

Ялдәк авылы кызы Әлфия Бөре дәүләт педагогия институтында физика-математика факультетында укып, кулына диплом алып чыга. Беренче тәҗрибәне Борай гимназиясендә ала. Аннары Ялдәк авылына күчереләр. Шул вакыттан башлап, гомеренең 27 елы информатика, физика укытучысы һөнәре белән бәйләнгән аның. Укытуын дәвам итәр иде, тик авылда мәктәп ябылган. Шулай итеп Әлфия ханым эшсез кала. Тик озакка түгел, авыл китапханәсенә эшкә чакырып алалар аны. Җиң сызганып яңа һөнәрне үзләштерә башлый Әлфия ханым. М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетын дистанцион рәвештә тәмамлый. Аның тырышлыгы белән китапханәдә әдәби кичәләр, сәнгатьле шигырь уку бәйгеләре, викториналар, музыкаль кичәләр уздырыла, кайчан керсәң дә, яңа китаплар, басмалар урын алган күргәзмә белән танышып була. Аның төп максаты – китап укучыларда туган телне өйрәнүгә һәм саклауга карата кызыксыну уяту, үз халкының мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә хөрмәт тәрбияләү. Китапханәче апа бар яктан да килгән, кешелекле, иҗади эшләүче, бай тәҗрибәсе белән уртаклаша, киңәшләре, җылы сүзе белән кешенең күңелен күтәрә белә.
Кизгән егете Фәнил белән Әлфия Борай мәктә-бендә эшләргә кайткач танышалар. Яшь егет яңа гына армиядән кайткан, кино чилтәрләрендә шофер булып эшләгән вакыты. Егет белән кыз очрашып йөри башлыйлар. Шул вакытта яшь укытучыны Ялдәк мәктәбенә күчерәләр. Фәнил дә сөйгән яры белән аерыласы килмәгәнгә, Әлфиясе артыннан күченеп килә Ялдәккә. Монда ул мәктәптә хәрби җитәкче булып эшли башлый. Шул елларда яшьләр тату, нык гаилә коралар. Дүрт бала, өч ул һәм бер кыз тәрбияләп үстерәләр. Балалары барысы да югары белемле, тормышта үз юлларын тапканнар.
Алтын куллы Фәнил тимердән коеп, агачтан уеп ясау белән мавыга. Өйдәге күп кенә әйберләр аның кулы белән эшләнгән. Гардиннар, өстәлләр, урындыклар... Тормыш иптәше авыр чирдән вафат булса да, Әлфия ханым аның истәлеге итеп күп әйберләрне саклый. Әйе, Фәнил абый эшләгән истәлекле әйберләр китапханә түрендә дә урнашкан. Шулай ук Әлфия ханымның да иҗади кеше буларак, күп кенә кул эшләре биредә бар.
Әлфия ханым үз йортында уңган хуҗабикә дә әле, кулыннан килмәгән эше юк: бакча тутырып яшелчә, җиләк-җимеш үстерә, салатлар, кайнатмалар әзерли. Кызы, уллары, кияве белән киленнәренә кадерле әни, сөекле оныкларына яраткан дәү әни дә ул.