Чараны ачу өчен сүз район хакимиятенең мәгълүмат-аналитик эш һәм җәмәгатьчелек белән элемтә бүлеге начальнигы Айгөл Галиевага һәм биләмәара үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Рәвил Әхмәтовка бирелде. Аннары сүзне Русия Федерациясенең пенсия һәм социаль страховкалау фондыннан килгән Галия Хафизова алды. Ул тулысынча бу юнәлештә агымдагы елда нинди үзгәрешләр, артым, кимүләр, сәләмәтлек мөмкинлекләре чиклеләргә өстәмәләр турында сөйләп үтте.
Чара дәвамында Флүн Биктиев, Флүс Шәрифҗанов, Айгөл һәм Илшат Шәйнуровлар, Мадис Фәрхетдинов, Гөлшат Камалтдинова, Лиана Сәхапова, Ләйсән Килмәтова, Фаягөл Таһирова матур җырлары белән чыгыш ясадылар. Ә Фәйрүзә Нигъмәтҗанова сөйләгән шигырьләр һәркемнең күңелендә уелып калды.
Концерттан соң чара чәй табыны артында дәвам итте.