Сәфәр Алтаю авылында башланды. Хөрмәтле кунаклар махсус хәрби операциядә батырларча һаләк булган запастагы майор Валерий Фаршатовның әти-әнисе янында булдылар. Гыльнифа Фаткисламовна һәм Кабитян Нигаевич Фаршатовлар аларны бик шат йөз белән каршы алдылар, борчыган сорауларын бирделәр.
Алтаю авылында “Аек авыл-2023” конкурсында катнашучылар да килгән кунаклар белән очрашып, үзләренең киләчәккә планнары белән бүлештеләр.
Сәфәрнең икенче өлеше М12 федераль трассасы, Агыйдел елгасы аша күпер төзелеше барышы белән танышу булды. Кунаклар яңа төзелеп килгән трассаны сынап карадылар.
Шулай ук алар берничә сайлау участогында булып, участок сайлау комиссияе әгъзалары белән очраштылар.