Җәмгыять
29 февраль 2024, 11:11

Гасырга якын хокук һәм иминлек сагында

Борай милициясе тарихы 1934 елдан башлана. СССР Үзәк башкарма комитеты һәм Халык Комиссарлары Советының 1932 елның 27 декабрендәге карарына ярашлы “Эшче-крестьян милициясен, губерна, өлкә һәм республика башкарма комитетларының административ бүлеген оештыру турында” һәм БАССР НКВДсының 1934 елның 18 февралендәге 021 номерлы боерыгы белән Борай районында биш кешедән торган милиция бүлеге оештырыла. Бу вакытка кадәр районга Бөре өязеннән вәкаләтле Нурислам Гарипов хезмәт күрсәткән була.

Борай районының эчке эшләр бүлегенең ветераннары. Май, 2009 ел.Борай районының эчке эшләр бүлегенең ветераннары. Май, 2009 ел.
Борай районының эчке эшләр бүлегенең ветераннары. Май, 2009 ел.
Борай районының эчке эшләр бүлегенең әлеге коллективыБорай районының эчке эшләр бүлегенең әлеге коллективы
Борай районының эчке эшләр бүлегенең әлеге коллективы

Милициянең беренче начальнигы Мәгъсүм Аетколов (1934-1937 еллар) була.

1969 елдан башлап 15 ел дәвамында бүлек белән милиция подполковнигы Илгиз Хөсәен улы Дәүләтов уңышлы җитәкчелек итә, аның исеме белән 1970-1980 елларда эшнең уңай нәтиҗәләре һәм тулаем алганда Борай милициясенең абруе бәйле. Аның тырышлыгы белән төзелгән эчке эшләр бүлегенең хәзерге бинасы яхшы исемен искә төшереп тора.

Бүлек эшчәнлеге нәтиҗәләре күп очракта оператив компонентка бәйле. Җинаятьчеләрне эзләүнең беренче оперуполномоченные Әмирҗан Сәлимгәрәй улы Мөхәяров (1943-1949 еллар) була. Хәзерге вакытта әлеге хезмәт белән бүлек начальнигы урынбасары, полиция начальнигы, полиция подполковнигы Марат Рәфис улы Хәсәнов җитәкчелек итә.

Төрле елларда җинаять эзләүдә Әхнәф Гаян улы Гарипов, Рәдис Хаҗимөхәмәт улы Хаҗиев, Өммәт Әмир улы Зиалтдинов, Назыйф Сафа улы Шәмсияров, Илшат Зыя улы Мәхмүтов, Илдар Рәдис улы Хаҗиев, Фидәрис Рәиф улы Гәрәев, Илшат Өммәт улы Зиалтдинов, Артур Фидәрис улы Әмиров, Радик Зарифҗан улы Гыйззәтуллин, Илсур Радик улы Фазлыйәхмәтов һәм башкалар эшли.

1963 елда Борай милициясенең беренче тикшерүчесе итеп Фәрит Фәметдин улы Абазов билгеләнә, ул бу вазыйфада 1972 елга кадәр хезмәт итә. Бүген бу хезмәтне юстиция подполковнигы Снежана Ильинична Көмөшбаева җитәкли.
1966 елда сәүдә һәм куллану, сәнәгать кооперациясе өлкәсендәге җинаятьләрне ачу һәм туктату, шулай ук спекуляциягә каршы тору максатларында социалистик милекне урлауга каршы көрәш бүлеге (ОБХСС) оештырыла. Борай эчке эшләр бүлегендә җитәкче итеп Фәнәви Фатыйх улы Йөзлекәев билгеләнә, ул бу вазыйфада 17 ел, ә, гомумән, эчке эшләр органнарында 37 ел хезмәт итә, ул милиция майоры дәрәҗәсендә отставкага китә. Бүген бу хезмәтне полициянең өлкән лейтенанты Марсель Рәфис улы Гайнанов җитәкли.

