Чит баланы какмый-сукмый тәрбияләү өчен генә түгел, аларны үз балаларыңнан аермыйча, бердәй тигез карап үстерү өчен, ай-һай, зур сабырлык таләп ителә! Алтаю авылында гомер итүче Дуся һәм Айвар Ялаловлар гаиләсендә ныклы тәрбия, җылы мөнәсәбәт татып яшәүче өч баланың бәхеткә тиенгәннәрен күрдек.
– Үзебезнең кызыбыз үсеп чыгып киткәч, моннан сигез ел элек Калтасы авылындагы балалар йортыннан өч бертуганны алып кайттык. Ун яшьлек Эвелина, сигез яшьлек Аделина һәм дүрт яше дә тулмаган Русланны күргәч тә, бу балаларны үзебезгә тизрәк алып кайтасы, башларыннан сыйпап, кочагыма кысып сөясе килде. Безне күргәндәге карашлары бүген дә күз алдында, – ди Дуся ханым.
Ишле гаиләдә туып-үскән Ялаловлар, кызлары Линда үз гаиләсен корып, тормыш иптәше янына күчеп киткәч, ятимселәнеп китәләр. Гаилә киңәшмәсендә балалар йортыннан бер малай алырга карар итәләр. Калтасы авылындагы приютка юл тоталар Ялаловлар. Каршыларына очраган ике матур кызыкай аларның күңелләрен җәлеп итә. Язмыштан узмыш юктыр дип, Дуся белән Айвар шушы ике кызны үзләренә алырга булалар. Приют мөдире кызларның бертуган энекәше барлыгын да, тик әле ул ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителмәгән әнисе белән яшәгәнен белдерә. Ялаловлар документлар җыеп, кызларны алырга баргач, Русланның да апалары белән булганлыгы билгеле була.
Диванда нәни генә малай утыра, елап күзләре шешенеп беткән... Өстәвенә, температурасы да югары. Приют мөдире “Аласызмы?” дигән сорауга, Ялаловлар бердәм “Алабыз!” дип җавап бирәләр. Шулай итеп, бер малай дип кенә ниятләгән гаилә, өч бала алып кайта.
– Бу сабыйлар әниләре исән килеш ятимлеккә дучар булган. Кайберәүләр тәрбиягә бала ала да зарлана. Мин бу балалар турында бер генә начар сүз дә әйтә алмыйм, зарлансаң – гөнаһ булыр. Алар – искиткеч! Безгә кайту белән: “Әни” дисәк ярыймы?” – дип сорадылар. Күзләргә яшь килде... Бәхет нәрсә, дип сорама икән! Бу балалар өчен бәхет – әти-әниле йорт, ризык тулы табын... Укуда да, спорт өлкәсендә дә яулаган уңышлары күп. Кул эшләренә дә мөкиббән алар. Бергәләп әллә ниләр ясыйбыз, – ди Дуся ханым. – Күңелләре китек булмасын, дөрес тәрбия алсыннар дип, тормыш иптәшем белән аларга назны да, яратуны да кызганмыйбыз.
Ялаловларның үз кызлары мәктәпне укып тәмамлагач, тәрбиягә алганнарын да белемле итәселәре килә. Ул вакытларда уздырган йокысыз төннәренең исәбе дә булмагандыр. Ләкин Дуся белән Айвар бергәләп укуга җәлеп итәләр балаларын. Эвелина Нефтекама машина төзелеше колледжында гадәттән тыш хәлләр бүлегендә өченче курста белем ала. Аделина да шул шәһәрдә Нефтекама күпфункцияле колледжына беренче ел укый, ул пешекче булачак. Руслан – Борай беренче санлы урта мәктәптә бишенче сыйныф укучысы. Дүшәмбе көнне иртән автобус белән китә, җомга көнне кичкә кайта, интернатта яши. Балаларның бәләкәй чагында эшләгән рәсемнәрен бүгенгәчә саклый әни кеше. Бирсә дә бирә икән Ходай бу кадәрле игелек тулы олы йөрәкне!
Дуся белән Айвар икесе дә тумышы белән Алтаю авылыннан. Бер мәктәпне тәмамлыйлар. Айвар армия сафларыннан кайткач, авыл сылуы Дусяга гашыйк була. Озакка сузмый гына, туй ясыйлар. Кызлары Линда туа.
Дуся туган телләр укытучысы булып хезмәтен башлый. Аннары Сарапул педагогия училищесын тәмамлагач, балалар бакчасы мөдире булып эшли. Удмурт дәүләт университетында читтән торып укып чыга. Балалар бакчасы ябылгач, кире мәктәпкә күчә. Алтаю мәктәбе ябылгач, Ваныш авылында биш ел эшләргә өлгерә.
Айвар Ерак Көнчыгышта Русиянең эчке гаскәрләрендә өлкән сержант дәрәҗәсендә хезмәт итеп кайта. Армиягә кадәр умартачыга укып чыкканга, кайткач яшь егетне авыл хуҗалыгындагы умарталыкка эшкә чакыралар. Көнен төнгә ялгап, колхозлар таралганчыга кадәр хезмәт итә Айвар. Бүгенге көндә “Победа” җәмгыятендә аучылык инспекторы булып эшли. Инспектор эше белән генә чикләнми Айвар, Алтаю авылы старостасы да әле ул. Ялаловлар икесе дә “Аек авыл” проектының әгъзалары булып торалар.
Әти-әни тәрбиясендә үскән Линда кызлары да үз балалары үсеп, буй җибәргәч, тәрбиягә бер яшьлек малайны ала. Максимга инде биш яшь.
Эвелина, Аделина һәм Русланның күзләрендә үзләрен тәрбиягә алган әти-әниләренә хөрмәт тә, ярату да, рәхмәт тә чагыла.
– Ярый әле әниебез белән әтиебез бергә кавышканнар. Ярый әле без бу гаиләгә эләккәнбез! Без – бик бәхетле! – диләр алар.
Фото гаилә архивыннан.