Зур Бадрак авылында туа ул. Сугыштан соңгы еллар җиңел булмаган. Җиденче сыйныфны тәмамлагач, каникулларда фермага сыер саварга төшә. Яшь кенә булуына карамастан, тәҗрибәле сыер савучылардан калышмаска, җиренә җиткереп эшләргә тырыша кыз. Бу хезмәттә физик көч тә, нык сәламәтлек һәм түземлек тә кирәк, кызыкай эшне белеп үскән.
Кешенең тормыш юлы белән танышыйм дисәң, аның хезмәт кенәгәсенә күз салырга кирәк. Ә менә Гөлбостан апаның кенәгәсендә бер генә язма: унынчы сыйныфны тәмамлап фермада сыер савучы булып эшли башлаган һәм 35 ел эшләп, лаеклы ялга киткән. Әйтергә генә ансат. Күпме сыер савылган, күпме бозау каралган... Ул вакытта яңа туган бозауларны да савучылар үзләре караганнар шул. Элеккеге чорда күп нәрсәне кул белән эшләгәнне искә ала Гөлбостан апа. Он бушату, чиләкләп сөт ташу дисеңме... Һәм бер генә тапкыр да аның йөкләнгән бурычны үтәмичә калганы булмаган.
Сыер саву һәрвакыт җитди хезмәт булып кала. Ул катлаулы, зур игътибар һәм көч сорый. Монда терлекләр белән аралаша белергә, төркемдәге сыерларның һәрберсенә аерым мөнәсәбәттә булырга кирәк. Иртәнге сәгать 4тә тору гына ни тора. Берничә сәгать бертуктаусыз аяк өсте эшләү дә хатын-кыз өчен биниһая зур хезмәт. Һәм әлеге һөнәрнең тагын бер ягы – сыер савучылар ел әйләнәсе, бәйрәмсез, ялсыз, шимбә-якшәмбесез һәр көнне эшли. Чөнки сөт җитештерү – хуҗалыкның төп локомотивы, икътисади иминлеге булып тора.
Хатын-кызны бит әле өендә мең дә бер мәшәкать көтә. Гөлбостан апа бу эшләрнең барысын да бер дә иренмичә, бар күңелен биреп башкара. Өстәл тулы камыр ризыгы, бакчада рәт-рәт төрле җиләк-җимеше, яшелчәсе була. «Минем зур терәгем – ирем Фидәрис булды. Бар эшне бергәләп башкардык», – ди Гөлбостан апа. Балалары да әти-әниләре кебек тормышка теш-тырнагы белән ябышкан. Әниләре эштә булганда алар идән дә юганнар, ипи дә салганнар, каралты-курага да күз-колак булганнар. Газизовлар 53 ел бергә матур гомер кичерәләр. Тик Фидәрис авыр чирдән ике ел элек бакыйлыкка күчкән.
Әйе, шундый тырыш, һәр эштә дә өлгер Гөлбостан апаны авыл советы депутаты итеп тә сайлыйлар. Аның намуслы хезмәтен күпсанлы хөкүмәт бүләкләре бәяли. Газизовлар биш бала тәрбияләп үстереп, олы юлга бастырганнары өчен “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медаленә ия булалар.
Ял дигәнне белмәгән Гөлбостан апа лаеклы ялда да тик тормый. Бакча тутырып җиләк-җимеш, чәчкәләр үстерә. Ихата тутырып тавык карый. Кышларын кулыннан бәйләм белән вятский гармун төшми. Әйе, Гөлбостан апа сыздырып гармунда да уйный белә икән.
Камыр ризыкларының бик күп төрен пешерергә һәвәс Гөлбостан апа. Төрле тәм-томнары да уңган ханым кулыннан телеңне йотарлык килеп чыга. “Уңган кеше – һәръяклап уңган”, – ди халык. Нәкъ менә шушы ханымга әйтелгән төсле инде бу сүзләр.
– Гомернең матур чорына җиттек, әмма олыгайдык, – дип дәвам итте ул сүзен инде чәй өстәле артында. – Яңа гына өйгә сулар керттек-чыгардык. Саулык кына булсын.