Җәмгыять
1 февраль 2024, 09:27

Пар сукмактан – алтын туйга

Кушманак авылында яшәүче Зәвирә һәм Рафыйк Әүхәтовлар шатлыкта да, кайгыда да гел бергә булырга дип вәгъдә биргәннәренә илле ел җитеп бара. Үзе бер гомер. Үзе бер тарих.

Тату гаиләнең нигезе – ихласлык, мәхәббәт, ышаныч һәм тугрылыкта. Бер-береңне аңлап яшәгән чакта гына алтын туйга җитәргә мөмкиндер ул. Әйе, канатлар парлы булганда гына яшәү үз матурлыгы белән ачыла. 
Кушманак авылында яшәүче Зәвирә һәм Рафыйк Әүхәтовлар шатлыкта да, кайгыда да гел бергә булырга дип вәгъдә биргәннәренә илле ел җитеп бара. Үзе бер гомер. Үзе бер тарих.
Рафыйк Бәйзәви улы тумышы белән Кушманактан. Гаиләдә дөньяга килгән алты бала арасында ул иң өлкәне була. Әтисе Бөек Ватан сугышында яраланып кайта, икенче группа инвалид була. Урта мәктәпне тәмамлаган Рафыйк Совет армиясе сафларында ике  ел хезмәт итә. Туган нигезенә әйләнеп кайткан егет Борай авылында училищеда механизатор һөнәрен үзләштереп, тракторчы булып эшкә урнаша. Кырык елдан артык тракторчы  булып эшләп, хезмәт кенәгәсендә бары тик бер язу аның. «Без коллективта бик дус эшләдек. Бергә хезмәт иткән егетләр белән элемтәне хәзер дә өзмибез», – дип сөйли гаилә башлыгы.
Кушманак авылының бер ягын Таулар дип йөртәләр. Икенче исеме Актимер. Элек бу як аерым бер авыл булып йөргән. Нәкъ менә шушы Актимер авылында туган да инде  Зәвирә Фәйзелгаян кызы.  Ул да ишле балалы гаиләдә үсә. Аның дүрт бертуган сеңлесе була. 
– Без бала чакта авыл зур иде. Юллар алама, урам утлары юк, арада салам түбәле өйләр дә бар иде әле ул чакта, – дип сөйли Зәвирә апа. – Әмма безнең авылда урнашкан колхоз көчле иде. Ашлык һәм яшелчә үстерделәр, терлек тоттылар, җиләк-җимеш бакчасы да бар иде. Бүген безнең якта йортлар саны утыздан артмас. Әмма хәзер юллар тигез, урамнар караңгылыктан азат ителде, чишмәләр төзекләндерелде. Бушап калган нигезләргә яшь гаиләләр килеп урнаша. Шуларның барысын да күреп, күңелемне әйтеп бетергесез шатлык биләп ала.
Укуын тәмамлап, кулына аттестат алган кызыкайны Кушманак мәктәбенә пешекче итеп чакыралар.  Ул да, Рафыйк абый кебек, эш урынын алмаштырмый гына, бер урында 37 елга якын эшләп, лаеклы ялга чыга.  Үзенең зур җаваплылыгы, төгәллеге, принципиаль булуы белән зур абруй казана Зәвирә апа. Хезмәт коллективында һәркем белән уртак тел табып, ярдәмләшеп, бер команда булып эшли белгәне өчен аны хәзер дә хезмәттәшләре олы хөрмәт белән искә ала.
Рафыйкның армиядән кайткан чагы... Җәйге кичләрнең берсендә һич уйламаган җирдән сылу кызыкай белән баһадир егет бер-берсен күреп, гашыйк булалар. «Ул вакытта эшләр болай озакка китәр дип кем уйлаган», – дип көлә алар бүген.
– Зәвирә апа кайсы ягы белән үзенә гашыйк итте соң? – дип сорыйм Рафыйк абыйдан. 
– Матур иде... Тырыш иде...
Илле ел янәшәсендә булган хәләленнән карашын бер генә мизгелгә дә алмаган Рафыйк ага  Зәвирәсенең күңелен, мөгаен, ифрат тыйнак һәм аз сүзле булуы белән яулап алгандыр.
Ике ел очрашып йөргәч, 1974 елның җәендә Әүхәтовлар гаиләсе туа. Яшьләр гаилә тормышын Рафыйкның йортында, бианай-биатай, энеләре-сеңелләре  белән бергә башлый. 
– Мин килен булып төшкәч, шушы йортта сигез кеше яшәдек. Өй уртасында зур мич утыра иде. Ничек сыешканбыздыр, ансы инде билгесез. Бианай белән биатай бик яхшы булдылар. Аларның зирәклеге аркасындадыр инде, барыбыз да тату һәм дус яшәдек, – ди хуҗабикә. 
Әүхәтовлар өч бала, ике кыз һәм бер ул тәрбияләп, үстерәләр. Хәзер инде аларның үз гаиләләре бар, тугыз оныклары, ике оныкчыклары үсеп килә. 
– Гомумән, 50 ел бергә яшәүнең сере нәрсәдә? Мөгаен, бүген бу сорау бик күпләрне кызыксындырадыр, – дип мөрәҗәгать итәм юбилярларга.
– Илле ел – илле көн кебек узган да киткән. Үзебез дә шаккатып торабыз. Яшь чакта эш белән үтте. Аннан соң бала-чага мәшәкате килеп өстәлде. Акчасызлык, талон системасы – барын да кичтек. Арытаба – оныклар... Гаилә бәхетенең төгәл рецепты юктыр инде ул. Аны һәркем үзенчә кора, үзенчә тоя. Әлбәттә, тормыш булгач, савыт-саба шалтырамый тормый. Берең кызганда, икенчең тынып тору – алтын кагыйдә. Үзара хөрмәт, аңлашу, сабырлык – безнең гаиләне гомерле иткән сыйфатлар шулардыр, мөгаен, –  диде Зәвирә апа.
Ирле-хатынлы Әүхәтовлар – хезмәт ветераннары. Бүген алар сигезенче дистәне куалар. Әмма шулкадәр тормыш җанлы кешеләр алар. Зәвирә апа белән Рафыйк ага төп нигезләрен саклап яшиләр. Җәйләрен шау чәчәккә күмелә торган ишек алды, яшелчә һәм җиләк-җимеш мулдан үсә торган йорт алды бакчасы. Үсентеләрне дә Зәвирә апа иртә яздан үзе үстерә. Зур бакчада – бәрәңге. Сарай тулы кош-корт. Авылда яшәп, яңа «төшкән» йомырка да ашамагач, ничек була инде ул? Әүхәтовлар йорты җәйләрен, ял көннәре кунакханәгә әверелә. Балалары, оныклары, оныкчыклары, туганнары кайтып тулалар. Һәркайсын якты йөз белән каршы алалар, кунак итеп озатып калалар. «Кешегә кылган бер яхшылык меңе белән әйләнеп кайта», – диләр алар.

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас