

Әтисе Заһит Бөек Ватан сугышыннан соң япон сугышына да эләгә, шуңа күрә 1946 елда гына туган ягына кайта. Сугыштан соңгы елларның барлык авырлыгын үз иңендә күтәргән алты балалы Заһит гаиләсе.
Калтасы районы Күгәрчен авылында урта белем ала Рабига. Танып елгасы аша көзен, язын көймә белән йөрсәләр, кышын боз аша чыгарга туры килә укучыларга.
“Көрҗә клубында 1964 елда эшли башладым. Ул вакытта миңа 18 генә иде”, – дип яшьлеген искә ала Рабига әби. Әле яңа гына мәктәп тәмамлаган кызга мондый җаваплы эшкә тотыну бераз куркыта, әлбәттә. Әмма авыл халкы аңа баласытып түгел, киресенчә, клуб мөдире итеп хөрмәт белән карыйлар. Өч ел эшләгәч, китапханәче итеп билге-лиләр. Лаеклы ялга чыкканчы, бер җирдә генә эшләп, үз эшенә тугры булып кала хезмәт ветераны.
Үз һөнәренең остасы булу белән беррәттән эшен мәгънәви иҗат белән баетып яшәве белән дә зур ихтирамга лаек Рабига әби.
– Дөньяны танып-белүдә китап – ачкыч булып тора. Кеше күңеленә ачкыч табу өчен үз эшеңә баштанаяк чуму, кешеләрне ярату кирәк, – ди Рабига әби.
Ул авылда, район күләмендә уздырыла торган бәйрәм чараларының активисты да, китап яратучы балалар катнашында район һәм республика күләмендә үткәрелә торган төрле дәрәҗәдәге конкурсларда катнашып призлы урыннар яулаучы оста оештыручы да була.
Иске Көрҗә авылы егете Өлфәт белән дүрт балага гомер бүләк итеп, олы тормыш юлына чыгарганнар. Бианай белән 35 елдан артык бергә тату торалар.
– Кич малларны җыеп, сыерларны сава идем дә, клубка чыгып китә идем. Бианам балаларны карап кала. Ипиләр пешереп, ашлар әзерләп тора иде мин кайтуга. Ишекне бер тапкыр да бикләп йөрми идек. Ачык ишеккә кайттым, бикләсе юк – чыгып киттем, – дип тик җылы сүзләр белән генә искә ала бианасын Рабига әби.
Әни буларак та Рабига әби күпләргә үрнәк. Балалары үзләре кебек инсафлы, тырыш. Авылдагы уллары һәрчак ярдәм итеп, булышып торалар, Ревда һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә яшәүче балалары да һәрвакыт кайтып, хәл белешәләр, ярдәмләшәләр. Җиде онык белән дүрт оныкчыкка куанып яши әле әбекәй.
Лаеклы ялга чыккач та тик тормый Рабига әби. Үзе бакча утырта, үзе эшкәртә, сарыклар да карый, кош-корты да бар.
– Хәзер тормыш матур, эшлим дигән кешегә юллар ачык, бары тырыш булырга гына кирәк. Хезмәт сөйсәң генә уңышка ирешергә мөмкин. Яшьләр укысын, эшләсен, кыенлыклар алдында югалып калмасын иде. Һөнәрне сайлап алгансың икән, аны яратып, җаваплы һәм намуслы итеп башкарырга кирәк!, – ди Рабига әби.