Җәмгыять
12 Декабря 2023, 11:27

Бүген паспорт тапшыру тантанасы үтте

Бүген, 12 декабрь көнне, район хакимиятенең актлар залында паспорт тапшыру тантанасы үтте. Йөзләреннән сабыйлык чалымнары да китмәгән әлеге балалар Русия Федерациясенең тулы хокуклы гражданнары булдылар.

Лира ЮрасоваЛира Юрасова
Фото:Лира Юрасова

Кеше тормышында мөһим вакыйгалар шактый булса да, паспорт алу аеруча истә кала торганыдыр. Чөнки нәкъ шул мизгелдән син үзеңне тулы хокуклы Русия гражданины итеп хис итә башлыйсың.

14 яше тулган һәркем кулына паспорт ала. Паспорт – шәхесне раслаучы, юридик көчкә ия документ булып тора. Паспорт белән бергә кешенең хокуклары һәм бурычлары да арта. Ул үзенең кылган гамәлләре өчен җавап бирә башлый. Ә безнең балаларыбызны тәүфыйклы, тәртипле, уңган-булган итеп күрәсебез килә. Алар әти-әниләре йөзенә кызыллык китермәсеннәр иде. Ни дә булса эшләр алдыннан ныклап уйласыннар. Бу хакта паспорт тапшыру тантанасында да кисәтеп үтелде.

Балаларны истәлекле мизгелләре белән район хакимияте башлыгы Рушан  Гәрәев белән  район Советы рәисе Алик Усаев котлады. Алар үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр, паспортның мөһим һәм кадерле документ икәнлеген, аны югалтырга, пычратырга ярамаганлыгын аңлаттылар һәм илебезнең лаеклы гражданнары булып үсүләрен теләделәр.

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас