Җәмгыять
9 ноябрь 2023, 10:05

“Иң мөһиме – кеше бәласенә үзеңнекенә караган кебек карарга”

Рәсемдә Русия Эчке эшләр министрлыгының Борай районы буенча эчке эшләр бүлеге начальнигы, полиция подполковнигы Илдар Гаскәров. Ул 2023 елның алтынчы апреленнән шушы бүлекне кабул итеп алып, җитәкчелек итә.

“Иң мөһиме – кеше бәласенә үзеңнекенә караган кебек карарга”“Иң мөһиме – кеше бәласенә үзеңнекенә караган кебек карарга”
“Иң мөһиме – кеше бәласенә үзеңнекенә караган кебек карарга”

Илдар Мәдехәт улы Гаскәров Свердловск өлкәсенең Асбест шәһәрендә туган. Алабуга милиция махсус урта мәктәбендә укып чыга. Хезмәт юлын Балтач районы эчке эшләр бүлегендә җинаятьләрне эзләү буенча оперуполномоченный булып башлый. Аннары Уфа юридик институтында югары белем ала. Эшен тиз һәм җаваплы башкарган яшь белгечне өлкән оперуполномоченный, җинаять эшләре бүлеге начальнигы, җинаять эшләре төркеменең өлкән оперуполномоченные, Русия Эчке эшләр министрлыгының Тәтешле районы буенча бүлеге начальнигының оператив эшләр буенча урынбасары, аннары Русия Эчке эшләр министрлыгының Тәтешле районы буенча бүлеге начальник урынбасары – полиция начальнигы вазыйфаларында эшли. 2014-2015 елларда Төньяк-Кавказ республикасында командировкада була.
Илдар Мәдехәтович яратып сайлаган һөнәре турында болай ди: “Полиция хезмәткәре һөнәре кебек бер генә һөнәр дә җәмгыятьтә шуның кадәр каршылыкка очрамый: хөрмәт һәм горурланудан алып нәфрәткә кадәр. Бу аңлашыла да. Без көн саен төрле кешеләр белән эшлибез, очрашабыз. Алар арасында зыян күрүчеләр дә бар, җинаятьчеләр дә. Авыр хезмәт шартлары, даими психологик стресслар, проблемалы контингент белән даими очрашулар белән бергә үзеңә кеше булып кала белергә кирәк – шушы катлаулы сорауларны эчке эшләр органы хезмәткәрләре көн саен хәл итә. Иң мөһиме – үз эшеңне гадәтигә әйләндермәскә, кешеләргә нәфрәтләнмәскә, тулы көчеңне биреп эшләргә һәм чит кеше бәласенә үзеңнекенә караган кебек карарга. Һәм безнең коллектив шундый белгечләр белән тулы”.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас