

Халыкны Борай районы буенча «Бердәм Русия» сәяси партиясенең башкарма секретаре Алик Каюмов, район Советы секретаре Илшат Камалов, Борай үзәк дәваханәсе баш табибы Радик Хәсәнов, «Гаилә» үзәгенең социаль эш буенча белгече Илмира Сәетова, гаилә белән эшләү буенча белгеч Алсу Гомәрова, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгече Гөлчәчәк Бәдретдинова, пенсия фонды идарәсенең клиент хезмәте буенча өлкән белгече Зәлифә Сәмигуллина, муниципаль район хакимиятенең баш юрисконсульты Элина Галина шәхси сораулар буенча кабул иттеләр.
Каенлыклылар һәм ванышлылар хакимият һәм структуралар вәкилләренә үзләрен борчыган сорауларны күп бирделәр. Алар арасында юлларны төзекләндерү, урамнарда утлар булдыру, мобилизацияләнгән, махсус хәрби операцияләрдә катнашучы хәрбиләр гаиләләренә ярдәм күрсәтү һәм башка мәсьәләләргә кагылышлы сораулар булды. Ә иң мөһиме, мөгаен, “Уфа-Бөре-Яңавыл” юлының 162нче километрында урнашкан Танып елгасы аша үткән күпернең җимерелү, вакытлыча төзелеп килгән күпернең әле дә эксплуатациягә кертелмәве булгандыр.
Халыкны кабул итүгә килгән белгечләр күтәрелгән мәсьәләләрне хәл итәргә тырышачаклары турында белдерделәр.