Җәмгыять
9 февраль 2024, 12:10

Аек акыл, сәламәт тормыш – яшәү девизы

“Аек авыл” республика конкурсы кысаларында без, алтаюлылар, бер дә тик тормыйбыз. Гыйнвар азагында безнең тормыш чараларга бик бай булды.

Аек тормышны пропагандалап, төрле лекцияләр укылды. Шулай ук физик эшләребез дә хәтсез. Иң беренчедән әйтеп үтәргә кирәк:  “Победа” җәмгыяте малларына ылыс кайтардык. Көчле карлар яуганнан соң, волонтерларыбыз янә көрәкләр белән авыл урамнарына чыктылар, өлкәннәргә һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә капка алларын, ишегалларын кардан чистарту өчен ярдәм иттеләр. 
Спорт чараларыннан да читтә калмыйбыз без. Күрше Яңавыл  районының  Байгуҗа авылында Советлар Союзы Герое Г.Хәйдәршин исемендәге мәктәптә ир-атлар командаларының волейбол буенча иптәшләрчә очрашуы узды. Көрәш һәр туп өчен барды, беркем дә бирешергә теләмәде. Алтаюлылар җиңүгә омтылыш күрсәттеләр, әмма, нәтиҗәдә, байгуҗалыларның осталыгы җиңде. Алар минималь өстенлек белән безне җиңделәр. Ә без юкка гына йөрмәдек: элекке дусларыбыз белән күрештек, яңалары белән таныштык. 
Кыш – елның искиткеч вакыты, ул безгә бик күп күңел ачулар бирә. Аларның берсе – тауларда шуу.
Ял көннәрендә без күмәк таудан шуу оештырдык. Көн бик матур иде, кояш та чыкты, җил дә юк иде. Хәтта һава торышы да җыелганнарны сөендерергә теләгән кебек иде. Гаиләләр белән килүчеләр дә булды. Кемдер тюбингта, кемдер чанада, таудан шуарга мөмкин булган һәрнәрсәдә шудык.
Тау шуарга барысы да кечкенә нәниләрдән алып олыларга кадәр  килгәннәр.  Өлкәннәрнең яшьләрен онытып таудан шууларын, бер-берсеннән көлүләрен һәм шаяртуларын күрү аеруча күңелле иде. Бер мизгелгә алар балачакка кайттылар, гади кышкы күңел ачуларга шатландылар. Балалар аеруча шатландылар, чөнки алар өчен ата-аналар онытылмаслык бәйрәм оештырдылар. 
Без бу чаралар белән генә чикләнергә уйламыйбыз, без алга таба да алкогольсез ял итәчәкбез һәм эшләячәкбез.

Авторы Айвар ЯЛАЛОВ.

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас