Җәмгыять
30 ноябрь 2023, 08:04

Яшәү тәме – хөрмәттә

Көтмәгәндә килеп кергән “кунак”ны аптырап та, шатланып та каршы алдылар Миңле авылында яшәүче Камалтдиновлар гаиләсе.

Зәнфирә Авзал кызы шунда ук чәй өстәле әзерлим, дип борчылып йөри башлады. Очрашу сәбәбен аңлаткач кына эш беткәчкә калдырып түргә дәште. “Әнәс сөйләсен,  мин тыңлап утырам”, – диде ул ягымлы карашын иренә төбәп һәм аны иңнәреннән кочып. Аларның үзара мөнәсәбәтләрен аңлау һәм соклану өчен шушы бер мизгел җитте. Кешегә күрсәтү өчен үзеңне шулай тотып булмый. Ирле-хатынлы Камалтдиновларның бу вакытта күзләрендә бер-берсенә карата мәхәббәт, ихтирам, хөрмәт ярылып ята иде. Елмаеп куйдым. Сөйләшүебез дә рәсми түгел, җылы, күңелгә рәхәт килеп чыкты.
Әнәс Әсхәдулла улы тумышы белән Миңле авылыннан. Алты балалы гаиләдә туа. Әнәс  кечкенәдән эшкә өйрәнеп үсә. Шуңа күрә армиядә хезмәт итеп кайткач, авыл хуҗалыгында эшли башлый. Тракторчыга укып чыгып, таныклык ала. Лаеклы ялга чыкканчы, трактордан төшми.
Зәнфирә Авзал кызы Тәтешле районы Акбулат авылыннан. Дүрт бала үсәләр. Акбулат мәктәбен тәмамлагач, яшь кыз Свердловскийда заводта эшкә урнаша. Тик язмыштан узмыш юк дигәндәй, Әнәсне очратып, Миңле авылына килен булып төшә. Яңа йорт төзеп чыгалар. Шул вакыттан инде 45 ел үтеп тә киткән. 
Зәнфирә апа башта колхозда төрле эшләрдә эшли, аннары сыер савучы була, 35 ел хезмәт стажы белән лаеклы ялга чыга. Күпьеллык намуслы хезмәте өчен “Хезмәт ветераны” дигән мактаулы исем бирелә.
Әмма аларның иң зур байлыклары – балалары, оныклары. Уллары Азат – Екатеринбург шәһәрендә төзүче, ә кызлары Айсылу Нефтекамада тәрбияче булып эшли.  Өч оныкның казанышларына куанып яшиләр Зәнфирә апа белән Әнәс абый.  
Камалтдиновлар – нык, эшчән гаилә. Гомер буе колхозда тырыш хезмәт куйган буын. Күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре һәм авыл хуҗалыгы үсешенә керткән өлешләре зур. Ул чорда терлекчелектә күпчелек эш кул көче белән башкарыла иде. Хезмәтләре җинел булмаган, ләкин алар беркайчан да зарлануны белмәгән, hәрвакыт алдынгылар рәтендә булганнар. Тынгысыз, уңган гаилә колхозда да эшләгән, йорт тутырып мал да асраган, балаларны да тәрбияләп үстергән. 
Зәнфирә апа белән Әнәс абый лаеклы ялга чыккач та тик утырмыйлар. Бакчада яшелчә-җимеш үстерәләр, ихата тутырып кош-корт асрыйлар. Бал кортлары да бар аларның. Көчләрен һәм вакытларын кызганмый, Камалтдиновлар  умарталыкларында мәш киләләр. Бар яклап та булдыралар.
45 ел бергә, бер һаваны сулап, бер хыяллар белән яшәгәннәр икән, димәк, моның үз сере бар. Гаилә бәхетенең сере бер-береңне аңлап, кирәк чакта сабыр булып, яратып, хөрмәтләп, кешене ничек бар, шулай кабул итеп яшәүдә дип саный Зәнфирә һәм Әнәс Камалтдиновлар.

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас