

Борай авылында яшәүче тыл ветераны Рәйфә Сөләйман кызы Минәҗева – Каменск-Уральский шәһәрендә ташчы, штукатур-маляр булып эшләүче батыр кызларның берсе була. Авыр эш, ачлык, ялангачлык – бөтен михнәтләрне дә татырга туры килә аңа. Ә сугыш елларында олылар белән беррәттән урман эшләрендә, мунчала төшерүдә эшли. Һөнәрне дә җиңелен сайламаган, ә ир-атлар башкара торганын сайлап алган, бәлки нужа мәҗбүр иткәндер. Ташчы, штукатур һөнәре аңа әтисеннән килгән. Сөләйман ага оста куллы кеше булган. Агачтан да ниләр генә эшләмәгән. Чаналар, чиләкләр, савытлар, өй җиһазлары һәм башкалар. Рәйфә дә әтисенә ияреп эшкә өйрәнә.
– Мин Каратамак авылында туып-үстем, – дип сөйли Рәйфә әби. Сигез балалы гаиләгә сугыш вакытында байтак михнәтләр кичерергә туры килә. Балалар да олылар белән беррәттән эшкә җигелә. Җәй буе басуда чүп утау, аннан бәрәңге казу, кышларын фермада мал карауда, дус кызлары белән торф чыгаруда эшләү. Әле бит ачлык үзәккә үтә. Сугыштан соң да тормыш җиңеләйми. Свердовск шәһәренә чыгып китеп, анда төзелештә ташчы булып эшли. Гомерлек ярын да ул биредә очрата. Свердловск егете Рәфит Минәҗев белән араларында мәхәббәт уты кабына һәм яшьләр гаилә корып җибәрәләр.
Әмма бу яшь гаиләнең балалары булмый. Рәйфә апаның яшьли авыр эштә эшләве аны ана булу бәхетеннән мәхрүм итә. Кызганычка каршы, тормыш иптәше бу дөньядан китеп бара. Япа-ялгызы чит якларда яшәргә теләми, Борай авылына кайтып төпләнә.
Бүгенге көндә Рәйфә әби үз фатирында изге күңелле, ярдәмчел Рәфинә Хафизова тәрбиясендә яши. Рәфинә Рәйфә әбине жәлләп, ятим булганы өчен аңа ярдәм итәргә була.
– Олы кеше, балалары юк. Яше дә инде сөбханалла. Олы кешегә бер җылы сүз дә җитә бит инде. Шуңа күрә мин аңа үз теләгем белән ярдәмләшергә булдым. Олы кешеләргә кулымнан килгән кадәр ярдәм итү миңа авыр түгел. Аңа әллә ни кирәкми. Җылы сүз – җан азыгы дигәндәй. Рәйфә әби бик сөйләшергә ярата. Үзенең башыннан узган хәлләрен, язмышын тәсфилләп сөйли. Шуңа сөйләшеп утырыр өчен мин кич өй эшләремне бетергәч, иркенләп киләм аның янына. Ә көндезен инде кибеттән кирәк-ярак әйберләр алып кайтып бирәм, фатирын юып, җыештырам, ашарына пешереп ашатам. Рәйфә әби үзе бик канәгать. Ачык күңелле кеше. Бигрәк тә шигырь язарга яраткан. Эшендә дә гел алдынгылар рәтендә булган. Моны исә аның сандык төбендәге бер төргәк Мактау грамотлары дәлилли, – дип сөйләде Рәфинә ханым.
Әйе, Рәйфә әби җиңел тормыш юлы узган дип булмый. Язмышы бик сикәлтәле булган аның. Дөньяның бөтен авырлыгын үз иңендә татыган.