Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 февраль 2024, 15:00

Алтаюлылар сәламәт яшәү рәвеше өчен

Көчле салкыннарга карамастан, 16 февраль көнне, Алтаю авылында “Аек авыл” республика конкурсы кысаларында «Авыл тормыш ритмында» («Деревня в ритме жизни») дип аталган зур чара узды. Авыл халкы бик күп кунаклар кабул итеп, бәйрәм оештырды.

Алтаюлылар сәламәт яшәү рәвеше өчен
Алтаюлылар сәламәт яшәү рәвеше өчен

Исегезгә төшерәбез, алтаюлылар муниципаль этапта җиңүчеләр булдылар һәм хәзер район данын республика дәрәҗәсендә яклаячаклар.

Алтаю авылы – Башкортстан Респуб-ликасының Борай районының төньяк өлешендә урнашкан авыл. Үз исемен ул төрки сүзләрдән алган: беренче версия буенча алты һәм аю, бу алты аюны аңлата; икенчесе буенча ала һәм тау сүзләреннән ягъни алатау. Рәсми исеме Алтаю.

Алтаю авылы – табигатьнең чын энҗесе, анда матурлык һәм тынычлык уникаль гармониядә үрелеп бара. Яз көне чәчәк аткан чәчәкләр һәм җәйдә яшеллек белән капланган киң кырлар һәм болыннар искиткеч матур пейзаж тудыра. Якын-тирәдәге урманнар каеннар, карагайлар һәм имәннәр белән бизәлгән, бу искиткеч тынлык һәм тынычлык атмосферасы тудыра торган җир.

Авылның төп матурлыгы – аның кешеләре. Гасырлар дәвамында биредә удмуртлар яши, алар үз телләрен, диннәрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын саклап калганнар, үз балаларын җирле халык фольклорында тәрбияләгәннәр һәм тәрбиялиләр. Авыл халкы – игелекле һәм кунакчыл кешеләр, алар һәрвакыт кунакларга үз йөрәкләрен ачарга һәм күршеләренә ярдәм итәргә әзер. Аларның гадилеге һәм басынкылыгы – бу авылны чын мәгънәсендә уникаль итә торган сыйфатлар. Шуңа күрә “Аек авыл” фестивале нәкъ менә монда уздырылуы гаҗәп түгел.

Клуб һәм китапханә яны территорияләре бу көнне кырмыска оясын хәтерләтте. Авылның барлык почмакларыннан җәяүләп, скандинавия йөреше таякларын тотып халык авыл үзәгенә ашыкты. Аек һәм сәламәт яшәү рәвешенә өндәгән чагу плакатлар, «Аек авыл» конкурсы эмблемасы төшерелгән транспарант чараның темасын ачык чагылдырды, ә күп кенә спорт атрибутлары, самавырда кайнаган чәй, учак өстендә пешерелгән ботка, мул итеп әзерләнгән өстәлләр – болар барысы күңелле һәм бай чара вәгъдә итте.

Бәйрәм кунакларны каршы алудан башланды. Алтаюлылар аларны ипи-тоз, чәкчәк һәм удмурт милли ризыгы – перепеч белән каршы алды. Чарада район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев, Бөтендөнья башкортлар корылтае вәкиле, Башкортстанның халык артисты, дөньяда виртуоз-кубызчы исеменә ия булган, БРның атказанган мәдәният хезмәткәре Миндигафур Зәйнетдинов, район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Гемир Нуртдинов, район Советы секретаре Илшат Камалов, Борай районы мәдәният һәм яшьләр сәясәте идарәсе начальнигы Илгиз Харисов, Кузбай авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Фәнил Закиров катнаштылар. Тумышы белән Алтаю авылыннан булган Русия Язучылар һәм Журналистлар берлекләре әгъзасы, Русиянең гомуми белем бирүнең мактаулы хезмәткәре, Удмуртия Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, 8 китап авторы, “Кизили” журналының баш мөхәррире Өлфәт Бәдретдинов та кайткан иде туган авылына. Ул бәйрәм хөрмәтенә үз китапларын авыл китапханәсенә бүләк итте.

Фестивальдә Калтасы, Яңавыл, Тәтешле, Борай районнарыннан һәм Удмуртиядән фольклор коллективлары һәм спортчылар катнашты.

Мәртәбәле кунаклар, авыл халкын сәламләп, башкарылган эшне һәм конкурска яхшы әзерлекне билгеләп үттеләр.

Алтаю авылында тормыш үзенең гармонияле ритмы белән кайнап тора, аларның бердәмлеге һәм теләктәшлеге чагыла. Авылның мәдәнияте аерым гореф-гадәтләр белән бәйле. Буыннан-буынга тапшырыла торган бәйрәмнәр һәм йолалар алтаюлыларның тормышының мөһим элементы булып тора. Масленица (Вой), икмәк спасы (Выль нянь), Элен Вось бәйрәмнәре бу кешеләрне берләштерүче кайбер якты вакыйгалар гына.
Бәйрәмдә катнашучыларның бер өлеше “Чожи табань” һәм “Корка туй” йола чараларында катнашты, ә фольклор коллективлары, бер-берсен алыштырып, ачык һавадагы мәйданда сәхнәдә чыгыш ясады. Ә сәхнә алдында тамашачылар җырлар һәм биюләр белән күңелле хор оештырдылар.

“Чожи табань” – удмуртларның борынгы йоласы, ул шатлыклы вакыйга – бозау тууы белән бәйле. Бу көнне йортта чын бәйрәм оештырганнар, кунакларны чакырганнар, бәйрәм табыны корыла, һичшиксез тәбикмәк пешергәннәр һәм угыздан махсус ризыклар әзерләгәннәр. Бозауны күз тиюдән саклап төтен белән төтенләгәннәр, муенына кызыл тасма бәйләгәннәр һәм шуннан соң гына күршеләренә һәм туганнарына күрсәткәннәр.

“Корка туй” – өй туе, ягъни яңа йортка күчеп, берничә көннән үткәрелә торган бәйрәм. Яңа йорт бәйрәме бик гади уздырылган. Балчык мичне салганнан соң яки билгеләнгән кичне кунаклар туганнар һәм күршеләр килә. Алар үзләре белән бүләкләр (савыт-саба, аш-су савытлары, йорт хайваннары) алып килгәннәр. Кунакларны хуҗаның яки хуҗабикәнең туганнары каршы ала. Гаилә пары яңа йортка килгәннәрнең барысын да өйгә чакыра. Кунаклар җыелып, өстәл тирәсенә утыралар. Бу көнне өстәлдә йомырка коймагы, каравай, савытта тоз мәҗбүри булырга тиеш, алар гаилә әгъзаларының байлыгын, муллыгын, сәламәтлеген символлаштырган. Кунакларның әйткән котлаулары һәм изге теләкләре чынга ашсын өчен идәнгә бакыр тәңкәләр чәчү йоласы аерым момент булып тора. Бу өй хуҗаларына байлык һәм сәламәтлек өчен кирәк булган.

Алтаюлылар барлык йолаларны да удмурт милли колоритында югары дәрәҗәдә үткәрделәр. Килгән кунаклар угыздан пешкән тәбикмәктән, яңа йорт боткасыннан авыз иттеләр.

Йолалар арасында спорт турниры узды. Алтаю авылы командасына каршы Калтасы районының Олы Качак авылының командасы чыкты. Алар ярышып йомырка да ашадылар, кадак та кактылар, утын да кистеләр. Күмәкләп хоккей уйнагач, аркан тартыштылар. Нәтиҗәләргә килгәндә, олыкачаклылар һәм алтаюлылар арасындагы дуслык җиңде. Ярышлар удмурт халкының милли мәдәниятен һәм рухи әхлакын пропагандалау, сәламәт яшәү рәвешен һәм спорт белән шөгыльләнүне җәелдерү максатында үткәрелде. Спорт уеннарын, ярышларны Салават Муллагалиев алып барды. Спорт ярышларыннан соң һәр теләгән кеше кулына пычкы тотып, утын кисеп карады. Спорт белән шөгыльләнү алтаюлылар өчен алкогольле табыннарга альтернативага әйләнүен тагын бер кат исбатлады.

Авыл клубында урнашкан осталар күргәзмәсе, осталык сәгатьләре килгән кунакларны битараф калдырмады. Киез итекләр, сөт һәм бал ризыклары, шифалы үләннәр күргәзмәләре белән танышу бик кызыклы үтте. Туку станогындагы осталык сәгатендә ничек паласлар эшләнгәнен күрсәттеләр. Бертөркем апалар йон тетеп, җеп эрләп, оекбашлар бәйләүне күрсәттеләр. Махсус хәрби операциядә катнашучыларга да алтаюлылар җыелышып, оекбашлар бәйләгәннәр.
Бәйрәм йомгак ясау һәм фестивальдә катнашучыларны бүләкләү белән тәмамланды. Бүләкләрне барысы да алды, бәйрәмне оештыручыларның игътибарыннан беркем дә читтә калмады.

Чарага әзерләнүдә, шулай ук авылны үстерүгә зур өлеш керткән авылның иң актив кешеләре Бөтендөнья башкортлар корылтаеның Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Алар – Владимир Миңлекаев, Руфина Миңлекаева, Линда Мәрданова, Фидәлия һәм Станислав Гайфулиннар, Маргарита, Алиса һәм Милана Шуаровалар.

Борай районы хакимиятенең Мактау грамоталары белән Рәмзия Тимирәева, Вячеслав Тимирәев, Зинаида Ваһапова, Чулпан Шәйхаттарова һәм Надежда Мәрданова бүләкләнделәр.

Актив гражданлык позициясе һәм “Аек авыл-2023” республика конкурсында катнашкан өчен Кузбай авыл советы авыл биләмәсенең Мактау грамотасы белән Емельян Ялалов, Радина Кунгурцева, Ольга Галләмшина, Нәсимә Бәдертдинова, Наташа Шәймөхәммәтова бүләкләнделәр.

Удмуртларның төбәкара йолалар һәм традицияләр фестивале дипломы белән Калтасы районы Туганай авылының “Марзан” удмурт вокаль ансамбле, Яңавыл районы Иске Варяш авылының “Югдан” удмурт халык фольклор ансамбле, Борай районы Мамады авылының “Купанча” удмурт ансамбле, Тәтешле районы Түбән Балтач авылының “Рябинушка” һәм “Орзи” удмурт халык вокаль ансамбльләре, Калтасы районы Олы Качак авылының “Зангари” халык фольклор ансамбле, Касияр авылының “Вуюись” удмурт вокаль ансамбле, Калтасы районы Югары Тыхтем авылының “Ингур” халык фольклор ансамбле, Байшады авылының “Туганэ” удмурт вокаль ансамбле, Тәтешле районы Югары Тәтешле авылыннан Юрий Нуриәхмәтов һәм Марина Низамова, Удмурт Республикасы Ижевск шәһәреннән Ангелина һәм Александр Миңнеәхмәтовлар бүләкләнделәр. Алтаю авылының “Инвожо” удмурт халык фольклор ансамбле дә бүләксез калмады.

Бәйрәм үз югарылыгында оештырылып, килгән кунаклар урындагы халыкның бердәмлеген, ихласлыгын, активлыгын билгеләде. Алар биредә авыл халкына ял итү өчен барлык шартлар тудырылуына, алкоголизмны, тәмәке тартуны кисәтүгә, аек һәм сәламәт яшәү рәвешен алып баруга юнәлтелгән күп кенә чаралар үткәрелүенә инандылар.

Кунаклар һәм катнашучылар яхшы кәеф һәм рәхмәт сүзләре белән, кунакчыл Алтаю җиренә кабат килергә теләк белән таралыштылар. Зур, чагу, фәһемле бәйрәм оештыручы алтаюлыларга “Аек авыл” республика конкурсында җиңү яуларга насыйп булсын!

Автор: Лира Юрасова
Читайте нас