Җәмгыять
29 ноябрь 2023, 11:02

“Аек авыл-2023”

Бүген, 29 ноябрьдә, “Аек авыл-2023” республика конкурсының район этабы үтте

Лира ЮрасоваЛира Юрасова
Фото:Лира Юрасова

Махсус комиссия районның авыл биләмәләре тарафыннан әзерләнгән видеороликлар һәм презентацияләр белән танышты. Әҗәк авыл биләмәсеннән – Әҗәк, Бадрактан – Тукай, Ваныштан – Йомакай,  Каенлыктан – Колай, Кәшкәләүдән – Бакалы, Кузбайдан – Алтаю, Кушманактан – Кушманак, Таңатардан – Сәет-Көрҗә, Тепляктан – Тепляк, Чалкактан – Хаҗи, Вострецоводан – Яңа Бикмәт һәм Борай авыл биләмәсеннән Шабай авыллары “Аек авыл” исеменә дәгъвә итте.

 “Аек авыл – 2023” бәйгесендә катнашкан авыллар тулы, мәгънәле тормыш белән яши. Мәдәни чаралар биредә даими үткәрелеп, анда авылның һәр кешесе катнашуы, урыннардагы җәмәгатьчелек аек яшәү буенча актив эш алып барганлыгын ишетү һәм тәкъдим ителгән презентацияләр аша алар белән танышу җанлы барды. Комиссия әгъзалары презентацияләрнең эчтәлегенә, бәйгенең таләпләренә туры килү-килмәвенә, сөйләүченең чыгышына һ.б. бик күп критерийларга игътибар итте.  Беренче урынга Алтаю авылы лаек булды. Икенче урында – Йомакай, өченче урынны Тукай һәм Әҗәк авыллары бүлештеләр.

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас