Җәмгыять
22 ноябрь 2023, 04:45

Үз үрнәгендә тәрбияләүче ана

Табигатьнең иң гүзәл, алтын көзләрдә, көзге муллыкта Бәләкәй Бадрак авылында, әти-әнинең олы куанычы булып, гаиләдә көтеп алынган бердән-бер кыз бала дөньяга аваз сала. Аңа чәчәк исеме Ләлә дип кушалар.

Үсеп буй җиткереп, Бадрак урта мәктәбен тәмамлап, Ләлә Уфа шәһәренә юллана. Ләкин аңа шәһәрдә озак яшәргә насыйп булмый, авылга ялга кайткач Ләләне язмыш Иске Карагыш авылы егете, Кушнаренко авыл хуҗалыгы техникумын кызыл дипломга тәмамлаган, Ленин исемендәге колхозда зоотехник булып эшкә кайткан Мәүләви Әсхадуллин белән очраштыра. Олы мәхәббәт хисләре аларны гомерлеккә бергә кавыштыра. Мәүләви Нигамәт улы колхозда үзен яхшы, булдыклы, тырыш белгеч итеп күрсәтә. Күп тә үтми, аны “Агыйдел” колхозына рәис итеп тәгаенлиләр. Яшь гаилә Ялдәк авылына юллана. Алар икесе дә баштан аяк җигелеп, “Агыйдел” колхозында эшли башлыйлар, хуҗалыкны районда алдынгылар рәтенә чыгаралар. Ләлә колхоз идарәсендә хисапчы булып көч түгә. 
Бергә яшәү дәверендә алар өч малайга гомер бүләк итәләр. Малайлары да үзләре кебек тырыш, уңган, булдыклы булып үсәләр. Мансур белән Марс әтиләре юлыннан китеп, Башкортстан авыл хуҗалыгы институтының зоотехник бүле-ген тәмамлыйлар. Ләлә үзе дә Кушнаренко авыл хуҗалыгы техникумында укып чыга. Балалары тормыш юлына басканда гына, һич көтмәгәндә тормыш иптәше Мәүләви юл һәлакәтенә очрап, һәлак була. Ләлә өч баласы белән ялгыз торып кала. Ләкин ул сынмый, сыгылмый. Уллары Мансур белән Марс гаилә корып, әтиләре үрнәгендә тәрбия алганга күрә, үз юлларын үзләре таба. Мансур Уфа шәһәрендә үз эшен ачып, өч бала тәрбияли. Марс Себер тарафларында эшли. 
Кече улы Марат мөмкинчелеге чикле бала булып туа, мәктәпкә йөри алмый. Аны укытучылар өйгә килеп укыталар. Миңа да Маратны өйләренә барып укытырга туры килде. Шул гомердән соң 20 елдан артык үтте. Ләлә белән якын дуслар булып, һәрвакыт хәлләребезне белешеп, бер-беребез белән киңәшләшеп яшибез. Мин Ләлә кырына барган саен олы шатлык, сөенеч кичерәм. Борайда яшәүчеләр Ләләнең күңеле кешеләргә карата изгелек, яхшылык белән тулы икәнен беләләр. Һәрвакыт аның йөзе көләч, шат. Язмышыннан да, хәзерге тормышыннан да ул бик кәнәгать яши. Өй эче гөлләргә үрелгән, бихисап төр гөлләр бизи аның ихата-курасын да. Бөтен җирдә  пөхтәлек, чисталык күзгә ташлана. Ә иң мөһиме, Ләлә бөтен җаны-тәне белән Маратка тиешле тәрбия бирергә тырыша. Ләләнең төп максаты – улына хезмәт тәрбиясе бирү. Маратның туган көнен ел да зур бәйрәм ясый – туганнарын, якын танышларын, дусларын чакырып шатлыгын өләшә.
Бүгенге көндә күп кенә кешеләр күршеләре белән аралашмыйлар, бикләнеп гомер иткән чорда Ләләнең дуслары күп, күрше-күләннәре белән дә бик тату, бердәм яшиләр. 
Ә Ләләнең дуслары, якыннары, туганнары һәрвакыт аның янында. Ләлә ханымга Ходай барысын да өеп биргән: сабырлык, түземлек, чыдамлык, ягымлылык, сөйкемлек, изгелек, назлылык, нәзәкәтлелек. Балаларына үрнәкле, хәстәрлекле әни, оныкларына яраткан нәнәй. Маскировкалау челтәрләре үрү буенча осталык сәгатьләре уздырган чакта  Ләлә ханым өч оныгы белән килгән иде. Менә кайда ул үз үрнәгендә тәрбияләү. 
Һәр аткан таңга сөенеп, гел изге гәмәлләр кылып яшәргә күнеккән Ләлә ханым изге ана да,  игелекле, кешелекле кайнана да, дус-ишләренә тугры дус, туганнарына эчкерсез, ачык йөзле апа-сеңел дә. 

Роза Вәлиева.

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас