Бөтендөнья яшьләр фестивале-2024 – иң зур халыкара яшьләр вакыйгасы, беренче марттан җиденче мартка кадәр Сочи шәһәрендә Олимпия паркы территориясендә бөтен дөньядан 20 мең катнашучыны җыйды. 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге Русия һәм чит ил яшь лидерлары бизнес, медиа, мәгариф, фән, Халыкара хезмәттәшлек, мәдәният, волонтерлык, спорт һәм башка иҗтимагый тормыш өлкәләрендә профессионаллар яңа дуслар табып, уртак киләчәк төзергә юнәлеш ачтылар. 14 яшьтән 17 яшькә кадәрге 500 яшүсмер дә бу фестивальдән читтә калмады. Фестиваль төрле илләрдән килгән яшь һәм актив кешеләр белән танышып, төрле өлкәләрдәге экспертлардан тәҗрибә алып, фикердәшләр табып һәм үзеңне дөньяны яхшы якка үзгәртә алган иң прогрессив яшьләр җәмгыятенең бер өлеше итеп хис итәргә зур мөмкинлекләр бирде. Чара программасы җиде блокка бүленеп, аларның һәрберсе яшьләргә уникаль мөмкинлекләр бирде. Аларны эчтәлекле идеяләр алмашу, мәдәни чаралар, спорт ярышлары, балалар программасы, күргәзмәләр, практик дәресләр һәм төбәк үзенчәлекләренә юнәлдерелгән блок тәкъдим ителде.
Фестивальнең үзенчәлеге шунда булды, яшьләр аның программасын үзләре формалаштыра ала иде. Планетада яшәүче һәркем үз идеяләрен Telegramда махсус төзелгән «Бөтендөнья яшьләр фестиваленең программа директоры» чат-бот аша тәкъдим итә алды.
– Фестивальдә Башкортстанны конкурс сайлап алуның барлык этапларын узган 180 яшь кеше тәкъдим итте. Ә фестиваль башланганчы, алдан Сочи шәһәренә 60тан артык кеше кергән волонтерлар делегациясе китте. Фестиваль мәйданчыкларында бергә очраштык, иҗади чараларда актив катнаштык, – ди Башкортстан Республикасының Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты рәисе вазыйфаларын башкаручы Вито Сабиров. Чыннан да, бу масштаблы вакыйганың мөһим өлеше – волонтерлар эше булды. Алар бик күп кызыклы, танып белү һәм мавыктыргыч мәйданчыкларда осталыклар дәресләре күрсә-тәләр.
Бөтендөнья яшьләр фестивалендә безнең районның вәкиле булып гимназия укытучысы Елена Гайнетдинова катнашты. Елена белән телефон аша гына аның тәэсирләре белән кызыксындык.
– Шушы берничә көн эчендә без бер зур гаилә кебек яшәдек, күп дуслар таптык, телләр өйрәндек, үз халкыбызның мәдәнияте белән уртаклаштык, бик күп белем бирү лекцияләренә, осталык дәресләренә йөрдек, бүләкләр алдык. Һәр кич танылган артистлар белән концертлар узды, без аларны калдырмаска тырыштык. Шулай ук мин республикабыз павильонында тактик беләзекләр үтү буенча осталык дәресе үткәрдем. Тактик беләзекләр алты метрлы баулардан үрелә, биредә үрелгән барлык беләзекләр дә махсус хәрби операция зонасына җибәреләчәк. Истә калганнардан дуслык хороводын да билгеләп үтәсе килә. Дистәдән артык милләт һәм халык вәкилләре бер биюдә берләшеп, «иң массакүләм күпмилләтле хоровод» рекорды куелды. Оештыручылар 1800дән артык катнашучыны исәпләгән. Башкортстан делегациясенең барлык әгъзалары да бик талантлы һәм күпкырлы кешеләр икәненә инандым. Бу үземнең туган республика өчен горурлык хисе тудыра. Күп кенә катнашучылар һәм волонтерлар безнең стендка килеп, костюмнарыбызга һәм мәдәниятебезгә соклану белдерделәр. Фестивальдә катнашу мөмкинлеге өчен оештыручыларга рәхмәт! – диде Елена Каниф кызы.
Бөтендөнья яшьләр фестивале бөтен дөньядан яшь лидерларга очрашырга, идеяләр белән уртаклашырга һәм аларны тормышка ашырырга мөмкинлек бирүче якты һәм илһамлы вакыйга булды. Чара яшьләргә үз максатларын һәм үсеш юнәлешен билгеләргә мөмкинлек бирде, якты киләчәккә таба ныклы элемтәләр һәм дуслык бәйләнешләре булдырды.