Борай эчке эшләр бүлегендә тикшерү төркеме 1993 елда оештырыла, хезмәтнең беренче начальнигы Фаил Мәхмүт улы Вәлиев була. Хәзерге вакытта бу хезмәтне Айгүзәл Фәрзитдин кызы Төхвәтшина җитәкли.
Бүлек начальнигы урынбасары эчке хезмәт подполковнигы Илфат Фәнил улы Галиев уңышлы эшли, ул тыл, штаб, кадрлар эше, дежур часть һәм бухгалтерия хезмәтләренең эшен оештыра һәм аларның эшчәнлеген контрольдә тота.
1953 елда районара дәүләт автоинспекциясе оештырыла, аңа Борай, Балтач, Калтасы районнары керә (үзәге – Борай авылы). Ул вакытта урамнарда һәм юлларда хәрәкәтнең хәвефсезлеге өчен бер хезмәткәр җаваплы булган. Беренче дәүләт автоинспекторы полиция лейтенанты Хәмәтгыйлем Гариф улы Байков була. 1972 елда дәүләт автоинспекциясенең өлкән инспекторы вазыйфасы кертелә, аңа милиция капитаны Риф Сабир улы Хәсәнов билгеләнә. Ул соңрак Борай эчке эшләр бүлегенең дәүләт автоинспекциясе беренче начальнигы була. Риф Сабир улы 1987 елда лаеклы ялга киткәнче бу хезмәтне җитәкли. Хәзерге вакытта әлеге хезмәт белән полиция майоры Марсель Ринат улы Хәсәнов җитәкчелек итә.
1996 елда эчке эшләр бүлеге җитәкчелеге инициативасы буенча һәм район хакимияте башлыгы Мәгънәви Мәүли улы Шакиров ярдәме белән БР Эчке эшләр министры боерыгы нигезендә безнең районда теркәү-имтихан төркеме (РЭГ) ачыла. Өч кешедән торган штат: начальник, паспортчы һәм җыештыручы. Матди-техник яктан РЭГ район бюджеты хисабына тәэмин ителә. Район халкы транспорт чаралары белән идарә итү хокукын Борай РЭГында ала иде. Анда шулай ук транспорт чараларын теркәү һәм исәптән төшерү башкарылды. Анда А.Ф. Йөзлекәев (1996-2002 еллар), И.К. Фазылов (2002-2008 еллар), Р.А. Шәехов (2008-2011 еллар) җитәкчелек итте. Район халкы Сания Габдрахман кызы Минәҗевага рәхмәтле, ул 40 елга якын башта дәүләт автоинпекциясендә, аннары РЭГта паспортчы булып эшләгән, хезмәт ветераны.

Җәмәгать иминлеге милициясе начальнигы вазыйфасы кертелгәннән бирле бу хезмәтне 15 елдан артык вакытсыз вафат булган милиция подполковнигы Рәфис Заһит улы Хәсәнов җитәкли.

Русия дәүләтенең барлык этапларында участок милициясе вәкаләтлеләре хезмәте Эчке эшләр органнары системасында мөһим урын алып тора. Районда беренче участок инспекторлары Карам Янгир улы Янгиров һәм Әмирҗан Сәлимгәрәй улы Мөхәяров була. 40 елга якын участок инспекторы булып милиция подполковнигы Данис Гаденан улы Нигъмәтуллин хезмәт итә. Хәзерге вакытта бу хезмәтне полиция подполковнигы Марат Ирек улы Камалов җитәкли.

Кадрлар хезмәте эшенә коллективта әхлакый-психологик климат, хезмәткәрләрнең законлылыкны һәм хезмәт дисциплинасын үтәве бәйле, бу бүлек эшчәнлеге нәтиҗәсендә турыдан-туры чагылыш таба. 1974 елда сәяси-тәрбия эше буенча начальник урынбасары вазыйфасы кертелә, аңа 1991 елга кадәр хезмәт иткән Фәви Шакир улы Гарипов билгеләнә. 1991 елдан кадрлар эше буенча начальник урынбасары вазыйфасы исеме үзгәртелә. Бу хезмәтне төрле елларда Данис Мулланур улы Вәлиәхмәтов, Рифат Әхмәтнур улы Габдрахманов, Илвер Кави улы Фазылов, Динар Фәрит улы Зәйдуллин җитәкли. Хәзерге вакытта бу хезмәттә Олег Эдуардович Мирошниченко һәм Раилә Фәнил кызы Карамова эшли.
1984 елда район үзәгендә Борай авылында ведомстводан тыш саклау бүлеге оештырыла, аның начальнигы итеп милиция капитаны Өммәт Әмир улы Зиалтдинов билгеләнә. Ул 14 ел бу хезмәтне җитәкли, 1998 елда милиция подполковнигы дәрәҗәсендә лаеклы ялга китә һәм күп еллар Борай район эчке эшләр бүлеге ветераннар советын җитәкли.

СССР Үзәк башкарма комитеты һәм халык комиссарлары советының 1932 елның 27 декабрендә «Бердәм паспорт системасын билгеләү һәм паспортлар турында нигезләмәне раслау турында»гы карары кабул ителә. Бу карар нигезендә Борай районында паспорт системасы авыл советларында оештырыла һәм соңыннан 1947-1948 елларда район милиция бүлегенә тапшырыла. 1948 елда паспорт хезмәтенең беренче аттестацияләнгән хезмәткәре Зөфәр Гәрәй улы Галимов була. 1965 елда паспорт өстәле начальнигы итеп Ралит Муллахмәт улы Хаҗиев билгеләнә һәм ул бу вазыйфада 35 елдан артык эшләгәннән соң, милиция подполковнигы дәрәҗәсендә отставкага китә. Төрле елларда хезмәтне Альберт Маснәви улы Арсланов, Рафыйк Рәшит улы Хәмәдиев җитәкли. Хәзерге вакытта бу хезмәтне полиция майоры Артур Фидәрис улы Әмиров башкара.

Борай бүлеге югары белемле һәм үз эшенә тугры хезмәткәрләр тәрбияләп үстерә. Алар төрле елларда территориаль эчке эшләр бүлегенең җитәкчеләре булдылар. Мәсәлән, Ф.Ф.Абазов (Калтасы, Кумертау эчке эшләр бүлекләре начальнигы), Ф.Р.Миңнеәхмәтов (Шаран районы эчке эшләр бүлеге начальнигы), Ф.К.Такиуллин (Калтасы районы эчке эшләр бүлеге начальнигы), Ф.М.Зарипов (Калтасы район эчке эшләр бүлеге начальнигы), Г.Е.Мөхәммәтҗанов (Балтач районы эчке эшләр бүлеге начальнигы), Н.Б. Мәрданов (Борай район эчке эшләр бүлеге начальнигы), Ә.Ш.Нурисламов (Яңавыл эчке эшләр бүлеге начальнигы), Г.М.Әхмәтов (Тәтешле районы эчке эшләр бүлеге начальнигы), Б.Д.Карамов (Кушнарен районы эчке эшләр бүлеге начальнигы), И.Ө.Зиалтдинов (Илеш, Борай районнары эчке эшләр бүлекләре начальнигы), Э.Ф.Шакиров (Борай районы эчке эшләр бүлеге һәм Уфа шәһәренең 5нче полиция бүлеге начальнигы.), Р.Н.Әсләмов (Чакмагыш районы эчке эшләр бүлеге начальнигы).

Бүлекнең 26 хезмәткәре һәм ветераны төрле елларда конституцион тәртипне торгызуда, Чечен Республикасы территориясендә Русия Федерациясенең дәүләт иминлеген һәм территориаль бөтенлеген тәэмин итүдә катнашкан, ике ветеран Әфганстан Демократик Республикасы территориясендә интернациональ бурычын үтәгән. Хезмәт бурычларын үрнәкле үтәгән, бурычларны үтәгәндә батырлык һәм фидакарьлек күрсәткән өчен хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларның барысы да медальләр һәм ведомство күкрәк билгеләре белән бүләкләнә.

Бүгенге көндә бүлек җитәкчелеге тарафыннан җи-наятьчеләрне эзләү төркеменең оператив вәкаләтлесе полиция лейтенанты Динар Винирит улы Даутов, участок полициясе вәкаләтлесе полиция лейтенанты Вадим Венер улы Хәбиров, дознаватель полиция капитаны Диларә Фәрис кызы Зәйдуллина, полициянең оператив дежуры полиция капитаны Руслан Илдар улы Ибәтуллинның лаеклы эше билгеләп үтелә.
Бүген Русия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Борай районы буенча бүлеген полиция подполковнигы Илдар Мәдәхәт улы Гаскәров җитәкли.

Хәзерге вакытта Борай районы буенча эчке эшләр бүлеге – заманча матди-техник базага ия булган, хокук саклау юнәлешендәге куелган бурычларны үти алган эшкә сәләтле коллектив. Ул оператив-хезмәт эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча уңай динамикага ия һәм административ хокук бозуларны һәм җинаятьләрне ачыклау һәм кисәтү, район халкын тыныч тормыш белән тәэмин итү, якташларының ышанычын һәм хөрмәтен намуслы хезмәт белән яулау бурычын куя.

Районда алар беренче булганнар:

Фәрит Фәметдин улы Абазов – беренче тикшерүче (1963-1972)
Венер Гадәви улы Абраров – профилактика бүлегенең беренче начальнигы, штабның беренче начальнигы (1995-2008)
Мәгъсүм Аеткол улы Аетколов – район милиция бүлегенең беренче начальнигы (1934-1937)
Дания Хәмидулла кызы Әхиярова – беренче секретарь-хисапчы (1940-1950)
Гаян Миңнеәхмәт улы Әхмәтов -–БХССның беренче оперуполномоченные (1961-1966)
Хәмәтгалим Гариф улы Байков – беренче районара дәүләт автомобиль инспекторы (1953-1958)
Фаил Мәхмүт улы Вәлиев – беренче дознаватель (1993-2000)
Зөфәр Гәрәй улы Галимов – беренче аттестацияләнгән паспорт өстәле начальнигы (1948-1949)
Фәви Шакир улы Гарипов – беренче замполит (1974-1981), кадрлар буенча начальникның беренче урынбасары (1981-1991)
Азат Фәрит улы Гыйндуллин – тыл буенча начальникның беренче ярдәмчесе (1995)
Илгиз Хөсәен улы Дәүләтов – бүлекнең беренче югары белемле начальнигы, милициянең беренче подполковнигы.
Фидәрис Рәфис улы Дәүләтшин – ИВСның беренче начальнигы (1994)
Өммәт Әмир улы Зиалтдинов – ведомстводан тыш саклау бүлегенең беренче начальнигы (1984-1998)
Мөбарәк Суфияр улы Исламов – район милиция бүлегенең беренче оператив кизү торучысы (1969-1974)
Нәсим Мулланур улы Корбанов – лицензия-рөхсәт системасының беренче инспекторы (1995)
Наил Бәйзәви улы Мәрданов – милициянең беренче полковнигы (1999)
Әмирҗан Сәлимгәрәй улы Мөхәяров – беренче участок вәкаләтлесе (участок милиционеры) (1935-1942)
Фенера Борис кызы Нафикова – беренче аттестацияләнгән бухгалтер (1994)
Назим Хәбиб улы Низамов - милициянең балалар бүлмәсенең беренче инспекторы (1970-1975)
Вера Мингаевна Саяпова – административ практиканың беренче инспекторы (1995 елдан бүгенге көнгә кадәр)
Нәҗибә Хибат кызы Сөендекова – беренче хатын-кыз офицер, милициянең балалар бүлмәсе инспекторы (1977-1987)
Фәнил Хатмулла улы Такиуллин – дәүләт автоинспекциясенең беренче юл күзәтчелеге инспекторы (1970-1972)
Вәсим Ринат улы Тимергалиев – беренче эксперт-криминалист (1992)
Илдар Рәдис улы Хаҗиев – җинаятьчеләрне эзләү бүлегенең беренче начальнигы (1993), криминаль милициянең беренче начальнигы (1995-2009)
Риф Сабир улы Хәсәнов – дәүләт автоинспекциясенең беренче бүлек начальнигы (1979-1987)
Рәфис Заһит улы Хәсәнов – җәмәгать иминлеге милициясенең беренче начальнигы (1993-2007)
Гөлнара Хәмәтнур кызы Фәрхетдинова – канцеляриянең беренче аттестацияләнгән хезмәткәре (1996-2001), милициянең беренче хатын-кыз майоры
Назыйф Сафа улы Шәмсияров –медвытрезвительнең беренче начальнигы (1974-1979)
Азат Фәнәви улы Йөзлекәев – РЭГның беренче начальнигы (1996-2002).

Автор:Наил Мәрданов, отставкадагы милиция полковнигы, Башкортстанның атказанган юристы, эчке эшләр бүлегенең ветераннар советы рәисе
Читайте нас