Җәмгыять
29 февраль 2024, 11:39

Лилия

Авылда яшәгәндә һәм колхозда эшләгәндә, мин кайберәүләр кебек, бухгалтерлар хакында бер дә яхшы сүз ишетмәдем дияргә була. “Чутлый, чутлый да кайтып йоклый”, – ди алар хакында берәүләре. “Безнең зарплатаны кисеп утыралар инде”, – ди икенчеләре. Чыннан да, колхозчыга эш күп, ә хезмәт хакы бик накыс чыга иде. Ә халык төп гаепне исәп-хисап хезмәткәрләреннән күрә иде шул. Шунда, бәлки эш рәвешен белмәгәнгә, алардан ялгыш гаеп тапканнардыр.Бухгалтерыбыз Лилия Назыйф кызы белән эш буенча якыннан таныша башлагач, әлеге фикерләр үзгәрә төште, чөнки Лилия Мортазинаны бухгалтерия эше кысаларына гына кертеп булмый иде.

ЛилияЛилия
Лилия

Профком җитәкчесе буларак, профсоюз райкомындагы рәис янына керәм:

– Берәүнең туган көне иде, бераз акча булмасмы? Алда бәйрәм дә тора, аларына да кирәк.

Түрә өнәми генә карый:

– Бухгалтерны чакыр әле, ул ни дияр?

– Лилия Назыйфовна, проф-союздан акча бирәбезме? Касса да сыек күренә бугай, – ди ул.

– Бирик, рәтен ничек тә табарбыз, әзрәк запас та бар иде, – ди тегесе.

Хезмәткәрләрнең исә күңеле күтәрелеп китә. Алда акча проблемасы туса, хәзер турыга Лилиягә керәбез, чөнки беләбез, ул хезмәткәрләр проблемасын беренче урынга куя торган хисапчы.
Лилия Мортазинага ул эшләгән предприятиеләр өчен иң авыр чорларда исәп-хисап эшендә тир түгәргә туры килде. 6 санлы ПМК күтәрелеп, ныгып килгән вакытта, Рәвия Шәйнуровалар белән Лилия дә бухгалтер булып эшләде. Район кино челтәре дирекциясендә эшләгәндә берничә ел ул баш бухгалтер вазыйфасын тартты. Нәкъ шул елларда Борайда өр-яңа “Победа” кинотеатры (хәзер “Яшьләр үзәге”) төзелде. Шул ук вакытта Борай кино челтәре республикада алдынгыга чыкты. Кино челтәре директоры Фидаил Нуриев белән алар эшнең төрле формаларын кулландылар, үтемле фильмнар алып кайттылар, һәр авылда кино куелды, колхозлар белән элемтә ныгыды. Нәтиҗәдә тамашачы да күп булды, акча да мул керде.
Менә шул вакытта Лилия Назыйф кызы мәдәният хезмәткәрләре профсоюзының бухгалтеры эшен дә, бер тиен хезмәт хакы сорамый алып барды, аны да бик яхшы башкарып килде. Профком рәисләре бухгалтерия ишеген япмадылар.
Шул еллар профсоюзда иң борчулы чор иде, эшләгән һәр кешедән тиенләп взнос җыярга кирәк булды, бухгатерлар исә взнос җыюны артык мәшәкать дип тиз ризалашмадылар. Лилиягә аларны бу эшкә җәлеп итү өчен шактый аңлату кирәк булды. Ахырдан аңлаштылар – взносларны бухгалтерияләр турыдан-туры күчерә башладылар.

Мәдәнияттә төрле чаралар күп үтә. Профсоюз аларның уртасында булгач, төп таяныч әлеге дә баягы бухалтерия иде. Юбилейлар үткәрү, мәрхүмнәрне җирләү яхшы оештырылсын өчен, чыгымнар да тотарга туры килә. Ә ул чыгым кайдан? Профсоюз взносыннан.

“Алга” гәзите редакциясе бухгалтерлардан уңды. Суфия апа Латыйпова, Тәвилә Садыйкова, Эмилия Минәҗева коллектив белән уртак тел табып эшләделәр. Хезмәт хаклары гомергә кечкенә булды, Суфия апа мәрхүмә, магазиннарда уртак тел табып, азрак түләп бару шарты белән, хезмәткәрләргә кием ала иде, ул вакытта бу райпода хупланмаса да, Суфия апа җаен тапты, ә Тәвилә мәрхүмә коллективка премия бирүне җитәкчедән үзе таләп итә иде. Эмилия Зөлфәт кызы исә, яшь кенә булса да, Борайда җурналистларның республика семинарын оештыруда күп көч салды.

Ә менә Лилия Мортазина исә бухгалтер булып кына калмады, учреждениедә нинди чара үтсә дә, башлап йөрде. Кирәк булса, кухняга үзе кереп аш-су әзерләсенме, иртәлекләр үткәрсенме, Танып буенда гаилә белән ял оештырсынмы, юбилярларны иң беренче котласынмы, бар башлангычларны матди яктан тәэмин итсенме, кыскасы, аның белән эшләү җиңелдән булды. Редакция зурайтылды, бүлмәләр артты, яңа мебель алынды, бухгалтерия өчен дә кабинет чыкты. Югарыдагылар да Мортазинаны күп тапкыр бүләкләделәр, аңа хезмәт ветераны исеме бирелде.

Пенсиягә чыккач та аның кирәге чыкты. Лилия Назыйф кызын район ветераннар советының ревизия комиссиясе рәисе итеп сайлап куйдылар. Бу тикмәгә генә түел. Элек советның бухгалтеры юк иде. Акча документларын рәис белән урынбасары алып баралар, финанс яктан белемнәре сайрак булгангамы, хаталар китә, салым инспекциясеннән зур булмаган штрафлар килә. Болай да бюджеты тар булган җәмәгать учреждениесе өчен бу хафалы хәл. Ярдәмне тәҗрибәле бухгалтер Лилия Мортазинадан алабыз.

Ревизия комиссиясе рәисе булгач та, ул усал ревизорга әйләнмәде, киресенчә, теге-яки бу документны төзү буенча киңәшләр бирә башлады. Район ветераннар советы оештырган күп чараларны оештыруда да актив катнаша Лилия Назыйф кызы.

Бу елмаеп торган, киң күңелле хатын эчтән ни кичергәнен якыннары аңлый торгандыр. Шәхси тормышында авырлыклар күп булды. Үз инициативасы белән өй салды. Җайлы тормышка күчкәч, әнисе Люция апа Шакирова авырып китте, аны байтак еллар карады, бер-бер артлы әнисе, абыйсы Фәнис, аннары, тормыш иптәше Мадис вафат булды. Озак еллар инвалид энесен карап яшәде, аны да соңгы юлга озатты. Югалтулары байтак булды аның. Ике улына да аякка басарга булышты. Шуңа карамастан, Лилия Мортазина тормыш авырлыкларына бирешмәде. Ул элеккечә ягымлы, кешеләргә һәрвакыт ярдәмгә әзер булып тора. Җиденче дистәне тутырса да, Аллаһ Тәгалә кушканча, кирәкле кеше булып кала.

Автор:Рәзиф Зиятдинов, Башкортстанның атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат хезмәткәре, редакциянең ветераннар советы рәисе
Читайте нас