Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 март , 14:06

Авылның уңган егете

Хәзерге заманда товар-акча мөнәсәбәтләре чорында һәр кеше, кайда гына яшәмәсен һәм нәрсә белән генә шөгыльләнмәсен, заманына туры китереп, лаеклы итеп җитеш һәм мул тормышта гомер кичерергә тырыша Шул уңайдан сезне Кушманак авылында яшәүче, зур хуҗалык тотучы һәм бернәрсәгә дә зарланмыйча тормышына риза һәм шат булып гомер кичерүче тырыш бер ир-егет белән таныштырып үтәбез.

Авылның уңган егете
Авылның уңган егете

Рәмил Суфияровның да бөтен гомере туган авылы Кушманак белән бәйле булды. Урта мәктәпне тәмамлагач, Благовещенск шәһәрендә бухгалтерлыкка укып чыга һәм шул ук елны армиягә алына. Коры җир гаскәрләрендә хезмәт итә егет.

Хезмәтен Самара өлкәсендә әзерлек үтеп, Дагстанда дәвам итә. Дембель срогы җитеп, туган якларга исән-имин әйләнеп кайткач та, кайбер яшьтәшләре кебек бәхет эзләп читкә китеп бармый, туган авылында төпләнеп кала ул. Гаиләдә төпчек малай булганлыктан, әти-әнисенең дә Рәмилне читкә җибәрәселәре килми.

– Шәһәргә яки чит җирләргә чыгып китәсем килсә дә, язмыш ихтыяры беләндер инде, әти-әни яныннан китә алмадым, ни хәл итәсең, ата-ана кадерле, аларны карарга бурычлыбыз, – ди ул.
Колхозлар таралганчы хисапчы булып эшкә урнаша егет. Аннары райпо магазинынан сатучы булып та хезмәт итә. Магазин да ябылгач, өметсезләнми, яшәргә, акча эшләргә кирәк була, гомумән, вакытлыча кыенлыкларга карамастан, Рәмил төшенкелеккә бирелми, туган авылында почтада эшли башлый. Менә инде ун елдан артык Рәмил авыл халкын шатландырып, газета-журналлар тарата.

Берникадәр вакыттан соң әти-әнисе якты дөнья белән хушлаша, Рәмил берүзе генә кала. Максатчан егет төп йортны ремонтлап куйган, барлык шартлар тудырылган, суы-газы кергән.

Пешеренү серләрен бик белеп бетермәгән Рәмил армиядә ашханәдә осталыгын арттыра. Әти-әниләрен караганда да аңа гел пешеренергә туры килә. Тәмле итеп тәбикмәкләр, чәк-чәкләр пешерә башламасынмы?! Авыл халкы уңган егетнең ризыкларын тәмләп карагач, заказга да эшләргә сорый башлыйлар. Рәмил беркемгә дә баш тартмый, сораган һәркемгә заказларын эшләп бирә. Шуңадыр да инде, балалар бакчасында пешекче киткәч, бу эшкә Рәмилне чакырып алалар.
Рәмилнең тагын бер хыялы тормышка ашкан. Бәләкәй чактан ук зур әнисе белән мәчеткә йөрергә яраткан ул. Аның китапларын карарга, догалар укыганда тыңларга яраткан. Дагстанда хезмәт иткәндә матур мәчетләр күреп, андагы кешеләргә соклана. Шунда дин шартлары белән ныграк кызыксына башлый. Армиядән кайткач та дин юлына басмый әле Рәмил. “Моның өчен әзерлек кирәк булгандыр”, – ди үзе. Әкренгә-әкренгә генә китаплар укып, соңрак Борай мәчетенә укырга йөри башлый һәм морадына ирешеп, 2016нчы елдан алып Кушманак авылы мәчетендә хәзрәт. Авылда бер генә мәҗлес тә ансыз үтми.

“Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз” дигән мәкальне девиз итеп яши кебек Рәмил. Шуңа күрә күпләп мал да асрый әле ул. Ихата тутырып кош-корт, мал-туар тоталар. Эш юк, акча юк дип утыра торганнардан түгел алар. Рәмилнең тормыш иптәше Ләлә дә уңган хуҗабикә. Ирен тәм-томнар пешереп кенә каршы ала. Өйдә һәрвакыт чисталык һәм тәртип. Уллары Раян бәләкәй булганлыктан, Ләлә әле декрет ялында. Аңа кадәр Борайга йөреп пешекче булып эшләгән. Шуңа микән, икесе дә бер дулкында булганга, бик тату итеп, күркәм дөнья көтә алар.

Рәмилнең көне сәгать алтыда башлана. Ихатадагы малларны карагач, балалар бакчасына барып, нәниләргә ашарга пешерә. Почта килгән көнне хатларны, газета-журналларны көнендә таратырга тырыша. Хәзрәт буларак та үз бурычларын онытмый.

Менә шулай тормыш авырлыгына салышмый, үз көче, үз тырышлыгы белән яши Суфияровлар гаиләсе. Рәмил кебек уңган егетләр күбрәк булса, авылларның да киләчәге якты, өметле булачак.

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас: