Гади колхозчы гаиләсендә туган Фәйрүзә апа, башка авыл балалары сыман йорт эшләренә өйрәнеп үсә. Туган авылында сигез класс белем алгач, сыйныфташлары белән Таңатар мәктәбендә укуын дәвам итә. Аннары инде урта мәктәпне тәмамлагач, балачак хыялын тормышка ашыру һәм яратып сайлаган һөнәр иясе булу нияте белән Бөрегә юллана. Анда бухгалтер һөнәрен үзләштереп, кулына документ алгач, туган авылына кайта. Хезмәт юлын Таңатар авылы сельпосында бухгалтер булып башлап җибәрә. Яшь, чибәр белгеч кызга күз атучылар да күп була. Ләкин Фәйрүзә шушы авылның акыллы, булдыклы, алдынгы механизаторы Кәбирне үз итә, 1973 елда аларның чәчләре-чәчкә бәйләнә, яшь гаилә барлыкка килә. Алар матур итеп дөнья коралар, өч кызга гомер бүләк итәләр, барысына да югары белем биреп, үзаллы тормышка бастыралар. Кызлары Гөлнара, Гөлшат һәм Миләүшә – өчесе дә белемнәре буенча педагоглар. Олы кызлары Гөлнара Борайда укытучы, ә Гөлшат белән Миләүшә Сургут шәһәрендә балаларга тәрбия һәм белем бирүдә бар булмышларын салып эшлиләр.
– Тормыш иптәшемнән бик уңдым, – ди Фәйрүзә апа. – Барлык эшне киңәшләшеп, бергәләп эшләдек. Бу эш – ирләрнеке, монысы хатын-кызныкы дип беркайчан да аермадык.
Чынлап та, май чүлмәге тышыннан күренә дигәндәй, бу гаиләнең тырышлыгын, уңганлыгын аңлау өчен йорт-кураларына күз салу да җитә. Бар җирдә тәртип, табын тулы сый-хөрмәт.
Фәйрүзә ханым килен булып төшкәннән алып, бирегә берегеп, колхоз эшендә җиң сызгана. Элеккеге “Танып” колхозында фермада хисапчы, амбарда кладовчик булып эшли. Эш аның яшәү рәвешенә әверелә, аны ул тәм табып, яратып башкарганга күрә һәрчак уңышларга ирешә дә. Һәр көнне, төрле һава шартларына карамастан, иртәнге дүрттән торып, тәүдә йорт мәшәкатьләрен башкарып өлгерергә, аннары эш урынына ашыгырга туры килә аңа. Йөзеп эшләвенә сокланучылар, ирләр дә булдыра алмаган эшләрне башкаруына таң калучылар да күп була. Йорт-курасында да күпләп мал тота, кош-корт асрый. “Ат җене кагылгандыр сиңа”, диләр үзенә яратып күп танышлары. Ачык йөзле, беркайчан да тик утыруны белмәгән, аш-суга да оста, ихатасын шау-чәчәккә күмгән, йортын гөл бакчасына әверелдергән бу мөлаем ханым бары мактауга лаек.
Тик шунысы кызганыч, гомер буена эшләп, хаклы ялга чыгып, матур тормыш кичергәндә Нуртдиновларга олы кайгы килә – гаилә башлыгы якты дөньядан мәңгелек йортка күчә. Фәйрүзә апа Кәбир абыйны югалтуын бик авыр кичерә. Бу югалтуын ул тик эш белән генә баса. Көн дә иртә белән йортында эшләр башкарып, абзарында тавыклары, маллары янында көнен уздыра. Ә яз җитү белән Фәйрүзә апа бакчасына ашыга. Күзнең явын алырлык аллы-гөлле чәчәкләр – аның сердәшчесе. Шуларга сокланып яши ул. Олы яшьтә булуына карамастан, көче җиткәнче эшли дә эшли. Тәрәз төпләрендәге аллы-гөлле чәчәкләргә күмелеп утырган гөлләр дә биредә нинди хатын-кыз яшәвен әйтеп тора. Авылда ялкау кешеләр матур итеп яши алмавы хак. Сәет авылының котын, бәрәкәтен тәшкил итүче Фәйрүзә Габбас кызы кебек уңган кешеләр күбрәк булсын иде.