Урта мәктәпне тәмамлагач, Нефтекама нефть колледжына юнәлә. Ни өчен бу һөнәрне сайладың дигәнгә Эльнара: “Мин үз өемә бәйләнгән кеше, шуңа зур, ерак шәһәрләргә китәргә теләмәдем. Нефтекаманы сайладым. Ә нефть турында миңа дусларым, шулай ук минем нефтьче туганнарым күп сөйләде, шуның аркасында мин бер дә уйламыйча, бу колледжны сайладым. Безнең гаиләдә нефтьчеләр юк, әмма бу тармакта эшләүче туганнарыбыз бик күп”.
Колледждагы нәтиҗәләрен-нән чыгып караганда, Эльнарага бик ошый һәм ул староста вазыйфасын бик яхшы башкара. Староста булу җиңел түгел икәнен яхшы аңлыйбыз, чөнки һәркемнең үз фикере, теге яки бу ситуациягә үз карашы бар. Әмма ләкин Эльнара төркемдәшләре белән яхшы мөнәсәбәттә булуы белән һәрвакыт компромисска бара. Аларның төркем башкалардан нәкъ менә дуслык һәм ачыклык белән аерылып тора да инде.
– Беренче курстан безнең төркем күп күрсәткечләр буенча иң яхшыларның берсе булды, – ди студент кыз.
Оештыру осталыгы булган Эльнара шәхси казанышлары белән генә чикләнми, ә төркемне дә уңыш юлына оста юнәлтә. Ул шәһәр һәм төбәк фәнни-гамәли конференциясе призеры һәм җиңүчесе, “Мин-президент” әсәрләр конкурсы җиңүчесе.
Әлбәттә, Эльнара өчен бу күп вакыт таләп итә, ләкин барысы да түгел. Укудан буш вакытның күп өлешен ул балачактан яраткан шөгыльләренә багышлый. Балачагыннан җырга гашыйк булып үсә. Җырлау – аның бөтен тормышын бизи торган сәнгать. “Сандугач” вокаль ансамбле солисты буларак Эльнара бик күп конкурсларның төрле дәрәҗәдәге дипломанты һәм җиңүчесе булып та танылган. Җырга сәләте әнисе Чулпаннан бирелгән. Студент кыз бигрәк тә ял көннәрен көтеп ала, чөнки ул туган авылына, әти-әнисе, туганнары янына һәм яраткан атлары янына кайта. Аларның шәхси хуҗалыкларында дүрт баш чабыш аты асрала. Эльнара колледжда булганда атларны әтисе тәрбияли, ә сеңелләре күнегүләр ясый – атларны Сабантуй бәйрәменә әзерлиләр.
– Ат чабышларында мин бик күп призлы урыннар яуладым. Узган җәйдә безгә һәм кыз туганнарыма яшьләр арасында ат спортын популярлаштырган өчен Рәхмәт хаты тапшырдылар, – дип сүзен тәмамлады әңгәмәдәшем.