Җәмгыять
25 Января 2024, 11:52

Рәфил – иң яхшы участок инспекторы

Республикада һәм илдә «халык участок инспекторы» конкурсы ел саен үткәрелә, әмма үткән елны ул үзенчәлекле булды. Полициянең участок вәкаләтлеләре хезмәте 2023 елда үзенең йөз еллыгын билгеләп үтте. Иң яхшы участковыйны халык интернетта тавыш бирү юлы белән сайлый. Бу – иң мөһим полиция һөнәрләренең берсе булган хезмәткәрләрнең эшен бәяләүдә эчке эшләр органнары һәм җәмгыятьнең ачык, партнерлык хезмәттәшлеге үрнәге.

Рәфил – иң яхшы участок  инспекторыРәфил – иң яхшы участок  инспекторы
Рәфил – иң яхшы участок инспекторы

Нәкъ менә участок уполномоченныйлары тәүлек буе гражданнар белән эшлиләр, беренче булып ярдәмгә киләләр, көнкүреш җинаятьчелеген, балалар арасында сукбайлыкны, эчкечелекне һәм наркоманияне профилактикалау белән шөгыльләнәләр. Полициягә кергән мөрәҗәгатьләрнең яртысы шушы хезмәткә адреслана.

Беренче турда безнең илнең барлык шәһәрләрендә, районнарында һәм авылларында хезмәт итүче, конкурста катнашучыларга куелган критерийларга туры килә торган полиция участок уполномоченныйлары катнаша: хезмәт стажы – кимендә өч ел, конкурсант шулай ук хезмәт эшчәнлегенең уңай күрсәткечләренә ия булырга һәм дисциплинаны бозмаган булырга тиеш.
«Халык участок инспекторы» конкурсының төбәк этабында якташыбыз – Яңавыл районы эчке эшләр бүлеге хезмәткәре, полиция майоры Рәфил Миңнеголовның җиңүе тагын да горурланырлык. Башкортстан республикасында беренчелекне алып, илебез буенча 89 өлкәдән җыелган инспекторлар арасыннан 13нче урынга чыга ул. Бу бик яхшы нәтиҗә. Шунысы игътибарга лаек, Рәфилнең бу җиңүе өчен республикабыз халкы гына түгел, ә күрше өлкәләрдән дә кырык мең кеше үз тавышларын биргән.

Безнең районның Чишмә-Борай авылында туып-үскән полиция майоры Рәфил Миңнеголов турында дуслары, авылдашлары авызыннан ишеткән яхшы сүзләрне, аның кешелекле, миһербанлы шәхес икәнлеге турында белгәч, аның турында язарга булдык.

Чишмә-Борай, аннары Яңа Тазлар мәктәпләрендә укып чыгып, Тын океан флотында хезмәт итеп кайта егет. Аннары Уфа шәһәрендә урман-техник техникумында белем ала. Укуын тәмамлагач, эш эзләп йөргәндә, бергә укыган иптәше, Яңавыл егете үз ягына чакыра. Бу 1995 елның җәендә була. Ижболды авылына участок инспекторы булып килә Рәфил.

Участок инспекторларының эше гаять катлаулы. Халык белән тыгыз элемтәдә булу гына түгел, урамнарда һәм җәмәгать урыннарында тәртип булдыруда халык фикерен өйрәнүләре дә зур роль уйный.

– Кайберәүләр участок инспекторларының эше бик җиңел, дип уйлый. Бу бер дә алай түгел. Элек хөкем ителгәннәр, катлаулы гаиләләр, җинаять кылулары мөмкин булган кешеләр белән тиешле дәрәҗәдә профилактика эше алып бару – безнең хезмәтнең төп юнәлеше. Без кешеләр өчен укытучы да, психолог та, кирәк икән – иң якын сердәше дә булырга тиеш, – ди Рәфил Габдулхай улы.

Участок инспекторлары үзләренә беркетелгән җирлекләрдә авыр җина-ятьләрне булдырмау һәм аларны вакытында кисәтү өстендә дә эшли. Бигрәк тә исерткеч эчемлекләр белән мавыгучыларны күз уңыннан ычкындырмый. Бу бик мөһим. Чөнки күпчелек җинаятьләр эчкән хәлдә кылына.

– Җинаятьләрне ачу һәм профилактика алып бару буенча Рәфил Миңнеголов нәтиҗәле эшләүчеләрдән санала. Ул халыкка якын булуы белән дә хөрмәткә лаек инспектор, – диләр Рәфил хакында хезмәттәшләре, аның турында туган ягы гәзитендә язачагыбызны белгәч.

Тырыш хезмәте өчен Рәфил Миңнеголов бүлек җитәкчелеге тарафыннан акчалата премия һәм Рәхмәт хатлары белән күп тапкырлар бүләкләнә. Өч дәрәҗәле «Хезмәттәге уңышлары өчен» медальләре, «Милициянең иң яхшы участок вәкиле» күкрәк билгесенә ия була.

Рәфил Миңнеголов әйтү-енчә, хезмәттә иң мөһиме – ышанычлы тыл. Яраткан гаиләңнән дә ышанычлырак бернәрсә дә юк, ди ул.

– Хезмәткә килгәч, Ижболды авылындагы бер өйдә яши башладым, гаилә дә шунда кордым. Тормыш иптәшем Эльза белән өч кыз тәрбиялибез, – дип өстәп куйды майор.
Рәфил ял вакытларында кулына гармун алып, туган якларын искә төшереп, уйнап та җибәрә икән. Туган авылына да еш кайтырга тырыша, гәрчә хезмәте бик тыгыз булса да.

Чит якларда яшәп, яхшы нәтиҗәләргә ирешкән якташлар – безнең горурлык.

Фото интернет челтәреннән.

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас