Җәмгыять
7 февраль 2024, 06:00

Ныклы гаилә – ил терәге

Белүебезчә, Русия Президенты 2024 елны илдә Гаилә елы дип игълан итте. Мондый карарны ул традицион гаилә кыйммәтләрен саклау һәм яклау максатында кабул итте. Моннан тыш, Гаилә елы әлеге институтны яклау буенча дәүләт чараларын популярлаштыруга юнәлтелгән.Февральнең беренче көнендә Рәүфә Галиева исемендәге район мәдәният йортында Гаилә елын ачуга багышланган тантаналы чара узды. Залда күпбалалы гаиләләр, хезмәт династияләре, озак еллар бергә яшәгән парлар, патронат тәрбиячеләр, опекуннар һәм махсус хәрби операциядә катнашкан яугирләребезнең гаиләләре җыелды.

Ныклы гаилә – ил терәгеНыклы гаилә – ил терәге
Ныклы гаилә – ил терәге

«Гаиләнең төп максаты – балалар тудыру, нәселне дәвам итү, димәк, халкыбызның, безнең күп гасырлык тарихыбызны дәвам итү. Гаиләдә безнең мәдәният, шәхес, милли характер тамыр алган. Гаилә укыта, тәрбияли, традицияләрне, шул исәптән һөнәри тәҗрибәне буыннан буынга тапшыра.»
Владимир Путин.

Район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев җыелганнарны котлады һәм Русия Президенты игълан иткән Гаилә елына старт бирде.

– Бүген без районыбызда Гаилә елын ачабыз. Безнең ил башка күп кенә дәүләтләрдән гаиләгә, традицияләрне, гаилә нигезләрен саклауга мөнәсәбәте белән аерылып тора. Бу һәрнәрсәдә – көнкүрештә, балаларны тәрбияләүдә, үткән, хәзерге һәм киләчәкнең аерылгысызлыгында күренә. Бу – Ватанның уникальлеге һәм байлыгы. Президентыбыз әйтүенчә, Русия – ул гаилә гаиләсе. Безнең кебек зур ил бер булганда, төрле кыенлыкларны җиңеп була. Һәм без барыбыз бергә булганда гына максатларга ирешәчәкбез, – дип ассызыклады Рушан Кадим улы. – Безнең районда 2024 ел гаилә институтына ярдәм итү өчен барлык өлкәләрдә дә күптөрле кызыклы чаралар белән билгеләнер, дип ышанам. Кадерле дуслар, сезне яңа Гаилә елы белән котлыйм. Дуслыкта, тынычлыкта, татулыкта яшик.

Күпбалалы гаилә – ул безнең җәмгыятьнең нигезе, ныгытмасы. Районыбызда 2024 елда беренче туган бала Яңа Бикмәт авылы Фәтхетдиновлар гаиләсендә. Дүрт балалы Эльвира белән Филүс гаиләсендә бишенчегә кызлары Ләйсән туа. Аларга район хакимиятенең Рәхмәт хаты һәм бүләкләр тапшырылды.

Безнең районда олы яшьтәгеләрне хөрмәт итүче, гаилә традицияләрен саклаучы, балаларны тәрбияләүгә сакчыл һәм таләпчән карашлы дус, тату гаилә мисаллары бар. Мәсәлән, авыл хуҗалыгы белән бәйле гомуми стажы 200 елдан артык булган Нәҗметдиновлар династиясе, янгын сүндерүчеләр династиясе Яппаровлар.

Валентина Михайловна һәм Рәфит Заһит улы быел бриллиант туйларын, Ралия Шәрифулла кызы һәм Нәбихан Әндерьян улы быел алтын туйларын билгеләп үтәчәкләр.

Шулай ук Ания Әгъзам кызы һәм Хөрмәт Әмир улы Әмировлар, Роза Миңнемулла кызы һәм Рәлиф Нурлыгаян улы Мәрдановлар, Кадрия Кәрим кызы һәм Фларис Тимерҗан улы Мифтаховлар быел гаилә юбилейларын бәйрәм итәләр икән.

Бриллиант һәм алтын туйлар – еллар сынавына бирешмәгән ныклы гаилә чагылышы ул. 50, 60 ел бергә яшәгән парлар һәрвакыт күңелдә соклану һәм хөрмәт уята. Шушы бергә узган гомернең алар өчен һәр мизгеле кадерле, якын. Бергә үтелгән биш-алты дистә ел эчендә никадәр сынаулар, каршылыклар, шатлыклы һәм борчулы мизгелләр булган.

Юбилярларга Башкортстан Республикасы Башлыгы һәм район хакимияте башлыгы бүләкләре тапшырылды.
Район хакимиятенең Рәхмәт хатларын тапшыру өчен сәхнәгә уллары – кадр офицерлары булган гаиләләр чакырылды. Бадрак авылыннан Ләйсән Рәфит кызы һәм Айдар Фәнәви улы Хәйруллиннарга, Кәшкәләү авылыннан Рәүфә Шәйхулла кызы һәм Ранис Рәҗәп улы Әхмәтовларга улларын Ватанны саклаучылар итеп тәрбияләгәннәре өчен чын күңелдән рәхмәтен белдерде Рушан Кадим улы.

Зур йөрәкле һәм юмарт кешеләр яшәгән гаиләләрнең тагын бер категориясе бар. Алар ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларга гаилә җылысы һәм ата-ана кайгыртуы бирүче гаиләләр.

Мамады авылында яшәүче Лариса Константиновна һәм Элик Федорович Зиятовлар үзләренең өч балалары янына Малина белән Айнурны опекага алалар. Алтаю авылыннан Дуся Байхуҗа кызы белән Айвар Шәрифгали улы Ялаловлар 2015 елда гаиләләренә өч бала Эвелина, Аделина һәм дүрт яше дә тулмаган Русланны кабул итәләр. Кызлары Линда да тормыш иптәше Руслан Дәүләтҗанов белән үз гаиләләренә Максим исемле малайны алып тәрбиялиләр.

Опекун гаиләләргә дә район хакимиятенең Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

– Бүген бу искиткеч чарада районыбызның үрнәкле гаиләләрен тәбриклибез. Бу гаиләләр белән аралашканда аларның бер үк дәрәҗәдә бәхетле булуын аңлыйсың. Һәм бу бәхетнең нигезендә – үзара мәхәббәт, үзара ярдәм. Гаиләнең өлкән әгъзаларының балаларга мөнәсәбәте бик нык тәэсир итә. Һәр гаиләдә балалар спорт, иҗат белән шөгыльләнә, туганнарының алар өчен ничек шатлануын тоя. Аларга күбрәк вакыт, көч һәм ресурслар салырга кирәк. Гаилә елы безгә мөмкин кадәр күбрәк нәтиҗәләр бирсен, безгә яшәргә һәм булдырырга көч бирсен, – дип чыгышын тәмамлады район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев.

Чарада игелек, җылылык, мәхәббәт һәм традицион гаилә кыйммәтләренә хөрмәт атмосферасы хөкем сөрде. Бу тагын да бер тапкыр гаиләнең безнең һәрберебез өчен көч ала, тынычлык, ярдәм һәм яклау-илһам таба торган чыганак булуын исбатлады.

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас