Ярты гасыр пар сукмактан атлап, алтын туйга барып җиткән ир белән хатын, мөгаен, яшьлекнең татлы һәм назлы көннәренә әйләнеп кайткан кебек тойганнардыр үзләрен... Үзе бер гомер. Үзе бер тарих.
Ринат Хәмит улы тумышы белән Абдулла авылыннан. Гаиләдә дөньяга килгән өч бала арасында ул иң төпчеге була. Урта мәктәпне тәмамлаган егет Совет армиясе сафларында өч ел ярым хезмәт итә. Ринат Грузия һәм Армения җирләрендә артиллерия гаскәрләрендә үз бурычын үти.
Туган нигезенә әйләнеп кайткан егет Яңавыл районы Бәдрәш авылында тракторчыга укып чыга. Аннары Тәтешледә шоферлыкка укый.
Мәктәптә укыган чагында ук каникулаларда колхозда эшләгән егет эш эзләп читкә чыгып китми, комбайнчы, тракторчы булып туган авылындагы хуҗалыкта хезмәтен башлый. Колхозлар таралгач, Краснохолм нефть һәм газ чыгару идарәсендә нефть чыгаручы-оператор булып 20 елдан артык эшли.
Кырык елдан артык хезмәт стажы булган Ринат абый хаклы ялга да шул идарәдән чыга. «Без коллективта бик дус эшләдек. Бергә хезмәт иткән егетләр белән элемтәне хәзер дә өзмибез», – дип сөйли ул.
Абзай авылында туган Гөлфирә Гәүс кызы да ишле балалы крестьян гаиләсендә үсә. Аның җиде бертуганы була. Каенлык авылы мәктәбен тәмамлагач, Нефтекама төзелеш училищесында ташчыга укып чыга. Яңавыл шәһәрендә ике ел төзелештә ташчы булып өйләр төзи.
Яңавыл шәһәре таныштыра да яшьләрне. Ике яшь йөрәк бер-берсен үз итә. “Ул вакытта эшләр болай озакка китәр дип кем уйлаган”, – дип көлә алар бүген.
– Ринат абый кайсы ягы белән үзенә гашыйк итте соң? – дип сорыйм Гөлфирә ападан.
– Матур иде... Тырыш иде... Эшчән иде...
Илле ел янәшәсендә булган хәләленнән карашын бер генә мизгелгә дә алмаган Ринат ага Гөлфирәсенең күңелен, мөгаен, ифрат тыйнак һәм аз сүзле булуы белән яулап алгандыр.
Тыйнак булса да, егет төшеп калганнардан булмый. Тиз арада яшь кызны килен итеп алып та кайта Абдуллага.
1974 елның мартында Мөтаһаровлар гаиләсе туа. Яшьләр гаилә тормышын Ринатның туган авылында башлый. Дүрт кыз тәрбияләп үстерәләр алар. Рүзилә кызлары Борай үзәк дәваханәсендә шәфкать туташы, Инзилә – Нефтекама шәһәрендә пешекче-кондитер, Эльвира Краснохолмскийда су каналында эшлиләр. Әлфирә кызлары Коми Республикасы Уссинск шәһәрендә балалар бакчасында келәт мөдире булып хезмәтен сала. Бүгенге көндә Мөтаһаровлар ун онык һәм ике оныкчык куанычында яшиләр.
Гөлфирә апа кайда гына эшләсә дә – колхозда сыер сауса да, бозаулар караса да, шәхси эшкуарда пешекче, идән юучы булса да, үзенең зур җаваплылыгы, төгәллеге, принципиаль булуы белән зур абруй казана. Хезмәт коллективында һәркем белән уртак тел табып, ярдәмләшеп, команда булып эшли белгәне өчен аны хәзер дә хезмәттәшләре олы хөрмәт белән искә ала.
– Гомумән, 50 ел бергә яшәүнең сере нәрсәдә? Мөгаен, бүген бу сорау бик күпләрне кызыксындырадыр, – дип мөрә-җәгать итәм юбилярларга.
– Илле ел – илле көн кебек узган да киткән. Үзебез дә шаккатып торабыз. Яшь чакта эш белән үтте. Аннан бала-чага мәшәкате килеп өстәлде. Акчасызлык, талон системасы – барын да кичтек. Арытаба – оныклар... Гаилә бәхетенең төгәл рецепты юктыр инде ул. Аны һәркем үзенчә кора, үзенчә тоя. Әлбәттә, тормыш булгач, савыт-саба шалтырамый тормый. Берең кызганда, икенчең тынып тору – алтын кагыйдә. Үзара хөрмәт, аңлашу, сабырлык – безнең гаиләне гомерле иткән сыйфатлар шулардыр, мөгаен, – диде Гөлфирә апа.
Ирле-хатынлы Мөтаһаровлар бүген сигезенче дистәне куалар. Әмма шулкадәр тормыш җанлыклы кешеләр алар. Җәйләрен шау чәчәккә күмелә торган ишек алды. Яшелчә һәм җиләк-җимеш мулдан үсә торган йорт алды бакчасы. Үсентеләрне дә Гөлфирә апа иртә яздан үзе үстерә. Зур бакчада – бәрәңге. Сарай тулы – кош-корт. Бал кортлары да тоталар. “Авылда яшәп, яңа “төшкән” йомырка да ашамагач, ничек була инде ул?” – диләр алар.
Ринат абыйның авыр чиренә карамастан, Мөтаһаровлар менә шулай бер-берсенә, балаларына олы терәк һәм ярдәмче, акыллы киңәшләрен биреп дөнья көтәләр. Шатлыклар белән бергә уралып 50 ел үткәне сизелми дә калган. Бик сирәкләргә генә эләгә мондый бәхет. Ярты гасыр дәвамында Аллаһ Тәгалә тарафыннан бүләк ителгән мәхәббәтләренә тугры калып, авылдашларын сокландырып дөнья көтүләрен дәвам итә Мөтаһаровлар.
Фото гаилә архивыннан.