

Мөмкинлекләре чикле китап укучылар белән эшләү үзәгенең әйдәүче китапханәчесе Диларә Нурова чараны күңелгә үтеп керерлек итеп алып чараны ачып, алып барды. Аннары сүзне район биләмәара үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Рәвил Әхмәтов алды. Ул чыгышында иң беренче сабыр күңелле, балалары өчен җан атып торучы әниләрне котлады. Аннары сәламәтлекләре чикле булган балаларның нык, чыдам булуларына һәм тормышны яратып яшәүләренә басым ясады. Киләчәктә дә бергә булып, шушы матур, якты бинада очрашырга насыйп булуын теләде. Тормыш сынавына дучар булганнарның күңелен авыл китапханәсе хезмәткәрләре үзләренең җыр-моңнары, дәртле биюләре белән күтәрделәр. Чараның икенче өлеше чәй табыны артында дәвам итте. Мөмкинлекләре чикле булган китап укучыларның чарасын үткәрү өчен “Фермер”, “Наил”, “Ихлас” һәм “Автореал” кибетләре хуҗалары спонсорлык ярдәм күрсәткән.
Әйе, авыруны берәү дә сорап алмый. Кемдер тумыштан Аллаһ Тәгалә язган язмышына риза булып яши, кайберәүләргә көтмәгәндә килә бу сынау. Шул авырлыкларга бирешмичә, көчле рухлы булып яшәүләре сокландыра да инде. Һәрбарчабыз да, бер җылы сүзме ул, физик яисә матди ярдәмме, мөмкинлегебездән чыгып, үзебезнең аларга булган ихтирамыбызны, игътибарыбызны күрсәтергә тиешбез.