Җәмгыять
6 декабрь 2023, 10:00

Ак күңелле Зәлфирә әби

Һәр авылда да бардыр ул изге йөрәкле, иманлы әбиләр. Миңле авылында да бар алар. Олысы-кечесе яраткан, хөрмәт иткән, киң күңелле, кешелекле, авылның иң хөрмәтле кешеләренең берсе Зәлфирә Шәрифҗан кызы Идиятуллина.

Ак күңелле Зәлфирә әбиАк күңелле Зәлфирә әби
Ак күңелле Зәлфирә әби

Зәлфирә әби бүгенге көндә инде урыны да калмаган Валыш авылында дөньяга килгән. Авыр сугыш елларында туганга аның балачагы, үсмер еллары бик авыр узган. 1950нче елны Зәлфирә мәктәпкә беренче сыйныфка бара. Мәктәпләр мичкә ягып җылытыла, кием барлы-юклы, ашарга – ачтан үлмәслек, җан асрарлык кына. Шулай да, замана авыр булса да, укытучылары аларны укыту белән беррәттән чигү-тегү эшләренә дә әйрәтә. Мәктәптән кайтып, сумкасын өйдә калдырып кыз басуга эшкә йөгерә. Төрле эштә эшли ул. Ә эш укучы бала өчен авыр булса да, бераз тамак ялгарлык ышаныч бирә.
Җиде класс белем алгач, Зәлфирә фермада хезмәт юлын башлап җибәрә. Сарык көтүен көтә, тирес чыгаруда, басуда утауда, чәчүдә бик озак еллар эшли. Менә шулай үсмер еллары узып киткәнен, никах сәгате сукканын сизми дә кала ул. Шушы авыл егете Риф белән чәчләрен-чәчкә бәйләп, матур гаилә коралар.
Туган авылларында нибары ике генә өй калгач, алар Миңле авылына күчеп төпләнәләр. Биредә дә ул үзен сынатмый. Бар булмышын салып, җиң сызганып колхоз эшенең уртасында йөзә. Иртә яздан кара көзгә кадәр басуда булса, кышларын фермада терлекче булып эшли. Ә гаилә башлыгы механизатор була.
Яшь парның бер-бер артлы – ике уллары һәм бер кызлары дөньяга аваз сала. Идиятуллинар балаларын да үзләре сыман эшсөючән, кешелекле итеп үстерәләр.Уллары Айрат белән Ренат әтиләре сыман техника яраталар, шуңа күрә дә водитель һөнәрен сайлаганнар. Ә кызлары Эльвира укытучы. Менә шулай балаларын олы тормыш юлына чыгарып бик матур яшәп ятканда гаилә башлыгы мәңгелек йортка күчә. Зәлфирә апа япа-ялгызы торып кала. Ялгыз түгел ул, балалары олы таяныч.
Кызы Эльвира Нефтекама шәһәрендә эшләсә дә, атна саен әнисе янына ялга кайта. Зәлфирә әби дә атна ахырын зарыгып көтеп ала, чөнки аның балалары, оныклары әниләре, дәү әниләре янында кунак булалар.
Җәй көннәре аларның өй аллары шау чәчкәгә күмелеп утыра. Урам ягы да зәвык белән бизәлгән. Балкып утырган йорт әкият илен хәтерләтә. Иртә яздан кара көзгә кадәр өй алдында әкият персонажлары сыннары пәйда була. Зәлфирә әби керсә-чыкса шулар белән сөйләшеп, серләшеп йөри. Олы яшьтә булуына карамастан, бакчасында нинди генә нигъмәтләр үстерми. Хәтта, карбызына кадәр бар.
Эштән бшканы белмәгән ул. Хезмәт кенәгәсендәге 42 ел хезмәт стажы шуны дәллиләп тора.
Гомернең сикәлтәле юллары артта калган. Маңгайларга сырлар төшкән, чәчләргә ак кырау кунган, күңелгә тормышның барлык хатирәләре сыйган. Ә киләчәккә ышаныч барыбер сүнмәгән. Тормыш авырлыклары бу ышанычны сүрелдермәгән.
Ак яулыклы әби! Син барысын да күрдең: яхшысын да, начарын да. Ә иң мөһиме – синең Ходай Тәгаләгә ышанычың саф булып калды. Тәсбих тотып, илнең иминлеген, балаларыңның саулыгын теләп намаз укыйсың. Теләгең кабул булсын, мәрхәмәтле әби.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас