Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 март , 14:09

Аларның өзлексез эшләве мөһим роль уйный

Ел саен мартның һәр өченче якшәмбесендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә.

Аларның өзлексез эшләве мөһим роль уйный
Аларның өзлексез эшләве мөһим роль уйный

Торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендәге хезмәтне бу өлкәдәге эш, аның авырлыгы һәм кыенлыклары белән якыннан таныш кешеләр генә тиешенчә бәяли ала. Безнең районда “БуРай” муниципаль бюджет учреждениесе хезмәткәрләре сынатмый, куелган бурычларны тиешенчә үтәп бара, үзләренең көндәлек эше белән борайлыларның уңайлы тормышына нигез сала, районда яшәүчеләрнең көнкүрешен яхшырту буенча җаваплы эш башкара.

Учреждение җитәкчесе Зифил Сәетов торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре көне уңаеннан күп еллар алдынгылар рәтендә булган эшчеләрне билгеләп үтте. Водительләр Альберт Габдуллин һәм Урал Нуриханов, тракторчылар Рәис Кильмитов, Вагыйс Халиков һәм Айдар Шаригин, грейдерчы Рәфил Таһиров һәм башкалар армый-талмый, һава торышына карамый эшлиләр.

Каразирек авылы егете Айдар Шаригинның хезмәт стажы кырык елдан артык. Леклы ялга чыгарга вакыт җитсә дә, хезмәтен калдырырга, Т-150 тракторы рулен кулыннан төшерергә уйламый.

Ә инде Дүсмәттә гомер кичерүче Рәфил Таһиров, лаеклы ялда булуына карамастан, әле дә эшләп йөри. Кыш көне грейдерчының эше иртәнге биштә башлана. Кеше уянып эшкә барганчы, Рәфил ага юлларны эттереп, тигезләп куя. Аның да хезмәт стажы 40 елдан артык.

Халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү өлкәсендә эшләү зур белем, җаваплылык, сабырлык һәм кешеләр белән эшли белү осталыгын таләп итә.

Торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәр-ләренең хезмәте күп вакыт күренми дә. Тик алар район халкының көнкүрешен яхшырту буенча зур эш башкара. Район предприятиеләрен җылылык, районны су белән тәэмин итү, көнкүрештәге калдык суларны чистарту – алар башкарган эшнең бер өлеше генә. Аларның эш сәгате күпләр йокыдан торганчы ук башлана. Ишегалды себерүчеләр, җыештыручылар, слесарьлар, сантехниклардан башка тормышыбызны күз алдына китерүе дә кыен.

Аларның өзлексез эшләве мөһим роль уйный
Аларның өзлексез эшләве мөһим роль уйный
Автор:Лира Юрасова
Читайте нас: