Чараның төп геройлары – мөмкинлекләре чикле кызлар һәм малайлар. Бу кешеләрнең тарихлары безнең һәрберебез өчен үрнәк, батырлык һәм максатчанлык символы булырга тиеш.
Чарага җыелучыларны Ришат хәзрәт Әсләмов сәламләп, барысын да һәрчак шундый актив, тормыш сөючән булып калырга чакырды. Тормыш сынауларына дучар булган якташларыбызның күңелен озын буйлы Куян һәм Аю курчаклары күтәрделәр. Һәммәсе дә бик теләп төрле спорт уеннарында, осталык дәресләрендә катнашып, сәләтләрен күрсәтте, күңел ачты. “Шалкан” әкиятен кую катнашучылар арасында гына түгел, тамашачылар арасында да соклану уятты. Мөмкинлекләре чикле кешеләр гаять сәләтле икән. Ә сәләткә чик юк.
Кызлар һәм малайларның һәммәсе бүләкләр алгач, чараның икенче өлеше чәй табыны артында дәвам итте.
Чара “Ярдәм” хәйрия фонды һәм “Солнечный лучик” социаль адаптация һәм реабилитация үзәге җитәкчесе Елена Шумских ярдәме белән оештырылды.