Җәмгыять
21 декабрь 2023, 09:08

Депутат кабул итте

Бүген, 21 декабрь көнне, үзәк район китапханәсендә Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Илшат Әгъзам улы Вазигатов борайлыларны кабул итте. Аңа 6 кеше үзләрен борчыган сорауларын җиткерде.

Лира ЮрасоваЛира Юрасова
Фото:Лира Юрасова

Сораулар авылларда газ булмавы, интернет челтәре юклыгы, авылара автобус маршруты, медицина  буенча булды. 
Авыл территорияләрен комплекслы үстерү программасы буенча районда 15 гаилә чиратта тора, программаның вакытында үтәлүе турында да сорау яңгырады. 
Илшат Әгъзам улы кабул итү вакытында район үзәк дәваханәсенең баш табибы Радик Хәсәнов, район хакимияте башлыгының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы буенча урынбасары вазыйфаларын башкаручы Ленар Вәлиев белән дә киңәшләште. 
Депутат бу сораулар буенча тиешле органнарга мөрәҗәгать итәчәген hәм контрольгә алачагын ышандырды.

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас