Җәмгыять
22 декабрь 2023, 05:35

“Күрсеннәр дип түгел, кеше өчен эшлибез”

Өйләребездә, эш урыннарында ут бетсә, без һәрвакыт югалып калабыз. Электр булмаса, тормыш туктап калган сыман тоела: радио һәм телевизор да дәшми, компьютер һәм замана казанышы булган башка күпсанлы техника да эшләми. Дөрестән дә, ут сүнсә, без ике кулсыз калгандай булабыз.

– Гадәттә безне электр уты беткәч кенә искә төшерәләр, – диде елмаеп Борай муниципаль районы “Электр челтәрләре” муниципаль  унитар предприятиясе начальнигы Айрат Кәримов, оешма территориясе буйлап экскурсия ясап йөргәндә. – Безнең оешмада 19 хезмәткәр бар, сменалап уникешәр сәгать эшләгәннәре дә бар. Бригадалар тәүлек буе: көндез дә, төнлә дә вахтада. Электр тапшыру линияләрендә аварияләр күп очракта һава торышы бозылганда килеп чыга – көчле җил, бозлану нәтиҗәсендә электрүткәргечләр өзелә. Гадәттә без аларны үз көчебез белән җайга салабыз. Быел Уфа – Яңавыл, Уфа – Куеда трассаларының Борай районы территориясендә 7.8 километр озынлыкта яктырту эшләнде. Шулай ук Вострецово  авылындагы храм, Тукай авылында төзелеп килгән мәчет  территорияләрен  тышкы яктырту эшләре башкарылды. Абонентларга турыдан-туры авариясез электр энергиясе бирү – төп бурычыбыз булып тора.
Энергетикларның хезмәте җиңелләрдән түгел. Аларга электр тапшыру линияләрендәге җитешсезлекләрне, һава торышы нинди булуга карамастан, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында җайларга туры килә. Моннан тыш, бу әле куркыныч профессия дә. Ул хезмәткәрләрдән зур игътибар һәм җаваплылык һәм, әлбәттә, ныклы белем таләп итә. Чөнки бу эштәге кечкенә генә хата да зур фаҗигагә китерергә мөмкин.
Диспетчерлык – иң мавыктыргыч урындыр, биредә эш юнәлешләре билгеләнә. Стенада – безнең районның электр тапшыру линияләре схемасы. Өстәлдә – көне буена тынып тормаучы күпсанлы телефон аппаратлары. Биредә көн саен, бер-берсен алыштырып, диспетчерлар эшли. 
– Гадәти көннәрдә безгә унлап кеше шалтыратса, авария очраклары булганда алар йөзләп була, – диләр диспетчерлар. – Кайбер авыллардан урамнарда төнлә баганаларда ут янмаса да, безгә шалтыраталар. 
– Һәрбер предприятиедә иң мөһиме – эшчеләр. Безнең югары профессионаллар булганда, көндәлек эшебез тоткарлыксыз үтәлеп бара. Озак еллар эшләгән водитель Рамил Шәйхетдинов, ун елдан артык эшләүчеләр Рамил Алеев, Денис Әхмәтов, Айдар Зарипов, Эльвир Моратовлар үз эшләренең алдынгылары. Быел гына эшкә килгән Валерий Казимов та озтазларыннан калышмый. Алар районның электр линиясенең өзлексез эшен тәэмин итәләр. Ә боларның барысын да инженер Павел Арменшин җитәкли, – дип үз эшчеләре турында сөйләп үтте Айрат Фәтхи улы. 
Гәзит укучыны инженер Павел Арменшин белән якынрак таныштырыйк. Павел Балтач районында туса да, бала, үсмер чаклары Борай авылында үтә. Беренче санлы мәктәпне тәмамлагач, Уфада эретеп ябыштыручы һөнәренә укып чыга. Аннары Нефтекама шәһәрендә нефть көллиятен тәмамлый. Ивановск өлкәсе Тейково шәһәрендә стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләрендә электрик булып хезмәт итә.  Армиядән кайткач та электриклык эшен дәвам итә,  1986 елда Борай “Электр челтәрләре”нә эшкә урнаша. Ун елга якын монда эшләгәч, авыл хуҗалыгына  электрик булып күчә. Тик 2007 елда кире “Электр челтәрләре”нә кайта һәм бүгенге көнгә кадәр биредә гади электриктан инженер дәрәҗәсенә күтәрелеп, хезмәт итүен дәвам итә. Кырык елга якын стажы бар Павел Хәсәньян улының. 
– Хезмәтемне яратып башкарам. Бер урында гына эшләргә туры килмәде, төрле кешеләр белән эшләргә насыйп булды. Үткәннәргә карап, шуны әйтә алам: миңа биредә эшләү ошый. Безнең коллектив дус һәм тату, – диде Павел ага Арменшин.
Инженер буларак, Павел Хәсәньян улы үзенә нинди җаваплылык йөкләнгәнен яхшы аңлый, чөнки эш урынын бер генә минутка да калдырып китәргә ярамый. Һава торышы начар булганда бигрәк тә. Линиядә авария килеп чыкса, тиз арада бригаданы җыеп, аны бетерергә кирәк. “Күрсеннәр дип түгел, кеше өчен эшлибез”, – ди  ул. Хезмәте турында төпченеп сораша торгач, әнә шундый җавап ишеттек Павел агайдан. Үз сүзләре булса да, шулай барлык хезмәттәшләренең уртак фикерен белдерде ул.
Тормыш алдыбызга әледән-әле яңа таләпләр куя, аларны үтәп, өйләрдә яктылык һәм җылылык булсын өчен тырышалар энергетиклар. 
Әлеге миссияне ихлас күңелле оптимистлар гына башкара аладыр. Борай энергетиклары да әнә шундыйлардан. Алар белән аралашкач, моның шулай икәнлегенә тагын бер кат инандым. 
Бу чыннан да шулай. Хезмәтләренең җайлы баруының сере, мөгаен, эшли дә, ял да итә белүләрендәдер. Яңа елга санаулы көннәр калганда, традиция буенча, энергетиклар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә, эшчәнлеккә нәтиҗәләр ясый һәм киләчәккә планнар кора.

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас