нурлары булса, онык-оныкчыклары татлы алмалар аның өчен. Бик өлкән яшьтә булуына карамастан, яңалыклар белән дә кызыксынып, Фәһимә әби гәзитләр укый, радио тыңлый, телевизор карый. Сорауларга анык җавап бирә, хәтере дә бик яхшы, күз тимәсен! Сүзгә кызы Фәйрүзә Нигъмәтҗанова да кушылды (бүгенге көндә аның тәрбиясендә яши):
– Әнкәй, ничә онык һәм оныкчыгың бар, беләсеңме?
Шулчак Фәһимә әби бармак-ларын бөгеп, санап та чыкты: дүрт онык (ике малай һәм ике кыз) һәм алты оныкчык (бер малай һәм биш кыз).
Менә шундый истәлекләр ята Фәһимә әби йөрәгендә. Әйе, сабыр, тормыш сөючән, бай яшәү тәҗрибәсен туплаган, файдалы киңәшләре белән ярдәмгә килгән ветеран-укытучы бер гасырга сузылган гомер юлында авыр чак-лары, сынаулары да җитәрлек булган.
– 99 ел аз вакыт түгел, әлбәттә, тик гомер атлары бигрәк җитез икән, мәңге үтмәс кебек тоелган кыен мәлләр дә узды да китте. Балачагым, яшьлегем авыр елларга туры килсә дә, үземне бәхетле кешеләр рәтенә кертәм, – диде йөзьяшәр әбиебез әңгәмәбез ахырында.

Автор:Чулпан Губаева
Читайте нас