Җәмгыять
9 Ноября 2023, 10:10

Дежур часть – эчке эшләр органнарының йөрәге.

Бер-бер хәл була калса, кешеләр иң элек полициянең дежур бүлегенә шалтырата. Дежур часть – эчке эшләр органнарының йөрәге. Чөнки полиция эшчәнлеген әлеге хезмәттән башка күз алдына китереп булмый. Төрле җинаятьләр турындагы беренче шалтыратулар нәкъ менә дежур частька килә. Күп кенә җинаятьләрнең ачылышы бире-дәге хезмәткәрләрнең грамоталы эшләвенә бәйле.

Дежур часть – эчке эшләр органнарының йөрәге.Дежур часть – эчке эшләр органнарының йөрәге.
Дежур часть – эчке эшләр органнарының йөрәге.

Биредә тәүлек әйләнәсенә мәгълүмат кабул ителә. Дежур бүлектә бер минутка да тынычлык юк.
– Бу бүлектә без бер-беребезне беренче сүздән үк аңлап анык һәм җитез эш итәбез. Шунсыз мөмкин түгел, чөнки халыктан мөрәҗәгать бик күп килә, – ди бүгенге көндә оператив дежур булып хезмәт итүче полиция капитаны Руслан Ибәтуллин. Руслан Илдар улы тумышы белән Караиделдән булса да, хезмәт юлын Борай районы буенча эчке эшләр бүлегендә водитель буларак башлап җибәрә. Аның уяулыгы, төрле хәлләрдә оператив һәм тиз хәл итә белүе участковый, өлкән участковый, оператив дежур вазыйфаларына күтәрә. Кайда гына нинди генә вазыйфада булмасын, Руслан тугры һәм намус белән хезмәт итә.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас