Җәмгыять
30 ноябрь 2023, 11:25

Төзекләндерү – тәмамланмый торган процесс.

Авыл территорияләрен комплекслы үстерү дәүләт программасы авыл халкының тормыш дәрәҗәсен һәм мәшгульлеген арттыруга юнәлдерелгән. Бу программа кысаларында нәрсәләр эшләнде?  Сорауларга җавап эзләп без район хакимиятенең инвестицияләр, эшкуарлык һәм икътисад бүлеге начальнигы  Альмира Баһаутдиновага  мөрәҗәгать иттек

Төзекләндерү – тәмамланмый торган процесс.Төзекләндерү – тәмамланмый торган процесс.
Төзекләндерү – тәмамланмый торган процесс.

«Безнең эшнең өстенлекләреннән берсе – авылда яшәүчеләрнең тормыш сыйфатын күтәрү. Дәүләт программасы бу бурычларны хәл итүдә үзенең комплекслы алымнары белән бик вакытлы булды», - дип билгеләп үтте ул.

Авыл территорияләрен комплекслы үстерү дәүләт программасы буенча беренчеләрдән булып район үзәгендә “Әкият” балалар мәйданчыгы төзелде. Шулай ук 2020 елда Зур Бадрак, Яңа Тазлар, Кушманак авылларында да балалар мәйданчыклары барлыкка килде. Дүсмәт белән  Вострецово  авылларында балалар өчен ял урыннары 2021нче елда төзелә. Шулай ук Дүсмәт авылында, Борай беренче санлы мәктәп янында спорт сөючеләр өчен  мәйданчыклар булдырылды.

Район үзәген чисталыкта тоту өчен 13 контейнер мәйданчыклары ясалган.

Якташларыбызның яраткан урыны булган “Салкын чишмә” дә  нәкъ шушы программа ярдәмендә төзекләндерелде.

2023нче елда Борай авылы Уральская  урамында балалар өчен яңа мәйданчык барлыкка килде.

Альмира Илдар кызы әйтүенчә, барлык проектлар да Башкортстан республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәме белән «Авыл территорияләрен төзекләндерү» юнәлеше буенча «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында тормышка ашырылды.

Планлаштырылган бурычлар исәбендә – тагын да балалар өчен мәйданчыклар төзү, Сару елгасы буендагы сәламәтлек сукмагын “Салкын чишмә” белән тоташтыру, “Аккош күле” тирәсендәге территорияне, авыллар территорияләрен төзекләндерү һәм җыештыру буенча чараларны дәвам итәргә.

Күргәннәрдән һәм ишеткәннәрдән соң безгә бүләк ителгән табигать хозурлыгын сакларга һәм без яшәгән авыллар уңайлы, матур булсын дип тырышырга кирәк дигән фикер үзеннән-үзе туа. Бу күпчелек анда яшәүче кешеләрдән тора. Төзекләндерү – бервакытта да тәмамланмый торган процесс.  Гомумән, районда  башкарылучы, планлаштырылган эшләр халык мәнфәгатьләрен күздә тотып, кешеләрнең яшәү шартларын яхшырту, уңайлы итү максатында эшләнә.   

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас