Безнең беренчел максат – янгыннарны булдырмау өчен профилактик эш. Һәм часть бу бурычын төгәл үтәргә тырыша. Безнең коллектив озак еллар эшләгән мактаулы хезмәткәрләре белән дан тота. Мәсәлән, отделение командиры Фәрит Таҗетдинов шушы хезмәткә гомеренең 30 елын багышлаган кеше. Озак еллар каравыл начальнигы булып эшләгән Зинфир Галиев, водитель Радик Вәлиев яшь хезмәткәрләргә үрнәк һәм терәк булып торалар. Гомумән, бездә кыю йөрәкле, тәвәккәл кешеләр генә эшли ала, шуңа коллективның кайсы гына әгъзасын алма, аларның һәркайсысы шундый. Берсен дә аерып әйтеп булмый.
Тарихка күз салсак, янгын күзәтчелеге Русиянең иң борынгы һәм данлыклы хезмәтләренең берсе булып тора.
Русьта янгыннар һәрвакыт коточкыч афәт булган, алар нигездә агач корылмалардан торган шәһәрләр һәм башка торак пунктлар буйлап үтеп, юлда барлык тереклекне юк иткән һәм әйтеп бетергесез матди зыян китергән. Янгыннар икътисади үсешкә зыян булган һәм булып кала, шуңа күрә Русия хакимнәре алардан билгеле бер саклану чараларын күрергә мәҗбүр булганнар.
1472 елда бөек кенәз Иван III шәһәрдә янгын хәвефсезлеге чаралары турында указ чыгара – янгыннарда гаеплеләр каты җәзалана, шәһәрләрдә яшәүчеләргә йортларны бер-берсенә якын төземәскә һәм төзелештә таш кулланырга тырышырга кушыла.
Янгынга каршы көрәш өлкәсендә иң мөһим үзгәрешләр Алексей Михайлович Романов патшалык иткән чорда була. 1649 елда эшләнгән «Соборное уложение»да сигез статья шәһәрләрдә һәм авылларда, шулай ук урманнарда янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен үтәүне катгый регламентташтыра.
1649 елның 30 апрелендә патшаның Мәскәүдә янгыннарны сүндергәндә катгый тәртип урнаштыручы «Наказ о градском благочинии» дип аталган боерыгы чыга. Наказның тарихи кыйммәте шунда ки, анда профессиональ янгын күзәтчелеге нигезләре салынган: түләүле штат составы булдырылган, шәһәрне карап чыгу рәвешендә даими кизү тору кертелгән, янгын сүндергәндә механизацияләнгән су агызу торбаларын куллану каралган, тикшерүчеләргә ут белән эш итү кагыйдәләрен бозган өчен шәһәр халкына җәза бирү хокукы бирелгән. Янгыннарга каршы көрәш хезмәте Мәскәүдә генә түгел, ә Русьның башка шәһәрләрендә дә кертелә. Янгын-күзәтчелеге хезмәте камилләштерелә.
Алексей Михайловичның данлыклы эшен Петр I дәвам итә. Ул беренче профессиональ янгын сүндерү командаларының берсен булдыра, Адмиралтейство каршында беренче янгын депосын төзи һәм күн җиңле һәм бакыр брандспойтлы янгын сүндерү насосларын сатып ала.
Александр I идарә иткән чорда 1803 елда Санкт-Петербургта беренче янгын сүндерү командасы оештырыла. Патша указы белән 1804 елда Мәскәүдә штатлы янгын сүндерү командасы төзелә. ХІХ гасыр уртасында Николай I вакытында Русия империясендә янгын сүндерү командаларын планлы оештыру һәм бөтен җирдә янгын деполары төзү башлана. Шәһәрләрнең истәлекле урыннарының берсе булып өстендә сигнал флагштогы күтәрелгән янгын каланчасы тора. Күп дистә еллар дәвамында каланча шәһәрнең иң югары ноктасы булган, аннан шәһәр читен генә түгел, ә якын-тирәдәге авылларны да караганнар. Профессиональ янгын сүндерү командалары белән беррәттән янгын сүндерүче иреклеләр хәрәкәте дә үсеш ала. Бу эштә 1892 елда Русия янгын сүндерү җәмгыятен (1907 елдан Императорныкы) булдыру мөһим роль уйный. ХІХ гасыр ахырында янгын күзәтчелеге үсешенә янгын сүндерү эшенең риясыз ашкынучылары граф Александр Дмитриевич Шереметев һәм кенәз Александр Дмитриевич Львов зур өлеш кертәләр. Санкт-Петербургта һәм Мәскәүдә янгынга каршы җиһазлар заводлары төзелә. Аларда янгын насослары, җыеп куелган баскычлар чыгарыла, ә соңрак «Фрезе и К» фирмасы фабрикасында беренче янгын сүндерү автомобиле эшләнә.
Революциядән соң янгын күзәтчелеген модернизацияләү буенча эш дәвам итә. 1918 елның 17 апрелендә Совет хөкүмәте тарафыннан «Янгын белән көрәшүнең дәүләт чараларын оештыру турында» декрет чыгарыла. Марк Тимофеевич Елизаров иминият һәм янгын белән көрәш эшләре буенча баш комиссар була. 1920 елда эчке эшләр халык комиссариаты составында Үзәк янгын сүндерү бүлеге оештырыла, аңа бөтен ил масштабында янгын күзәтчелеге белән җитәкчелек итү йөкләнә. Ә тиздән (1923 елның 23 мартында) Мәскәүдә Беренче Бөтенрусия янгын сүндерү конференциясе уздырыла, анда Русия шәһәрләреннән профессиональ янгын сүндерүчеләр, шулай ук Украина, Белоруссия, Грузия, Әзербайҗан делегацияләре килә. Шул ук вакытта илдә янгын сүндерү эше белгечләре әзерләнә торган беренче белем бирү учреждениеләре оештырыла, мәсәлән, Ленинградта янгын сүндерү техникумы ачыла.
1931 елда фәнни тикшеренүләр үткәрү һәм янгынга каршы саклау өлкәсендә конструкторлык эшләнмәләрен оештыру өчен янгын-сынау лабораториясе оештырыла. 1934 елда Үзәк фәнни-тикшеренү янгын лабораториясе булдырыла, ул 1937 елда Үзәк янгынга каршы оборона фәнни-тикшеренү институты булып китә. 1936 елда хөкүмәт янгын күзәтчелеге функцияләрен һәм хокукларын шактый киңәйтү турында карар кабул итә, янгын күзәтчелеге Баш идарәсе төзелә, анда Дәүләт янгын күзәтчелегенең бердәм системасы булдырыла.
1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы вакытында янгын сүндерүчеләр кешеләрне һәм җиһазларны эвакуацияләргә ярдәм итәләр. 2000нән артык янгын сүндерүче үз гомерләре бәрабәренә камаудагы Ленинградны янгыннан коткара.
1941 елның 7 ноябрендә янгын сүндерүчеләр Кызыл мәйданда тарихи парадта катнашалар, аннан берәүләр фронтка китә, икенчеләре шәһәрне якларга калалар. 1941 елда Мәскәү янгын сүндерүчеләренә шәһәргә дошман һөҗүмнәре вакытында янгыннарны сүндергәндә күрсәткән батырлыклары өчен рәхмәт белдерелә. 1942 елда Ленинградның янгын күзәтчелеге Ленин ордены белән бүләкләнә. 1947 елда Ленин ордены белән Мәскәү янгын гарнизоны бүләкләнә.
Сугыштан соңгы елларда ирекле янгын сүндерүчеләр хәрәкәте киң үсеш ала: барлык Союздаш Республикаларда ирекле янгын сүндерү җәмгыятьләре, халык хуҗалыгы объектларында дружиналар оештырыла. Җәмәгатьчелекнең янгын белән көрәштә катнашуның яңа формалары, ягъни штаттан тыш янгын инспекторлары, объектларда янгын-техник комиссияләр, торак йортларда янгын күзәтчелеге буенча җәмәгать вәкаләтлеләре, яшь янгын сүндерүчеләр дружиналары барлыкка килә.
60-нчы елларның икенче яртысы янгын күзәтчелеген үстерүнең һәм ныгытуның яңа этабын билгели. Союз-республика җәмәгать тәртибен саклау министрлыгы торгызылу белән янгын күзәтчелегенең үзәкләштерелгән идарәсе яңадан булдырыла. Министрлык системасына шәһәрләрнең, башка торак пунктларның профессиональ янгын күзәтчелеге һәм объект янгын сүндерү бүлекләре тапшырыла.
1990 еллар башында СССР таркалу һәм Русия Эчке эшләр министрлыгы оешу нәтиҗәсендә янгын күзәтчелеге бүлекчәләре структурасын оештыру, камилләштерү буенча берничә мәсьәлә урыннарга тапшырыла. 1993 елның 23 августында Русия Федерациясе Министрлар Советы Русия Эчке эшләр министрлыгының Янгынга каршы һәм авария-коткару эшләре хезмәтен Русия Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт янгынга каршы хезмәтенә үзгәртә. 2001 елда Русия Федерациясе Президентының 1309 санлы Указы нигезендә Русия Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт янгынга каршы хезмәте Русия Федерациясе Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигать афәтләре нәтиҗәләрен бетерү министрлыгына буйсына башлый.
Бүген Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының дәүләт янгынга каршы хезмәте квалификацияле кадрларга, заманча техникага ия, фәнни һәм уку базасы үсеш алган көчле оператив хезмәт. Янгын-коткару бүлекчәләре кораллануына заманча янгын-коткару техникасы һәм җиһазлары, махсус саклану экипировкасы һәм җиһазлары килә, иң яңа эшләнмәләр кертелә. Болар барысы да янгынга җавап бирү вакытын кыскартырга, димәк, кеше гомерен саклап калырга мөмкинлек бирә.