Җәмгыять
9 Ноября 2023, 10:10

Дознание бүлегендә

Борай районы буенча эчке эшләр бүлегендә ир-атлар белән беррәттән хатын-кызлар да хезмәт итә. Дознание бүлегендә эшләүче гүзәл затлар бүлек начальнигы урынбасары, тикшерү төркеме начальнигы, юстиция подполковнигы Снежана Көмешбаева һәм дознаватель, полиция өлкән лейтенанты Диларә Зәйдуллина иң җаваплы бүлектә эшлиләр. Алар җинаять эшләре тикшерү өстендә эшлиләр.

Дознание бүлегендәДознание бүлегендә
Дознание бүлегендә

– Мәктәптә укыганда ук милициядә эшләргә хыяллана идем. Җәмгыятькә файдалы булырга теләдем. Дознаватель, тикшерүчеләр кебек үк, җинаять эшләрен ачыклый. Ләкин безнең эшнең үзенчәлеге – тикшерү хезмәте кечкенә һәм уртача авырлыктагы эшләрне тикшерә. Аларга кәрәзле телефон урлау, көч кулланмыйча урамда талау, урлашу, кыйнау, сәламәтлеккә аңлы рәвештә аз һәм уртача авырлыктагы зыян китерү керә. Безнең эшебездә иң мөһиме – җинаять составын дөрес итеп, аның авырлыгын квалификацияләү, гаеплеләрне билгеләү, – дип кыскача аңлатып китте эшләре турында Диларә Зәйдуллина. Озак еллар шушы өлкәдә эшләүче бүлек начальнигы урынбасары, эчке хезмәт подполковнигы Илфат Галиев хезмәткәрләргә дөрес юл күрсәтүче һәм карар итүче. Аның ярдәме белән дознание бүлегендә бик күп эшләр ачыкланган.
Тәҗрибәле полиция хезмәт-кәрләре янында яңа гына эшкә урнашкан юстиция лейтенанты Вадим Мурзин да хезмәтенең асылына төшенеп бара.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас