Җәмгыять
19 февраль 2024, 09:42

Казан кышын да матур

Февраль уртасында Уфадан бер төркем иҗат кешеләрен берләштергән делегация Казанда татар халкының сөекле улы, шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан оештырылган чараларда катнашты.

Казан кышын да матурКазан кышын да матур
Казан кышын да матур

Борайдан Рафига Усманова, Фатыйма Гыйльметдинова, Фәнзәлия Бәдертдинова әлеге сәфәрдә катнашты. Кунакларны кабул итү программасы бай иде. Беренче кичебез Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында Нәҗип Җиһанов исемендәге IХ татар музыкасы фестивале чикләрендә Фәрит Ярулллин тууына 110 ел тулуга багышланган концертта үтте.
Икенче көн Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты белән танышудан башланды. Рус, татар, инглиз, немец, төрек, кытай телләре һәм журналистика, нәшрият, PR реклама, би- һәм полилингвиаль белем бирү буенча белгечләр әзерләүче уку йорты заманча белем бирүнең соңгы технологик мөмкинлекләре белән җиһазландырылган уңайлы аудитория, кабинетлар, туган телне саклау һәм үстерү өчен дәүләт программалары белән үзенә чакырып тора. Бүгенге туган телебезнең торышы беркемгә дә сер түгел: шәһәрләрдә генә түгел, авылда да балалар рус телендә сөйләшеп йөри. Шуңа биредә төгәл фәннәрне дә рус, инглиз һ.б. телләр белән беррәттән, татар телендә дә укыта алырлык укытучылар әзерләнүен ишетү бераз гаҗәпләндереп тә куйды. Әмма республикада барлык фәннәрне дә укыту татар телендә алып барылган гимназияләр һәм аерым уку йортлары булуы сәбәпле, мондый күп телле белгечләр дә таләп ителә. Һәм андый мәктәпләр күбрәк булсын иде диясе килә, күңелдә телебез сакланышына ниндидер өмет тә уянып куя.
Милли кадрлар әзерләүнең заманча технологияләргә нигезләнеп алып барылуы һәм аларның бүгенге хезмәт базарындагы югары конкурентлылык шартларына әзер булып чыгуы игътибарга лаек. Татар теле буенча белем алган яшь кешенең дә күпьяклы белем һәм һөнәри осталыкка ия булып чыгуын аерым билгелисе килә. Һәм ул барыбер биредәге татарның танылган һәм укучылары өчен җан атып торган галим, остазларыннан белем алган яшьләр милли рухлы булып калачак дип ышанасың.
Уку йортын тәмамлаучылар фән, белем бирү өлкәсендә, массакүләм мәгълүмат чараларында, туристик, реклама агентлыкларында, дипломатик һәм башка халыкара хезмәтләрдә, дәүләт һәм муниципаль идарә органнарында хезмәт сала. Институтта 150дән артык төп белем бирү программалары тормышка ашырыла һәм 25тән артык илдән килгән студент белем ала. Шушы кызыклы саннар янәшәсендә милли кадрлар тәрбияләүгә зур күләмдә чыгымнар юнәлтелү Татарстан Республикасының туган телебезне саклауга, үстерүдәге җитди эшчәнлеге турында сөйли.
Патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең һәйкәленә чәчәкләр салдык. Республика Милли музеенда уникаль экспонат булган Моабит дәфтәрен халыкка чыгару дулкынландыргыч вакыйга. Ялкынлы шагыйрьнең сынмас рухын чагылдырган, могҗиза булып туган җиренә кайткан бу язмалар елга бер генә тапкыр – Җәлилнең туган көнендә генә тантаналы рәвештә халыкка чыгарыла. Быел бу миссия Русия Герое Рәсим Баксиковка тапшырылган. Буынннар бәйләнеше бу, данлы үткәнебездән килгән патриотизм тойгысы яңа көч белән кабат яңара. Бүген бу бигрәк тә мөһим. Сәйдәш мәдәни үзәгендә VI Халыкара Җәлил укулары әдәби бәйгесе Гала-концертына да шушы тойгылар дулкынында юлландык. Андагы чыгышлар шагыйрьның туган илен сөю хисләренә, батырлыгына соклануыбызны тагын да көчәйтте. Бәйге җиңүчеләре арасында үзебезнең якташларны да ихлас алкышладык. Тантанада Муса Җәлилнең оныгы Камил Җәлилов катнашты.
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бинасында Татарстан әдипләре белән очрашуда сүз Башкортсанда татар әдәбияты үсеше проблемаларына кагылды. Бөтендөнья Татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле, делегацияне оештырып алып баручы Альфред Дәүләтшин, Башкортстан язучылар берлегенең татар бүлеге җитәкчесе Руслан Сөләйманов, шулай ук татар дөньясында билгеле язучыларыбызның фикерләре, үтенечләре, уртак әдәбиятыбызны үстерүдәге киңәшләре җавапсыз калмас дип ышанасы килә.
Русиянең өченче башкаласы булып саналган нурлы Казанга сәяхәт кызыклы очрашулар, үзара танышулар белән күңелдә калачак һәм, әлбәттә, яңа иҗади мизгелләр бүләк итәчәк. Бу чараны оештыручыларга чиксез рәхмәтлебез.

Автор:Фәнзәлия Бәдертдинова
Читайте нас