

Араларында төрле язмышлы, төрле характерлы кешеләр бар шул. Кемдер башкалар белән аралашудан читләшә, читенсенә, кемдер, киресенчә. Безнең Борай авылы кызы Ирина Нафикова кебек, үзе аралашырга ашкынып торучылар да юк түгел.
Ирина бүген дөньяның матурлыгын бары төшләрендә генә күрә – ул дөм сукыр. Ләкин һәрвакытта да болай булмаган.
Калтасы районы кызы Фенера белән районыбызның Тукай авылы егете Айрат Нафиковлар гаиләсендә өч баланың икенчесе булып дөньяга килә Ирина. Балачактан ук шук була, апасы, энекәше белән тату үсә кызыкай. Беренче санлы мәктәпне тәмамлагач, Уфа кооператив техникумында укып, бухгалтер дипломы ала. Аннары милициягә хисапчы булып эшкә урнаша. Ике ел ирекле ялланган булып эшләгәч, аттестация үтә һәм кече сержант дәрәҗәсен ала. Шул ук вакытта Русия кооперация университетының Уфа филиалында укып йөри. Булачак югары белемле белгечнең бөтен имтиханнарын тапшырып, диплом якласы гына кала. Әйе, куанычлы мәшәкатьләр... Тик авыр чир Иринаның язмышын үзгәртә. Күз тирәсендәге шешкә операция ясарга туры килә. Операция вакытында күз нервларына зыян килә һәм ул кырык көн комада була.
– Комадан уянган идем, күзләрем күрми, тирә-як кап-караңгы. Фикерләрем дә чуалды, хәтер дә югалды, сөйләшергә дә авыр булды. Башта зур стресс кичердем, – диде әңгәмәдәшем ул чорны исенә төшерәсе килмичә. – Туганнарым бик ярдәм иттеләр, бөтен җирдә йөртәләр.Укытучыларым да хәлемне белеп торалар. Волоколамскидагы Сукырларны тернәкләндерү үзәгендә өч ай укып кайттым. Шунда үзем кебек егет-кызлар белән аралашкач кына язмышыма буйсына башладым, карашым тамырдан үзгәрде, дисәм дә була. Күбесе – тумыштан сукырлар, ә мин бит әле бу дөньяда нәрсә дә булса күрергә өлгердем, дип юандым. Исән-саумын, ике аягымда йөрим. Барысы да чагыштыру аша танып-беленә икән. Кроватьтан тора алмаучы яки коляскада гына утырып йөрүче инвалидлар да бар бит. Кайсыбызга начаррак булуын кем белә. Зарланмыйм, баш очымда – түбәм, өстәлебездә ипи-тоз бар.
Ирина Уфада укуын да ике ел үткәч тәмамлый. Үз көче белән диплом яклап, югары белемле була.
Волоколамскида бәйләргә, тегәргә өйрәнеп кайта Ирина. Гади генә оекбашлар бәйли. Әнисе үрнәкләр кисеп бирә, ә Ирина тегә. Төрле конкурсларда катнашып, грамоталарга ия була. “Танып” санаторийында җырлар конкурсында җиңеп, беренче урынны ала. Җырларга, биергә бик ярата Ирина. Пластилиннан төрле сыннар ясарга да оста.
Бөтенләй дә күрмәве хакында белмәсәм, Ирина башкалардан кайсы да булса ягы белән аерыладыр дип уйлап та карамас идем. Чөнки үзен – урамда яисә өйдә булсынмы – бик ышанычлы тота. Әлбәттә, кирәкле күнекмәләр еллар һәм тәҗрибә белән тупланган.
– Баштарак аякларның бер исән төше дә юк иде, стенага маңгай белән килеп бәрелгән очраклар да аз булмады, – дип сөйләде көлә-көлә Ирина. – Әмма бер нәрсәне югалтсаң, икенчесен табасың икән. Күз күрми башлагач, колак ишетү, ис сизү, тоемлау көчәйде. Стена яки ишекнең кайда булуын, хәтта урамнан барганда алда машина торуын да сизәм. Иң мөһиме – курыкмаска кирәк.
Иринаның уң кулы – әнисе Фенера апа. Бар җирдә дә озатып йөрүче терәге ул. Әтисе Айрат абый да кызының бар теләген үтәргә генә тора.
– Башта бик кыен булды. Бер вакыт Ирина килеп “Әни, кайгырма. Исеңдәме, сөйләшергә дә, йөрергә дә авыр иде, хәзер менә үзем йөрим, үзем сөйләшәм. Аллаһ бирса, күзләрем дә күрә башлар.” – диде. Кызымның шул сүзләрен ишеткәч, минем дә өметләр барлыкка килде, – ди Фенера апа. – Мадис Фәрхетдиновка рәхмәтләребез бик зурдан, үзебезнең ветераннар житәкчесе Наил Мәрданов һәрвакыт хәлебезне белешеп тора. “Солнечный лучик” үзәгенең җитәкчесе Елена Шумских та – терәгебез. Социаль адаптация һәм реабилитация үзәгендә шәмнәр эшләп, үзебезнең сугышчыларыбызга гуманитар ярдәмгә кушылдык.
Ирина белән очрашканнан соң шуны аңладым: аның кебек кешеләр барыбызга үрнәк булып тора. Алар тормыш авырлыкларына сынмыйча, дөньяның тәмен белеп яши. Без яңгыр яуса, кояш ныграк кыздырса да зарланабыз, булганның кадерен белмибез. Бу дөньяда бәхет өчен сәламәтлек кирәк икән.