

Шулай ук урман байлыкларын җыеп, бик күптөрле шифалы үләннәр киптерә. Төрле җиләк-җимешләр, дару үләннәре, гөмбә җыя. Менә шулай иртә яздан кара көзгә кадәр урманнан кайтып керми ул. Көзен исә бакчасында тәртип ясап куя. Сарымсагын, суганын, бакча җиләген үстерүгә аеруча өстенлек бирә. Ул үстергән сарымсакның бер башы гына да чүлмәк кадәр була. Аның бакчасында үскән нигъмәтләр шулкадәр үсә, кешеләр шаккатып торалар. Җиләк-җимеш тәлгәшләре сыгылып, баллы җимешләре белән күзне камаштыра, ә бакча җиләге бер-берсе шырпы кабыннан зурлар. Бу кадәр сихри могҗизаны күреп үзем дә таң калдым. Бу ханым белән якыннан танышу өчен Бәләкәй Бадрак авылына юл тоттым. Илүсә Габдулхай кызы төбе белән Шүнәк авылыныкы булса да, әнисе Бадрактан булгач, бүгенге көндә ул шунда яши. Илүсә апа яшьли тормышның ачысын да, төчесен дә татып, үзаллы тормыш юлына аяк баса. 17 яшеннән әтисенең апасына ияреп Мәскәүгә чыгып китеп текстиль фабрикасына эшкә урнаша.
– Эшне бәләкәйдән яратып үстем. Сигез генә яшьлек чагымда ук әниемә ярдәм итәм дип сеңлем Гөлфинәнең пеленкаларын юып, көчем җитсә-җитмәсә күтәреп, аны карый идем. Үсмер чакта абзар тулы мал-туар, кош-корт. Әти-әни колхоз эшендә булгач, бөтен авырлык миңа төште. Ә фабрикага барып эшкә урнашкач, мин үземне оҗмахта сыман хис иттем. Яхшы эшләдем, яшь булуыма карамастан, кайда гына эшләсәм дә гел алдынгылар рәтендә булдым. Рязань егете Петр белән гаилә корып, ике бала тәрбияләп үстердек. Бик катлаулы гомер юлы үтеп, бик күп югалтулар кичердем, – ди Илүсә апа.
Әйе, героем тормыш иптәшенең әти-әнисен, үзенең әти-әнисен тәрбияләп, соңгы юлга озата. Мәскәү, Подмосковье да эшләп, яши. Хаклы ялга чыккач, әнисенең йортына кайтып төпләнәләр. Һәм шушында матур итеп дөнья көтеп яшиләр. Тик шунысы кызганыч, Илүсә апа 40 ел яшәгән ярын да югалта. Менә елдан артык инде ул берүзе яши. Шундый авыр кайгы-сагышларыннан ул урманга чыгып, күңеленә сабырлык таба.
– Аллаһы Тәгалә миңа ярдәм итте, шушы урмандагы зифа ак каеннар үзләренең кочагына алып миңа көч-куәт бирәләр, – ди ул.
Илүсә Мәгърупованың уңганлыгы, эчкерсезлеге, кешелеклелеге әйтеп бетергесез. Бакча нигъмәтләреннән әзерләнгән, банкаларга консервланган кайнатмаларын, гөмбә, кыяр-помидор, төрле салатларын, компотлар гына да күреп таң каласың. Базы аның келәт сыман, ниләр генә юк анда. Ә үләннәрнең ниндие генә юк. Җаның ни тели шул бар. Суган орлыгына кадәр әзерли ул.
– Беркайчан да бер әйбер дә сатып алмадым. Гел шушы хәләл көчем белән таптым. Подмосковьеда яшәгән чакта ук шулай урманнан кайтып керми идем. Мүк җиләге, черниканы бер баруда 30шар литр җыеп, якындагы базарга чыгарып сата идем. Кул кышырып утырмадым. Үз көнемне үзем көттем, кешедән сорамадым, – ди ул. Ярар язын, җәен, көзен Илүсә апа бакчада, урманда үскән әйберләрен кайсысын банкага ябып, кайсысын киптереп вакытын үткәрә. Ә кышын ул нишли икән? Тик торырыга яратмаган ханым кышын урманда чаңгыда йөри икән. Ә озын кичләрен балалары бүләк иткән гармунда уйнап, җанына ял таба. Апрель ахырында исә ул инде балыкчыга әйләнә. Бигрәк балыкка йөрергә ярата. Аның һәр көне алдагы көн өчен планлаштырылган. Гомумән алганда, Илүсә ханым булдыклы, уңган кеше.