Җәмгыять
19 апрель 2024, 03:26

Тырыш һәм тынгы белмәс ир-ат

Гомер буе эшләп, лаеклы ялга чыккан өлкәннәр өчен ветераннар советы рәисеннән дә якынрак кеше юктыр. Иң авыр вакытларында алар нәкъ менә аңа таяналар, моң-зарларын да сөйлиләр. Әйтик, Кузбай авылы биләмәсе ветераннар советы рәисе Виктор Мәрданов нәкъ менә шундый ярдәмчел рәисләрнең берсе.

Ветераннар советы рәисе... Бу төшенчә безнең тормышыбызда күптән барлыкка килдеме, бу сайлап куелган вазифамы? Утыз-кырык еллар элек барлыкка килгәндер... Бу елларда аның иҗтимагый тормыштагы күп кенә вакыйгаларга, көнкүрештәге күп кенә икътисади, социаль һәм хокукый күренешләргә йогынтысы киңәйде һәм, ветераннар оешмаларының эш вакыты һәм практикасы күрсәткәнчә, күп кенә совет рәисләре өчен бу вазифа иң югары кешелеклелек, эшлекле һәм әхлакый сыйфатларга тикшерү булып тора.


Гомер буе эшләп, лаеклы ялга чыккан өлкәннәр өчен ветераннар советы рәисеннән дә якынрак кеше юктыр. Иң авыр вакытларында алар нәкъ менә аңа таяналар, моң-зарларын да сөйлиләр. Әйтик, Кузбай авылы биләмәсе ветераннар советы рәисе Виктор Мәрданов нәкъ менә шундый ярдәмчел рәисләрнең берсе.  Ул бу вазифада биш елдан артык эшли. 


Ветераннар советы рәисе булу белән бергә биләмәгә караган авылларда мәдәни чараларны да оештыра Виктор Сабирьянович. Мәктәп укучылары, авыл халкы белән очрашулар, ветераннар белән төрле экскурсияләр үткәрә. Авылларда бер генә чара да искиткеч оештыру сәләтенә ия Виктор Сабирьяновичтан башка үтми. Әле менә күптән түгел генә Виктор Мәрданов яшәгән Алтаю авылы “Аек авыл – 2023”конкурсында катнашып, район данын республикада яклады. Конкурс кысаларында зур фестиваль  үтте. Ул әлеге чараны оештырып кына калмады, ә гаиләсе белән актив катнашты да. 


Тынгысыз ветеран бер эштән дә читтә калмый. Виктор Мәрданов иң беренчеләрдән булып, авыл ветераннарын оештырып, өмәләргә чыга.  Авылдашларын да әлеге җаваплы һәм әһәмиятле чарага өндәп йөри. 


Виктор Сабирьянович  Алтаю авылында биш балалы гаиләнең иң беренчесе булып дөньяга килә. Иң өлкәне булганга, әти-әнисенә апайларын карашырга булыша. Тырышчан, җитез һәм эшчән егет әтисе һәм Туган иле өчен үзләрен аямый яшәгән һәм эшләгән шул чор кешеләренең үрнәгендә үсә. Алтаю сигезьеллык  мәктәбен тәмамлагач, Борай мәктәбендә  физика-математика классында укып чыга. Бөре педагогия институтында белем алып, дипломлы белгеч була. Юллама белән Калтасы районы Зур Кәчәк авылына укытырга җибәрелә.

Кышларын чаңгыда, яз-көз җәяү эшкә йөри ул. Алтаю мәктәбе ябылганчы, анда да эшләргә өлгерә. Аннары Ваныш авылы мәктәбенә йөреп укыта башлый. Мәктәп һәм балалар белән аралашу тормышының аерылгысыз өлеше булып китә. Бүген дә аның чыгарылыш сыйныф укучылары яраткан укытучыларын рәхмәт белән искә алалар. 


Кырык ел педагогик стажы булган Виктор Сабирьянович укытучы буларак бик сәләтле, таләпчән, төгәл кеше. Эшләгән коллективларында һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер һәм югары әхлак сыйфатларына ия булган шәхес. Ул олыларны – олы, кечеләрне кече итә белә. Өлкән яшьтәге кешеләргә игътибарлы һәм ихтирамлы, кирәк булганда, ярдәмен дә кызганмый торган чын педагог. 


Виктор Сабирьянович  өендә дә уңган ир, яраткан әти. Тормыш иптәше Надежда Ислебаевна белән ул белән кыз  тәрбияләп үстереп, олы тормышка аяк бастыралар. Ике онык дәү әтисе ул.


Өлкән буынның мәнфәгатьләрен кайгырту, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү буенча эшләрдән тыш, йолаларны, тарихны саклауга, киләсе буынга тапшыру юнәлешендә дә зурлап сөйләр вакыйгалар, сокланырлык нәтиҗәләр бар.


– Боларның барысы да – бердәм эш нәтиҗәсе, – ди оешма рәисе, авыл советлары, район хакимяте һәм туган ягыбызның тарихына битараф булмаган кешеләрнең ярдәмен билгеләп. – Әлбәттә, ветераннар советы акчалата ярдәм итә алмаса да, мөрәҗәгатьләр игътибарсыз калмый, килеп туган мәсьәләләрне төрле юллар белән хәл итәргә тырышабыз, башка инстанцияләргә җибәрәбез.


Иң мөһиме, районда туган ягын яраткан, аның үткәне, бүгенгесе белән кызыксынып һәм горурланып, киләчәге өчен янып-көеп яшәгән һәм эшләгән кешеләр бар. Ветераннар оешмасының уй-ниятләре, башлыча, аларның ихлас ярдәме белән гамәлгә ашырыла.


– Виктор Сабирьянович – минем уң кулым. Аны ветераннар советы рәисе итеп сайлагач, минем эшләрем җиңеләеп китте. Олы яшенә карамастан, ул бар яклап та җитез кеше. Районда үткәрелгән чараларда гел алдынгылар рәтендәбез. Мактау грамоталары, рәхмәт хатларының саны юк. Аңа әйтеп торасы юк, мин әйткәнче, ул эшләп тә куя, – дип сөйли Виктор Сабирьянович турында Кузбай авыл биләмәсе башлыгы Фәнил Закиров. – “Аек авыл” конкурсында да ул үзен бары тик уңай яктан гына күрсәтте. Оештыру сәләтеннән кала, социаль челтәрләрдә яктыртуны, презентацияләр әзерләүне бик оста башкарды.  


Виктор Сабирьяновичны Кузбай авылы биләмәсе халкы гына түгел, район күләмендә дә беләләр.  Ул актив, намуслы, борчылучан һәм бик тыйнак кеше. Ул идеяләр һәм ниятләр белән тулы, беркемгә дә тынычлык бирми. Ветераннар турында 9 Майда, Җиңү көнендә һәм 1 октябрьдә Өлкәннәр көнендә генә түгел, ә даими рәвештә кайгыртырга кирәк дип саный. Шуңа күрә ул ветераннарның барлык мөрәҗәгатьләренә игътибар белән карый һәм аларның теләсә нинди проблемаларын хәл итәргә ярдәм итә.

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас