Түгәрәк өстәл эшен «Солнечный лучик» җитәкчесе Елена Шумских алып барды.
Чарада район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Гемир Нуртдинов, Борай районы хакимиятенең мәгариф бүлеге начальнигы Илдус Мостафин, Республика халыкка социаль ярдәм үзәгенең Бөре филиалы хезмәткәре Марина Полюдова, балалар-яшьүсмерләр спорт мәктәбенең директоры Рөстәм Муллагалиев, район мәдәният йорты директоры урынбасары Эрнест Арсланов катнашты.
Түгәрәк өстәл барышында инвалид балаларны укыту, логопед һәм психолог белән шөгыльләнүне оештыру, пенсия белән тәэмин итү, адаптив физик культура белән шөгыльләнүне оештыру һәм башка мәсьәләләр буенча актив фикер алыштылар.